• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Средняя общеобразовательная школа №25 им. 70-летия нефти Татарстана» г. Альметьевска РТ

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423455, РТ, г. Альметьевск, ул. Шевченко, д. 174
Телефон: +7(855)-344-13-34
E-Mail: Shkola-25.alm@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "СОШ №25 им. 70-летия нефти Татарстана" г. Альметьевск РТ
Руководитель: Сагдиева Гульнара Нилевна
Год основания учреждения: 2013
У нас учатся: 2201 учащихся
У нас учат: 108 учителей Язык обучения русский

Новости МБОУ "СОШ №25 им 70 -летия нефти Татарстана"

25нче мәктәптәге семинар

Опубликовано: 20.01.2017

18 гыйнвар  көнне “Татарстан  нефтенең  70  еллыгы  исемендәге  25  нче  урта  гомуми  белем  бирү  мәктәбендә  “Федераль  дәүләт  белем  стандартлары  таләпләрен  тормышка  ашыру  шартларында  татар  телен  һәм  әдәбиятын  яңа  педагогик  технологияләр  кулланып  укыту”  дигән  темага  татар  теле  һәм  әдәбияты  укытучыларының  зональ  семинары булып  узды.

      Анда  Әлмәт  мәгариф  идарәсе  белгечләре,  шәһәребез  һәм  Зәй  шәһәре  мөгаллимнәре  катнашты  . 

       “Фигыль” , “Сан”, “Сыйфат” , “Алмашлык” , “-чы,-че  кушымчалары” , “Кая?  Кайда? Кайдан?  сорауларына  җавап  бирү”,   “Фронт  хатлары”,” В.Осееваның  “Зәңгәр  яфраклар  “, “М.Җәлилнең  “Бүреләр”    кебек  темаларга мастер класслар күрсәтелде.

       Татар  театрының  оешуына  110  ел  тулу уңаеннан  оештырылган , сәламәт  яшәү  рәвешенә  багышланган  “Сәламәт  тәндә  -  сәламәт  акыл !”  дигән темаларга үткәрелгән дәрестән  тыш  эшчәнлекләрдә  укучылар  туган  тел  һәм  әдәбият  өлкәләрендә  белемнәрен  генә  түгел , ә иҗади  сәләтләрен, осталыкларын  да  күрсәтте.        

     Семинарда шулай ук «Федераль дәүләт белем бирү стандартын гамәлгә  ашыру шартларында балалар бакчасы һәм мәктәп эшчәнлеге барышында дәвамчанлык”  докладында 25 нче мәктәпнең якын-тирәсендә  урнашкан 1 нче, 2 нче, 35 нче балалар бакчалары белән уртак эшчәнлеге чагылыш тапты. Зәй шәһәреннән килгән укытучылар “ФДББ шартларында татар теле һәм әдәби уку дәресләрендә уен технологиясе элементларын куллану”, “Федераль  дәүләт белем бирү шартларында укучыларның иҗади сәләтләрен үстерү”  темаларына докладлар белән чыгыш ясадылар. 25 нче мәктәпнең милли эшләр буенча директор урынбасары, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Сабитова Г.И.  “Укытучы-мастер” гранты кысаларында оештырылган проектты белән таныштырды.

 

       



К списку новостей