• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

  • Главная
  • Организации по районам
  • Алькеевский
  • Школы
  • МБОУ «Старочелнинская основная общеобразовательная школа» Алькеевского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Әлки муниципаль районы муниципаль бюджет белем учреждениесе «Иске Чаллы төп гомуми белем мәктәбе»

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Старочелнинская основная общеобразовательная школа» Алькеевского муниципального района РТ

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422876, Республика Татарстан, Алькеевский муниципальный район, с. Старые Челны, ул. Полевая, д. 2
Телефон: +7(843)-467-94-03
E-Mail: SSCln.Alk@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ «Старочелнинская ООШ » Алькеевского МР РТ
Руководитель: Хазипов Фанис Харисович
Год основания учреждения: 1929
У нас учатся: 17 учащихся (иностранные граждане отсутствуют)
У нас учат: 7 учителей

Новости МБОУ " Старочелнинская ООШ"

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елын ачу тантанасы

Опубликовано: 26.01.2021

20 нче гыйнварда Әлки районы Иске Чаллы төп гомуми белем мәктәбендә Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елын ачу  тантанасы булды. Сыйныфтан тыш чара Тел - безнең гомерлек юлдашыбыз”    дигән тема буенча телдән журнал формасында оештырылды. Бу чарага  26 укучы, 5 укытучы катнашты. Кабинет  тел турында  фәнни материаллар тупланган  китаплар күргәзмәсе,  туган тел турында  презентацияләр, туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы эмблемасы белән җиһазланган иде. Телдән журнал формасында үткәрелгән әлеге  сыйныфтан тыш чараның төп максатлары булып:

  1. Укучыларны мәдәниятле сөйләм күнекмәләренә өйрәтү, туган телләр һәм   

халыклар бердәмлеге елы турында мәгълүмат бирү.

  1. Эчке матурлыкка омтылу хисе уяту, иҗади сәләтләрен үстерү.
  2. Укучыларда ана телләренә һәм башка телләргә карата кызыксыну һәм хөрмәт тәрбияләү, милли үзаң, милли горурлык хисләре булдыру,  халкыбызның бай, рухи мирасын барлауга ихтыяҗ  тудыру торды.

     Телдән журнал барышында  кешенең бөтен тормышы тел белән бәйле, тел һәм сүз – кешенең аерылгысыз юлдашы икәнлеге аңлатылды. Сыйныфтан тыш чарада  7-9 нчы сыйныф укучылары тел турында күренекле  кешеләрнең фикерләре, мәкальләр, бик куп мәгълүматлар белән таныштырдылар.  Аларның чыгышлары Р.Миңнуллинның  “Туган телем “ шигыре, Х.Туфанның “Туган тел” шигыре, Наҗар Нәҗминең  “Татар теле” шигыре,  Равил Фәйзуллинның“Туган тел турында бер шигырь”, Нәби Дәүлинең “Татар булып тудым, чын татар мин”, М. Гафуриның “Ана теле” шигыре, С. Әхмәтҗанованың “Аңла, балам...” шигырьләре белән үрелеп   барды.  Кичәдә  тамашачы укучылар,  8,9 нчы сыйныф укучыларының сәнгатьле шигырь  сөйләүләрен бик яратып тыңладылар,  тел турында мәкальләрнең ахырын дәвам итүдә бик теләп катнаштылар. Укучылар бергә башкарылган “Туган тел” җырыннан соң   үткәрелгән әңгәмә барышында  кечкенәдән өйрәтелгән туган тел халык йөрәген шигърият белән генә сугарып калмый, ә күңелдә милли горурлык хисләре дә уята, ата-бабаларыбыз теленнән рухи ләззәт алу мөмкинлеге биргәнлеге турында фикерләрен белдерделәр.

     Кичә ахырында  укучылар М.Минһаҗевның Р.Корбан шигыренә язган “Туган телем” җыры яңгыравында  “Без бергә булганда, телебез, туган җиребез көчле булыр!” исемле флешмоб   белән чыгыш ясадылар.

   Укучылар  туган телне күз карасыдай сакларга, аңа тугрылыклы булып,  телне бозмыйча, саф татар телендә сөйләшергә  кирәклен аңлап   һәм  татар булулары белән горурланып кичәне тәмамладылар.



К списку новостей