Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Центр развития ребенка - детский сад №35 «Сказочная страна» г.Альметьевска Республики Татарстан» / Татарстан Республикасы Әлмәт шәһәре "Баланың сәләтен үстерү үзәге 35-нче "Әкият иле" балалар бакчасы муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе"
Визитная карточка
Адрес: | 423450, Республика Татарстан, г. Альметьевск, ул. Шевченко, д.168 /423450, Татарстан Республикасы, Әлмәт шәһәре, Шевченко ур. 168 йорт |
Телефон: | +7(855)-344-01-41 |
E-Mail: | Ds.Malstrana@tatar.ru, amdo35@rambler.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ " ЦРР - д/ с №35 "Сказочная страна" |
Руководитель: | Киршина Альбина Равиловна |
Год основания учреждения: | 2008 |
У нас учатся: | 362 детей |
У нас учат: | 29 педагогов |
Новости МБДОУ №35
Нәүрүз
Опубликовано: 22.03.2023Нәүрүз мөбарәк булсын!
Нәүрүз килә, Нәүрүз!
Бу матур сүз
Яз дигән сүз,
Яшьлек дигән сүз.
22 нче март көнне 35 нче «Әкият иле» балалар бакчасында “Нәүрүз” бәйрәме үтте. Бу көн белән төн тигезләшкән көнне балаларга тагын бер тапкыр, бөтен мөселман халыклары белән язгы яңа елны каршылау кызык та,күңелле дә булды. Нәүрүз бәйрәменә һәр төркем балалары уен, бию, яисә җыр әзерләп килгәннәр иде. Бәйрәмне милли киемдә “Тамчыкай “ төркеме балалары “Хәерле иртә” җыры белән башлап җибәрделәр. Бәйрәмгә озак та көттермичә Нәүрүзбикә үзе дә килеп җитте. Ул балалардан табышмакларга жавап та эзләтте, татар милли уеннарын да уйнатты. Балалар белән бергәләшеп ботка да пешерделәр, кошларны да сыйладылар. Һәр баланың йөзе яз кояшы кебек нурлы, көләч һәм шат иде. Бәйрәмне татар халкының билгеле булган,балалар яратып уйный торган “Чума үрдәк,чума каз” уены белән тәмамладылар. Бу бәйрәм төрле халык балаларын тагын да ныгырак дуслаштырып,төрле милләт балаларын берләштереп, үз – ара татыу,туган булып яшәргә өйрәтүче бәйрәм буларак балалар күңеленә кереп калды.
Бәйрәмне музыка җитәкчеләре Гыймранова Г.Ш.,Шилова О.П., Хасаншина Л.И. һәм татар теле тәрбиячесе Шайгарданова Р.Х. әзерләделәр.
Фоторепортаж:
Нәүрүз