• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

  • Главная
  • Организации по районам
  • Альметьевский
  • Детские сады
  • Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №47 «Энже бортеге» г. Альметьевска»/ "Әлмәт шәһәре 47 нче “Энже бортеге” гомумүстерешле балалар бакчасы муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе"

Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №47 «Энже бортеге» г. Альметьевска»/ "Әлмәт шәһәре 47 нче “Энже бортеге” гомумүстерешле балалар бакчасы муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе"

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423450, Республика Татарстан, г. Альметьевск, ул. Герцена, д. 80/ 423450 Татарстан Республикасы, Әлмәт шәһәре, Герцан ур.80 йорт
Телефон: +7(855)-343-26-50
E-Mail: Enzhe-bortege.47@tatar.ru; almet.dou47@yandex.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБДОУ «Д/с № 47 «Энже бортеге»
Руководитель: Кашапова Файруза Мирсалимовна
Год основания учреждения: 1982
У нас учатся: 284 воспитанников
У нас учат: 27 педагогов

Новости детского сада № 47 "Энҗе бөртеге"

Акция“Мин татарча сөйләшәм”

Опубликовано: 06.05.2014

Бүген безнең 47 нче “Энже бортеге” балалар бакчасында “Мин татарча сөйләшәм” дигән акция үтте. Акциядә балалар, тәрбиячеләр, әти-әниләр, бакча янәшәсендә яшәүче кешеләр катнашты. Акциянең төп максаты: татар телен өйрәнүгә кызыксыну уяту, татар теленең дәрәҗәсен күтәрү, киң җәмәгатьчелеккә җиткерү иде. Акция барышында балалар, тәрбиячеләр катнашында концерт номерлары әзерләнде, алар матур итеп саф татарча шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар.

   Әти -әниләрдән, кунаклардан “ Сез татар теленең киләчәген ничек күрәсез? Бүгенге көндә татар теле кирәк дип саныйсызмы? Хөкүмәтебез тарафыннан татар теленә карата игътибар җитәрлекме? Ул югары дәрәҗәдә куелганмы? Балаларыгызда татар теленең киләчәген күрәсезме? Өегездә нинди телдә аралашасыз? Гаиләгездә татар телен саклыйсызмы?” дигән сорауларга интервьюлар алынды һәм “ Мин татарча сөйләшәм” дигән буклетлар таратылды.

     Әти - әниләр һәм кунаклар бу кызыклы һәм мөһим чарада бик теләп катнаштылар. Күп әти - әниләр татар теленең кирәклегенә, мөһимлегенә тагын бер тапкыр инандылар. Ә кайберләре аның балалар бакчасында һәм мәктәптә генә өйрәнелүен, Вузларда аның югалуын, мәктәпне тәмамлаганда бердәм дәүләт имтиханнарының рус телендә генә алынуын, татар телендә генә белем алган балаларга авыр булуын, татар теленә дә тигез хокук бирелмәвен ачыргаланып ассызыкладылар. Коллективыбызга татар теленә өйрәтү эшебездә, аның өчен янып, тырышып йөрүебездә уңышлар теләделәр. Шундый тәрбиячеләр, балалар, үз милләте өчен тырышучы татар халкы булганда телебез әле яшәячәк дип уйлыйбыз.



Фоторепортаж:
Акция “Мин татарча сөйләшәм”

К списку новостей