Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Центр развития ребенка - детский сад №35 «Сказочная страна» г.Альметьевска Республики Татарстан» / Татарстан Республикасы Әлмәт шәһәре "Баланың сәләтен үстерү үзәге 35-нче "Әкият иле" балалар бакчасы муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе"
Визитная карточка
Адрес: | 423450, Республика Татарстан, г. Альметьевск, ул. Шевченко, д.168 /423450, Татарстан Республикасы, Әлмәт шәһәре, Шевченко ур. 168 йорт |
Телефон: | +7(855)-344-01-41 |
E-Mail: | Ds.Malstrana@tatar.ru, amdo35@rambler.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ " ЦРР - д/ с №35 "Сказочная страна" |
Руководитель: | Киршина Альбина Равиловна |
Год основания учреждения: | 2008 |
У нас учатся: | 362 детей |
У нас учат: | 29 педагогов |
Новости МБДОУ №35
И туган тел, и матур тел!
Опубликовано: 26.04.2023Балалар бакчасында Тукай атналыгы дәвам итә. Шул уңайдан буген бездә, “Әкият иле” ндә “ И туган тел, и матур тел!” дип исемләнгән балалар һәм мәктәп укучылары өчен шигырь кичәсе үткәрелде. Бәйрәмдә бакчага йөрүче балалар һәм мәктәптән килгән укучы балалар Тукай абыйның шигырьләрен сәнгатьле итеп сөйләделәр. “Пескәй”, төркеменнән сәхнәләштерелгән “Бала белән Күбәләк”, ”Тамчыкай”,“Фантазерлар”, төркеменнән һәм мәктәп укучылары башкарган “Кызыклы шәкерт”, “Безнең гаилә” шигырьләре бигрәк тә матур күренеш булды. Иң кечкенәләр төркеме балалары да читтә калмады, алар да үзләренең чыгышлары белән бик тә сөендерделәр. Мондый чараларда балалар кызыксынып, үзләренең сәләтләрен күрсәттеләр, зур дулкынлану белән шигырьләр сөйлиләр. Шигырь кичәсендә балалар яратып сөйли торган “Кызыклы шәкерт”, “Безнең гаилә”,Фатыйма белән Сандугач”, "Карлыгач", "Туган авыл" һ. б. шигырьләр яңгырады. Безнең бакчада бәйрәмнәр ике телдә уза. Шуңа күрәдә Г. Тукайның әсәрләре бүгенге кичәдә ике телдә яңгырады. Әти-әниләр һәрвакыт балалар бакчасы тормышында актив катнашалар. Бүгенге кичәнең бизәге булып "Фантазерлар" төркемендә тәрбияләнүченең әбисе Гөлсем Салимовнаның "Шурәле" әкиятеннән өзек башкаруы бу инде шуның бер дәлиле булып тора иде. Кичәбез татар халкының гимнына әверелгән "Туган тел" җыры белән тәмамлады. Татар теле тәрбиячесе Шайгарданова Р. Х.
Фоторепортаж:
И туган тел, и матур тел!