Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Старочелнинская основная общеобразовательная школа» Алькеевского муниципального района РТ
Визитная карточка
Адрес: | 422876, Республика Татарстан, Алькеевский муниципальный район, с. Старые Челны, ул. Полевая, д. 2 |
Телефон: | +7(843)-467-94-03 |
E-Mail: | SSCln.Alk@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ «Старочелнинская ООШ » Алькеевского МР РТ |
Руководитель: | Хазипов Фанис Харисович |
Год основания учреждения: | 1929 |
У нас учатся: | 19 учащихся (иностранные граждане отсутствуют) |
У нас учат: | 8 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Старочелнинская основная общеобразовательная школа» Алькеевского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 71 72 73 74 75 76 77 78 ( 79 ) 80 >>
-
Патриотик җырлар конкурсы 11.03.2015
11 мартта район балалар иҗаты йортында Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган патриотик җырлар конкурсы үткәрелде. Бу конкурста 4 класс укучысы Нуруллина Лилия “Катюша”, 7 класс укучысы Кыямова Ләйсән “Сугыш” җырларын башкардылар.
-
Виртуаль музей
06.03.2015
Безнең мәктәп укучылары Бөек Җиңүнең 70 еллыгына әзерлек кысаларында “Татарстан Республикасының 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы виртуаль музее” проектында катнашып, "Родные лица Победы" сәхифәсе өчен авылыбызда гомер итүче ветераннар турында материаллар әзерләде.
-
"Живая классика" 04.03.2015
-
Конкурста катнаштык 28.02.2015
28 февральдә Балык Бистәсенең “ Дельфин” спорт- сәламәтләндерү комплексы базасында укучылар арасында судомоделизм буенча үткәрелгән республика ярышларында 8 сыйныф укучылары Гатин Рәсим , Әхмәтшин Әмир . катнаштылар.
-
Тантаналы митинг 23.02.2015
23 нче февральдә Ватанны саклаучылар көне уңаеннан Азат итүче солдат һәйкәле янында тантаналы митинг булды. Митингта катнашучылар ил азатлыгы өчен яу кырында ятып калган якташларыбызны бер минут тынлык белән искә алдылар. Азат итүче солдат һәйкәленә чәчәкләр куелды.
-
21 нче февраль - Халыкара Туган тел көне. 21.02.2015
21 нче февральдә Халыкара Туган тел көне билгеләп үтелде.Үткәрелгән чара “ Тел күрке - сүз” темасы астында уздырылып, анда әлеге көннең тарихы ,дөнья телләре турында мәгълүмат бирелде. Укучыларга туган телебез сагында торучы галимнәребез, телебезгә хезмәт итүче иҗат әһелләре, сәнгать кешеләре турында “Туган тел – мәңгелек байлык” темасына китаплар күргәзмәсе тәкъдим ителде.
-
Батырлык дәресләре . 20.02.2015
20 февральдә мәктәптә Бөтенроссия “Кайнар йөрәк ” иҗтимагый-дәүләт инициативасына багышлап Батырлык дәресләре үткәрелде. Укытучылар укучыларга төрле ситуацияләрдә: суга батучыны коткарганда, янгын вакытында коткару, гадәттән тыш вакыйгалар булган очракларда балалар күрсәткән батырлыклар турында сөйләп, ярдәмчел, кеше кайгысына битараф булмау кебек төшенчәләр турында аңлаттылар.
-
“ Ягез әле , егетләр” 19.02.2015
Хәрби - патриотик айлык кысаларында, традиция буенча , 23 февраль – Ватанны саклаучылар көне уңаеннан, 5-11 сыйныф укучылары белән “ Ягез әле , егетләр!” - спорт ярышы оештырылды. Әлеге ярышта укучылар спортның төрләре буенча командаларга бүленеп, үзләрен җитезлектә, көчлелектә, кыюлыкта сынадылар.
-
Әлифба белән саубуллашу. 13.02.2015
-
Патриот шагыйрь Ф.Кәримгә багышлап үткәрелгән республика фәнни-гамәли конференциясендә катнашу. 12.02.2015
12 нче февральдә, Казанда патриот шагыйрь Ф.Кәримгә багышлап үткәрелгән республика фәнни-гамәли конференциясендә “Язучылар иҗатында Бөек Ватан сугышы чагылышы” темасына башкарылган эше белән катнашып , 9 сыйныф укучысы Исхакова Гөлшат сертификатка ия булды.