• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

  • Главная
  • Организации по районам
  • Алькеевский
  • Школы
  • МБОУ «Верхне-Альмурзинская основная общеобразовательная школа» Алькеевского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Әлки муниципаль районы МБГБУ "Югары Әлморза төп гомуми белем мәктәбе"

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Верхне-Альмурзинская основная общеобразовательная школа» Алькеевского муниципального района Республики Татарстан

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422885, РТ, Алькеевский район, с. Верхнее Альмурзино, ул.Пионерская, 26
Телефон: +7(843)-467-42-93
E-Mail: SValm.Alk@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Верхне-Альмурзинская ООШ"
Руководитель: Нутфуллина Фанузя Зиннятовна
Год основания учреждения: 1956
У нас учатся: 21 учащихся (иностранные граждане отсутствуют)
У нас учат: 9 учителей

Все школьные новости

Экология и культура – будущее России

Опубликовано: 28.10.2013

Тема. Кешелек дөньясы алдында торган экологик проблемалар

Максат: дөньяның экологик проблемалары, җәмгыять һәм табигать арасында үзара тәэсир итешүнең нәтиҗәләре белән таныштыру, әйләнә-тирә мохитнең экологик хәленә бәя бирү, туган як табигатен саклауга җаваплы караш тәрбияләү.

 Җиһазлау: видео, презентация

Дәрес барышы.

I. Оештыру.

 Бүген глобаль проблемаларның иң кискене саналган экологик проблемалар белән танышырбыз. Шулай ук әйләнә-тирәне саклау мәсьәләләренә кагылырбыз, үзебез яшәгән авыл территориясендәге экологик хәлгә бәя бирербез.

II. Дәреснең төп өлеше.

 Бүгенге көндә чорыбызны глобаль проблемалар чоры дисәк, ялгышмабыз. Бу проблемаларны хәл итү. Җирдә яшәүче һәр кешегә кагыла. Глобаль проблемаларның берсе булып экологик проблемалар тора. Табигый байлыкларны үзләштергәндә, эшкәрткәндә һәм файдаланганда табигатьтә кирәкмәгән үзгәрешләр килеп чыга. Бу үзгәрешләр кеше сәламәтлегенә, табигатьнең үзенә зыян китерә башлыйлар һәм эколо­гик проблемалар китереп чыгаралар. Безне чолгап алган мохит чын мәгънәсендә авыру. Кеше эшчәнлегенең табигатькә зыян китерүен төрле юнәлешләрдә карап китик.

Урманнарның мәйданы кими! һәр ел саен җир йөзеннән якынча 11 млн. га урман юкка чыга. Бу урманны яңарту масштабла­рыннан ун тапкыр артык. Моңа сәбәпче булып кешеләрнең ур-манны тәртипсез рәвештә кисүе, урман янгыннары тора. «Пла­нетаның үпкәләре» шулай юкка чыга.

Чүлләрнең мәйданы арта! Ел саен авыл хуҗалыгы җирләренең якынча 6 млн. га чүлләргә әйләна Бу бигрәк тә Африканың Сахара белән саванналар чигендә урнашкан илләргә туры кила Урманнарны күпләп кисү, көтү йөртү, үсемлекләрне утын сыйфатында куллану, авыл хуҗалыгын экстенсив метод белән алып бару чүлләрнең барлыкка килүенә китера

Күп илләр алдына чиста су җитмәү проблемасы килеп басты! XXI гасыр башында дөньяның 40 лап илендә чиста су җитмәячәк, аларның күбесе Африка илләренә туры кила Ел саен сулыкларга бик күп микъдарда чистартылмаган сулар агызыла. Хәзерге вакытта сулыкларның 5-10 % пычрак матдәләрдән торганлыгы ачыкланды. Дөньяның иң пычрак елгалары: Дунай, Рейн, Сена, Миссисипи, Идел, Днепр.

Әйләнә-тирәнең пычрануы кешеләрнең тормышын һәм сәламәтлеген куркыныч астына куя! Җирдә яшәүче һәр кешегә ел саен 20 тонна минераль чимал чыгарыла. Шуның 98 % кал­дыклар сыйфатында туфракка, сулыкларга һәм һавага килеп эләга һавага күкерт һәм азот кушылмалары ташлану кислота­лы яңгырлар китереп чыгара. Хәзер бик күп ягулык ягу нәтиҗә­сендә табигатьтә углекислый газ балансы бозылды. Нәтиҗәдә парник эффекты куркынычы яный - бу климатның җылынуы, бозларның эрүе, Дөнья Океанының суы күтәрелү дигән сүз.

Экологик проблемалар дөнья масштабында гына түгел, ә үзебез яшәгән тирәлектә дә каралырга тиеш.

хуҗалыгында уңыш алыр өчен күп төрле минераль ашламалар кулланалар. Туфрак нитратлар белән кирәгеннән артык туена. Нитратлар үсемлекләр аркылы кеше организмына эләгәләр. Чүп үләннәргә каршы кулланыла торган агулы химикатлар да кеше организмында төрле куркы­ныч авырулар китереп чыгара.

"Табигатьне саклагыз!" Бу сүзләрне без бик еш ишетәбез. Әмма, аларның чын мәгънәсен без аңлап бетерәбезме икән? Һәрвакытта да аңлап бетермибез шул. Ә бит бу сүзләргә киләчәгебез турыңда зур мәгънә салынган.
Туган як табигате − чиста һава һәм экологик яктан чиста ашамлыклар гына дигән сүз түгел әле ул. Ул − Туган илебезнең матурлыгы да, җаны да. Туган илебезнең чиста сулы елга һәм күлләрен пычрату, очсыз-кырыйсыз урманнарны бер мәгънәсез кисеп бетерү, химия заводларының агулы газлары белән чиста һавабызны бозып бетерү, хәрби уеннар вакытында туфракны һәм һаваны агулау, авиация ягулыгының агулы калдыклары − болар әле хәзерге цивилизациянең туган ягыбыз табигатенә салган зыянының бер өлеше генә. Табигатьне пычратучылар белән көрәшне без бүгеннән үк башламасак, берничә дистә елдан соң, бөтен тереклек көеп беткән чүл уртасында калуыбыз бар бит. Ул вакытта инде противогаз кимичә сулап та булмас, радиациядән саклый торган скафандрлар киеп яшәвебез дә бик ихтимал. Бу инде ниндидер фантаст язучының пессимистик уйдырмалары түгел, бу турыда фәннең төрле өлкәләрендәге атаклы белгечләр − биологлар, экологлар, химиклар, астрофизиклар, метеорологлар безне хәзер үк кисәтә.
Ә бит әле туган як табигате ул − калкулыктагы кипкән печән эскертләре арасындагы каен агачлары да, тынлык һәм хуш исләр белән тулган чыршы урманы да, иң кызу җәй көннәрендә дә салкын һәм көмештәй саф сулы күлләр дә, кечкенә генә инештән башлап, зур елгага таба ыргылучы елгачыклар да.
Әйдәгез, туган табигатебезне саклыйк, һәрберебез, булдыра алганча, табигатьне саклыйк, һәм безнең барыбызның да тырышуларыннан кешелекнең хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәсендә табигатькә карата начарлыклары кимер. "Миннән соң су басса да ярый" дигән принцип белән яшәргә ярамый. Минем фикерем шундый һәм ул шагыйрь Ә. Баянов фикерләре белән аваздаш. Ул үзенең "Сәяхәтнамә" поэмасында болай ди:
Атом кебек шартлап, үкереп түгел,
Тавыш-тынсыз атлый һәлакәт.
Һаман итәр яшереп хәрәкәт ул,
Бакчабызның кадерен белмәсәк без,

 

Ш. Йомгаклау.

 

- Шулай итеп, дөньяның экологик проблемалары безнең һәрберебезгә кагыла. Безнең яшәү урыныбыз чиста, төзек булырга тиеш. 



К списку новостей