Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Центр развития ребенка - детский сад №35 «Сказочная страна» г.Альметьевска Республики Татарстан» / Татарстан Республикасы Әлмәт шәһәре "Баланың сәләтен үстерү үзәге 35-нче "Әкият иле" балалар бакчасы муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе"
Визитная карточка
Адрес: | 423450, Республика Татарстан, г. Альметьевск, ул. Шевченко, д.168 /423450, Татарстан Республикасы, Әлмәт шәһәре, Шевченко ур. 168 йорт |
Телефон: | +7(855)-344-01-41 |
E-Mail: | Ds.Malstrana@tatar.ru, amdo35@rambler.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ " ЦРР - д/ с №35 "Сказочная страна" |
Руководитель: | Киршина Альбина Равиловна |
Год основания учреждения: | 2008 |
У нас учатся: | 362 детей |
У нас учат: | 29 педагогов |
Новости МБДОУ №35
“Сабантуйга килегез, Күңел ачып китегез!”
Опубликовано: 09.06.20239 июнь көнне "Баланың сәләтен үстерү үзәге “35 нче“Әкият иле” балалар бакчасында Сабантуй бәйрәме узды. Бәйрәмне татар теле тэрбиячесе Шайгарданова Р.Х., музыка җитәкчеләре Гимранова Г.Ш. һәм Шилова О.П. оештырдылар, тәрбиячеләр бәйрәмне уздыру барышында зур булышлык, ә балалар зур активлык күрсәттеләр. Тәрбиячеләр балаларны оештыру, кызыксындыруда, бәйрәм турында алган белемнәрне системалаштыруда зур өлеш керттеләр.
Галия Шагитовна үзе иҗат иткән “Авылымда Сабантуй” җыры белән чыгыш ясады, балалар тарафыннан матур шигырьләр яңгырады.Татар халкының яратып уйнала торган уеннарында һәр бала бик теләп катнашты. Мәйдан гөрләп торды. Бәйрәм барышында аудиоязмада Сабантуй турында татар эстрадасы җырчыларының җырлары, күңелле музыка яңгырады. Алар һәр баланың һәм зурларның күңеленә хуш килде.
Бакчабызда халкыбызның традицияләрен, гореф – гадәтләрен өйрәнүгә зур игътибар бирелә. Ана теле – татар телен үзләштерүгә һәм камилләштерүгә, аңа мәхәббәт тәрбияләүгә, сөйләм телен, иҗади сәнгатьне үстерү, аралашу культурасы тәрбияләүне без эшебездә иң төп максат итеп куябыз.
Алдагы бурыч итеп тагын да матурырак бәйрәмнәр оештыру, балаларның белемнәрен тирәнәйтү һәм гомумиләштерүне күздә тотабыз.
Фоторепортаж:
Сабантуй