Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Средняя общеобразовательная школа №25 им. 70-летия нефти Татарстана» г. Альметьевска РТ
Визитная карточка
Адрес: | 423455, РТ, г. Альметьевск, ул. Шевченко, д. 174 |
Телефон: | +7(855)-344-13-34 |
E-Mail: | Shkola-25.alm@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "СОШ №25 им. 70-летия нефти Татарстана" г. Альметьевск РТ |
Руководитель: | Сагдиева Гульнара Нилевна |
Год основания учреждения: | 2013 |
У нас учатся: | 2222 учащихся |
У нас учат: | 106 учителей Язык обучения русский |
Мероприятия
Страницы: ( 1 ) 2
-
«Батырлар эзеннән» 20.05.2022
20нче май көнне Әлмәт шәһәре 1 нче лицей-интернатында «Батырлар эзеннән» II республикакүләм бәйгесенең җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булды. Әлеге чарада мәктәбебезнең 2И сыйныфы укучысы Ситдиков Рияз призер булды. Аны бу җиңүе белән котлыйбыз, киләчәктә дә зур уңышлар телибез!
-
"Театр - мәгърифәтнең көзгесе" 17.05.2022
17нче май көнне Әлмәт татар дәүләт драма театрында "Театр - мәгърифәтнең көзгесе" театр коллективы муниципаль бәйгесенең йомгаклау тантанасы узды. Әлеге чарада мәктәбебезнең "Энҗе бөртекләре" театр коллективы ll дәрәҗә дипломга лаек булды. Биредә катнашкан 6А, 6Б сыйныфы укучыларын җиңүләре белән чын күңелдән котлыйбыз!
-
"Шигырьләр түшәлгән сукмакта" иҗади очрашу. 29.04.2022
29 нчы апрельдә мәктәп китапханәсендә 7 нче сыйныф укучылары белән "Шигырьләр түшәлгән сукмакта" дигән иҗади очрашу булды. Очрашуга Әлмәт Мәгариф идарәсе җитәкчесенең милли эшләр буенча урынбасары , "Ак калфак" хатын- кызлар иҗтимагый оешмасының Әлмәт бүлеге җитәкчесе , Рафаил Төхфәтуллин премиясе лауреаты, шигьри җанлы Сиринә Җиһаншина , Бөтендөнья Татар Конгрессының Әлмәт бүлеге җитәкчесе ,"Альметьевский вестник» газетасының баш редакторы Ландыш Зарипова , районыбызның туган тел укытучылары чакырылган иде. Кунакларыбызны хәзерге гаджетлы заманда укучыларыбызның шигьрият белән дә кызыксынуы, сәнгатьле итеп шигырьләр укуы бик шатландырды. Сиринә ханым үзе дә мәктәп чоры шигырьләрен укыды. Газета -журналлар укыйлармы хәзерге балалар? - "Әлмәт хәбәрләре "газетасы редакторы Ландыш ханым Зарипованы шул сорау кызыксындырды. Ул укучыларга "Алтын каләм- Золотое перо" XXVII республика фестивале башлануы турында хәбәр итте, иҗат белән шөгыльләнүчеләр булса, көчләрен журналистикада сынап карарга киңәш бирде. Очрашу бик җылы хисләр калдырды. Сиринә ханымга бүләк-китаплары өчен зур рәхмәтебезне җиткерәбез.Иҗатында уңышлар телибез.29 апреля в школьной библиотеке состоялась творческая встреча с учащимися 7 классов . Гостями были заместитель начальника Управления образования по национальному образованию, руководитель Альметьевской женской общественной организации« Ак калфак», лауреат премии Р. Тухватуллина, поэтесса Сирина Зиганшина, руководитель Альметьевского отделения Всемирного конгресса татар, главный редактор газеты «Альметьевский вестник» Ландыш Зарипова , а так же учителя родного языка города и района. Наших гостей порадовало выразительное чтение стихов первоклассниками на родном языке, интерес учащихся к творчеству поэтов. С творчеством Сирины Зиганшиной мы познакомились ближе, она читала свои стихи посвященные школьной поре , учителю. Редактор газеты «Альметьевский вестник» Ландыш Зарипова интересовалась, читают ли ученики газеты-журналы, занимаются ли творчеством, творческим детям посоветовала участвовать в XXVII республиканском фестивале журналистов «Алтын каләм-Золотое перо». Встреча была интересной, познавательной, незабываемой. Благодарим Сирину Максутовну за подаренные книги. Всем желаем творческих успехов!
-
“Мин татар малае” бәйгесе. 28.04.2022
2022 нче ел Россиядә халык сәнгате һәм мәдәни мирасны саклау елы дип игълан ителде. Шул уңайдан уку елы дәвамында мәктәбебездә төрле мәдәни, тарихи, милли чаралар әледән-әле үткәрелеп килә. Шуларның берсе – “Мин татар малае” бәйгесе 28 нче апрель көнне актлар залында оештырылды. Чарага кунак итеп Әлмәт районы мәгариф идарәсендә милли белем һәм тәрбия бирү буенча җитәкче урынбасары, Әлмәт районы “Ак калфак” хатын- кызлар оешмасы җитәкчесе, Р.Төхвәтуллин исемендәге премия лауреаты иясе Сиринә Мәкъсүт кызы Җиһаншина чакырылган иде. Бәйгедә мәктәбебезнең 4 нче сыйныфында белем алучы иң булган, иң уңган, иң чибәр, иң тырыш егетләре: Исламов Ислам, Җиһаншин Кәрим, Әмир Хөснелгатин, Айнур Җиһаншин, Илназ Якупов, Риназ Мөхәмәтҗановлар зирәклектә, тапкырлыкта көч сынашты. Җанатарлар бәйрәмне төрле җырлар,биюләр котлаулар белән бизәделәр. Һәр малай татар малае исемен горур йөртүен исбатлады. Нәтиҗә номинацияләп ясалды. -
Дуслык бәйрәме. 26.04.2022
Мәктәптә1-2 сыйныф укучылары белән берлектә “Дуслык” бәйрәме узды. Чарада икенче сыйныф укучылары “Шалкан” курчак театрын күрсәтте. Беренче сыйныф укучылары да алардан калышмады: “Чума үрдәк, чума каз”, “Дуслар кая барасыз?” милли уеннарын уйнадылар, Г.Тукай шигырьләрен һәм әкиятләрен сөйләделәр.
Туган телдә үзара аралашу, шигырьләр, җырлар тыңлау һәммәбез күңеленә дә хуш килде. Теле барның иле бар. Телебезне саклыйк, бергә булыйк, бердәм булыйк! -
Шигърият йолдызчыгы. 26.04.2022
Апрель аенда Әлмәт шәһәренең “Дуслык” балалар бакчасында бөек шагыйребез Г.Тукайның туган көне билгеләп үтелде. Чарага кунак итеп 25 нче урта мәктәпнең беренче сыйныф укучылары да чакырылды. Әлеге әдәби-музыкаль кичәдә балалар әдипнең шигырьләрен сәхнәләштерделәр, аның сүзләренә язылган җырларны җырладылар, кунакка килгән әкият геройлары белән уйнадылар. Татар халкының гимнына әверелгән “Туган тел” җырын искиткеч зур осталык белән башкардылар.
-
Тукай бәйрәме. 26.04.2022
Апрель ае - Тукай ае, диләр. Бөек шагыйрьне искә алып 28 апрельдә мәктәп китапханәсендә “Тукай бәйрәме” дип исемләнгән бик матур, эчтәлекле әдәби кичә узды.
Кичә барышында шагыйрьнең тормыш юлы искә төшерелде һәм презентацияләр белән урелеп барды.”Кызыклы шәкерт”, “Гали белән Кәҗә”, “Бала белән күбәләк”, “Эш беткәч уйнарга ярый”, “Кәҗә белән Сарык” әсәрләре сәхнәләштерелде. Әлбәттә, шигырьләр яңгырады. Аны 1-3 сыйныф укучылары тамашачылар хозурына ирештерде.
Бәйрәм күмәкләшеп “Туган тел” җырын башкару белән тәмамланды.
Әкияти фото зона эшләнелде.Әкият геройлары белән фотога төшәргә мөмкин иде. -
“ Туган тел – Ватан нигезе” белем бирү акциясе. 08.04.2022
8 нче апрель көнне мәктәптә “ Туган тел – Ватан нигезе” белем бирү акциясе үткәрелде. Акциядә 11 нче сыйныф укучылары катнашты
Бу чара туган якка һәм аның мәдәни мирасына мәхәббәт хисен тәрбияләүгә юнәлдерелгән иде.
-
Чайная церемония народов мира 03.03.2022
3.03 в рамках предметной недели эстетического цикла, приуроченного к Году культурного наследия народов России, сегодня в школе прошло внеклассное мероприятие "Чайная церемония народов мира", на котором были продемонстрированы чайные традиции китайского, английского, русского и татарского народов.
-
"Гуляй, народ – Масленица у ворот!" 02.03.2022
Масленица — веселый, шумный, любимый народный праздник. В масленичную неделю люди провожают зиму и встречают весну. Символами этого праздника считаются солнце и блины.
В нашей школе стало уже доброй традицией праздновать Масленицу. Всю неделю дети готовились к этому событию и ждали его с нетерпением.
Наш праздник был пропитан народным колоритом: русские народные мелодии, пляски и хороводы, игры и забавы. Повсюду царила атмосфера радости и веселья.
Сегодня веселым и задорным праздником, в яркую солнечную погоду мы проводили зиму! Будем ждать весну!!!