Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Средняя общеобразовательная школа №25 им. 70-летия нефти Татарстана» г. Альметьевска РТ
Визитная карточка
Адрес: | 423455, РТ, г. Альметьевск, ул. Шевченко, д. 174 |
Телефон: | +7(855)-344-13-34 |
E-Mail: | Shkola-25.alm@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "СОШ №25 им. 70-летия нефти Татарстана" г. Альметьевск РТ |
Руководитель: | Сагдиева Гульнара Нилевна |
Год основания учреждения: | 2013 |
У нас учатся: | 2201 учащихся |
У нас учат: | 108 учителей Язык обучения русский |
Мероприятия
Страницы: ( 1 ) 2
-
“Мин татар малае” 07.05.2022
“Мин татар малае” бәйгесе 2022 нче ел Россиядә халык сәнгате һәм мәдәни мирасны саклау елы дип игълан ителде. Шул уңайдан уку елы дәвамында мәктәбебездә төрле мәдәни, тарихи, милли чаралар әледән-әле үткәрелеп килә. Шуларның берсе – “Мин татар малае” бәйгесе 28 нче апрель көнне актлар залында оештырылды. Чарага кунак итеп Әлмәт районы мәгариф идарәсендә милли белем һәм тәрбия бирү буенча җитәкче урынбасары, Әлмәт районы “Ак калфак” хатын- кызлар оешмасы җитәкчесе, Р.Төхвәтуллин исемендәге премия лауреаты иясе Сиринә Мәкъсүт кызы Җиһаншина чакырылган иде. Бәйгедә мәктәбебезнең 4 нче сыйныфында белем алучы иң булган, иң уңган, иң чибәр, иң тырыш егетләре: Исламов Ислам, Җиһаншин Кәрим, Әмир Хөснелгатин, Айнур Җиһаншин, Илназ Якупов, Риназ Мөхәмәтҗановлар зирәклектә, тапкырлыкта көч сынашты. Җанатарлар бәйрәмне төрле җырлар,биюләр котлаулар белән бизәделәр. Һәр малай татар малае исемен горур йөртүен исбатлады. Нәтиҗә номинацияләп ясалды.
-
07.05.2022
Балалар бакчасының мәктәп белән дәвамчылыгы. Апрель аенда Әлмәт шәһәренең “Дуслык” балалар бакчасында бөек шагыйребез Г.Тукайның туган көне билгеләп үтелде. Чарага кунак итеп 25 нче урта мәктәпнең беренче сыйныф укучылары да чакырылды. Әлеге әдәби-музыкаль кичәдә балалар әдипнең шигырьләрен сәхнәләштерделәр, аның сүзләренә язылган җырларны җырладылар, кунакка килгән әкият геройлары белән уйнадылар. Татар халкының гимнына әверелгән “Туган тел” җырын искиткеч зур осталык белән башкардылар.
-
Дуслык бәйрәме. 04.05.2022
Дуслык бәйрәме. Мәктәптә1-2 сыйныф укучылары белән берлектә “Дуслык” бәйрәме узды. Чарада икенче сыйныф укучылары “Шалкан” курчак театрын күрсәтте. Беренче сыйныф укучылары да алардан калышмады: “Чума үрдәк, чума каз”, “Дуслар кая барасыз?” милли уеннарын уйнадылар, Г.Тукай шигырьләрен һәм әкиятләрен сөйләделәр. Туган телдә үзара аралашу, шигырьләр, җырлар тыңлау һәммәбез күңеленә дә хуш килде. Теле барның иле бар. Телебезне саклыйк, бергә булыйк, бердәм булыйк!
-
Тукай бәйрәме. 03.05.2022
Апрель ае - Тукай ае, диләр. Бөек шагыйрьне искә алып 28 апрельдә мәктәп китапханәсендә “Тукай бәйрәме” дип исемләнгән бик матур, эчтәлекле әдәби кичә узды. Кичә барышында шагыйрьнең тормыш юлы искә төшерелде һәм презентацияләр белән урелеп барды.”Кызыклы шәкерт”, “Гали белән Кәҗә”, “Бала белән күбәләк”, “Эш беткәч уйнарга ярый”, “Кәҗә белән Сарык” әсәрләре сәхнәләштерелде. Әлбәттә, шигырьләр яңгырады. Аны 1-3 сыйныф укучылары тамашачылар хозурына ирештерде. Бәйрәм күмәкләшеп “Туган тел” җырын башкару белән тәмамланды. Әкияти фото зона эшләнелде.Әкият геройлары белән фотога төшәргә мөмкин иде.
-
Бер күрешү-үзе бер гомер” 07.05.2021
“Бер күрешү-үзе бер гомер”
29 апрельдә 25нче мәктәптә Татарстанның журналистлар һәм язучылар берлекләре әгъзасы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Шамил Бикчурин һәм Саҗидә Сөләйманова исемендәге премияләр лауреаты Рәмзия Гайса кызы Габделхакова белән очрашу узды. Әлеге чара Әлмәт муниципаль районы китапханәчеләре семинары кысаларында үткәрелде.
Очрашуда язучының шигырьләре укылды, аның сүзләренә язылган җыр яңгырады. Ә менә авторның “Китаплар югалган көн” пьессасын нәкъ менә безнең укучыларның беренче тапкыр сәхнәгә чыгаруы аеруча куанычлы булды.
Укучылар Рәмзия Габделхаковага үзләрен кызыксындырган сораулар бирделәр, әсәрләре белән танышып киттеләр. Чын мәгънәсендә җылы узган әлеге очрашу укучылар күңелендә бик озак сакланыр.
-
Мы внуки Тукая 05.05.2021
Мероприятие «Мы внуки Тукая».
В МБОУ “СОШ №25 им.70-летия нефти Татарстана” прошло мероприятие “Мы внуки Тукая”, приуроченное к 135-летию со дня рождения великого татарского поэта Г.Тукая. Участниками данного мероприятия стали воспитатели и воспитанники детского сада “Дружба”.
На этом литературно-музыкальном празднике ребята рассказывали и инсценировали стихи поэта, пели песни, играли со сказочными героями. Все участники мероприятия остались очень довольны.
“Без Тукай оныклары” бәйрәме.
Бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көне-135 ел тулу уңаеннан 25 нче мәктәптә, “Дуслык” балалар бакчасы оештырган, “Без тукай оныклары” дип исемле чара уздырылды.
Әлеге әдәби-музыкаль бәйрәмдә балалар әдипнең шигырьләрен сөйләделәр һәм әкиятләренсәхнәләштерделәр, җырларын җырладылар, кунакка килгән әкият геройлары белән уйнадылар. Бәйрәм бик җылы һәм җанлы үтте. Балалар бик канәгать калдылар.
-
Весна приходит к нам вместе с Тукаем 02.05.2021
На внеклассном мероприятие, посвященном 135 летию Г.Тукая, была развернута тематическая выставка, а также оживившийся уголок с героиней сказки "Водяная". Все вспомнили биографию Тукая и его произведения.Стихи поэта дети выразительно читали и инсценировали.Таким образом была организована работа по приобщению детей к творчеству Габдуллы Тукая.
Г.Тукайның 135 еллыгына багышланган сыйныфтан тыш чарада тематик күргәзмә, шулай ук "Су анасы"әкияте герое белән җанлы почмак оештырылган иде. Тукай биографиясе һәм аның әсәрләре искә төшерелде.Балалар шагыйрьнең шигырьләрен сәнгатьле укыдылар һәм сәхнәләштерделәр.Шулай итеп балаларны Габдулла Тукай иҗатына җәлеп итү буенча эш оештырылды.
-
викторина «Родной язык – мое богатство» 19.04.2021
В рамках года «Родного языка» была проведена викторина «Родной язык – мое богатство» среди 2 (2а,2б,2е) классов в группах родного русского языка. На состязании дети соревновались между собой в игре «Крокодил», борьбе скороговорок и логических загадках. Учащиеся учавствовали с удовольствием, развили языковые навыки в чтении скороговорок, укрепили умение работать в команде, закрепили бережное отношение к родному языку.
“Туган тел елы”нигезендә 2 (2а,2б,2е)сыйныфларның туган рус теле төркеме арасында “Туган телем – минем байлыгым” исемле викторина узды. Ярышта укучылар үзара “Крокодил” уенында, тизәйткечләр көрәшендә, логик табышмакларны чишудэ катнаштылар. Укучылар бик теләп уйнадылар, тизәйткечләр ярдәмендә сөйләм телен үстерделәр, команда белән эшләү күнекмәләрен ныгыттылар, туган телнең мөһимлеген аңладылар.
-
«Родная речь-Отечества основа» 12.04.2021
В рамках акции «Родная речь-Отечества основа» 8 апреля проводился диктант на татарском языке для обучающихся 8-10 классов.
«Туган тел-Ватаннигезе» белембирү акциясе кысаларында 8 нче апрель көнне 8-10 нчы сыйныф укучылары өчен татар телендә диктант үткәрелде.
-
«Эйдэкиттек» 05.04.2021
1 апреля 2021 года, в рамках Года родных языков и народного единства, учащиеся 10 классов МБОУ «СОШ №25 им.70-летия нефти Татарстана» приняли участие в установочной встрече с главным редактором журнала «Ялкын» в целях проекта «Эйдэкиттек»
2021нче елның 1 апрелендә Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елына багышланган “Әйдә киттек ” проекты кысаларында 25 нче мәктәпнең 10 нчы сыйныф укучылары “Ялкын” журналы хезмәткәрләребеләночрашудакатнаштылар.