• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

  • Главная
  • Организации по районам
  • Алькеевский
  • Школы
  • МБОУ «Старочелнинская основная общеобразовательная школа» Алькеевского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Әлки муниципаль районы муниципаль бюджет белем учреждениесе «Иске Чаллы төп гомуми белем мәктәбе»

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Старочелнинская основная общеобразовательная школа» Алькеевского муниципального района РТ

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422876, Республика Татарстан, Алькеевский муниципальный район, с. Старые Челны, ул. Полевая, д. 2
Телефон: +7(843)-467-94-03
E-Mail: SSCln.Alk@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ «Старочелнинская ООШ » Алькеевского МР РТ
Руководитель: Хазипов Фанис Харисович
Год основания учреждения: 1929
У нас учатся: 19 учащихся (иностранные граждане отсутствуют)
У нас учат: 7 учителей

Новости МБОУ " Старочелнинская ООШ"

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында, герой шагыйрь –Муса Җәлилнең тууына 115 ел тулу уңаеннан “Муса Җәлил- милләт каһарманы” темасына шигырь бәйгесе

Опубликовано: 15.02.2021

 Бүген Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында,  герой шагыйрь –Муса Җәлилнең тууына 115 ел тулу уңаеннан “Муса Җәлил- милләт каһарманы” темасына  шигырь бәйгесе үткәрелде.

   Сыйныфтан тыш чара түбәндәге эпиграф астында,  бәйге формасында оештырылды.

“Үлгәндә дә йөрәк тугры калыр,
 Шигыремдәге изге антына            
Бар җырымны илгә багышладым,
Гомеремне дә бирәм халкыма”

 Бу чарада  26 укучы, 4 укытучы катнашты. Кабинет  Муса Җәлил портреты, шагыйрь турында материаллар тупланган альбомнар, “Исемең яңгырар моңлы җыр булып!” исемле китаплар күргәзмәсе, шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты турында  презентацияләр, Рафаэль Мустафинның “Муса Җәлил тырында” видеофильмы, туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы эмблемасы белән җиһазланган иде.

  Әлеге  сыйныфтан тыш чараның төп максатлары булып:

  1.  Муса Җәлилнең туган илгә тугрылык хисе белән сугарылган шигырьләренең әһәмиятен ачыклау;
  2.  Укучыларның эзлекле фикер йөртү сәләтен, бәйләнешле сөйләм телләрен үстерү;
  3. Укучыларда Муса Җәлил иҗатына һәм шәхесенә карата ихтирам, милли үзаң, горурлык хисе тәрбияләү.

 

Бәйге Айдар Сәфаргалин башкаруында “Җырларым”  (М. Җәлил сүз. С.Сәйдәшев көе)  аудиоязмасын тыңлаудан башланып китте.

Китапханәче Фаузия Хазипова укучыларны шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты белән  презентация  һәм китап күргәзмәсе аша кыскача таныштырып үтте.  

Сыйныфтан тыш чарада  5-8 нче сыйныф укучылары Муса Җәлилгә багышлап язылган, бик куп мәгълүматлар, шигырьләр белән таныштырдылар.  Бәйгедә  1-4 нче сыйныф укучылары Муса Җәлилнең “Әтәч”, “Карак песи”, “Кызыма”, “Сәгать”,”Маэмай”, “Күке”,  5-8 нче сыйныф укучылары “Соңгы җыр”, ”Яшь ана”, ”Җырларым”, “Сугыштан соң”,”Корыч”, “Ишек төбендә”  һ.б. шигырьләрен сәнгатьле укыдылар, “Кызыл ромашка“ шигырен сәхнәләштерделәр.

Бәйгенең җиңүчеләре булып 6 нчы сыйныфтан Гатауллина Кәмилә, 8 нче сыйныфтан Киямова Ләйлә һәм  Насыбуллина Инзиләләр танылды.

     Бәйге ахырында укучылар Рафаэль Мустафинның “Муса Җәлил тырында” видеофильмын карадылар.

   Укучылар Муса Җәлилнең – татар халкының горурлыгы, каһарманы һәм намусы икәнлегенә төшенделәр. Болай гына да түгел, Муса Җәлил исеме бүген татар халкының рухи батырлыгын һәм күңел аклыгын белдерүче символ булып та яши. Ул милләтне бөтен дөньяга танытты.

Бәйге укучыларда Муса Җәлил иҗатына һәм шәхесенә карата ихтирам, милли үзаң, горурлык хисе тәрбияләү чыганагы булды. 



К списку новостей