• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальная бюджетная организация дополнительного образования «Дом детского творчества» Алькеевского муниципального района

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422870, РТ, Алькеевский муниципальный район, с. Базарные Матаки, ул. Советская, д.11
Телефон: +7(843)-462-13-34
E-Mail: dshbazmat@mail.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБО ДО "Дом детского творчества"
Тип УДО: Многопрофильные
Руководитель: Гайфуллина Аниса Анасовна
Год основания учреждения: 1967
У нас учатся: 1613 (иностранные граждане отсутствуют )
У нас учат: 8 штатных и 64 совместителей

Новостной блок

V Халыкара яшьләр уку-укыту Сәләт форумы

Опубликовано: 12.07.2016

12-нче июль көнне, V Халыкара яшьләр уку-укыту Сәләт форумына кунак булып, Биләр музей-тыюлыгы территориясенә безнең Әлки районыннан да 27 бала барды.

Әлеге форумда шулай ук Татарстанның Актаныш, Апас, Баулы, Югары Ослан, Чүпрәле, Алабуга, Кама тамагы, Мамадыш, Менделлевск, Минзәлә, Мөслим, Сарман, Тәтеш, Тукай, Теләче, Чирмешән, Кайбыч, Яңа чишмә, Норлат, Питрәч, Чистай һәм Ютазы районнарыннан һәм Самара өлкәсеннән дә делегацияләр катнашты.

Берьюлы 700 кеше Форум эшчәнлегенә кушылып, күңелле һәм файдалы уку-укыту, күңел ачу, ял итү, спорт программаларында катнаштылар.

«Oxademy» компаниясенә нигез салучы һәм генераль директоры Сайед Шахзад белешмәләрнең тиешенчә һәм эффектлы куллану хакында сөйләде. Очрашу һәм аралашу инглиз телендә барды, катнашучылар спикерга үзләрен кызыксындырган сорауларын бирә алдылар.

«Казан ачык сәләтләр университеты» оешмасы вәкилләре белән берлектә балалар уңышка ирешү серләрен чиштеләр. «Икътисадчы математиканы әйбәт белергә тиеш, табиб – биологияне, программист – техниканы. Бу күренеш «хардскилс» дип атала, ул җитди бурычлар куя, үз эшеңне әйбәт белүне тәлап итә. Һәр кеше үз һөнәренең остасы булырга тиеш», – дип белдерде спикерлар.

Шул ук чатырда сәлкешләр тормышта 5 кул кысышу кагыйдәсен истә тотарга кирәклегенә төшенделәр. «Һәр танышу саен сезнең мөмкинлекләрегез дә үсә бара. Кечкенә генә бала да сезгә кирәк булырга мөмкин. Вакыт узу белән сез аның белән бер командада эшли аласыз, бәлки әле удбөтенләй сезнең җитәкчегезгә әйләнеп куяр», – ди мөгалимнәр.

«Казан марафоны 2016» проекты җитәкчесе Вадим Янгиров  яшәү рәвешенә әйләнгән спорт хакында әңгәмә корды.

«Эффектлы эшчәнлеккә татар теле ачкыч» дигән темага кызыклы лекцияне Казан энергетика көллияте укытучысы Раил Шәмсетдинов алып барды. «Без үз туган телебездән оялырга тиеш түгелбез. Тел, беренче чиратта, гаиләдән килә. Аннары гына укытучылардан», дип белдерде ул.

Чукча бренды авторы Артем Глебов үзенең уңыш форумаласын чиште.

«Lingua Like» инглиз телен өйрәнү үзәге җитәкчесе Алинә Садриева чит илдә белем алу мөмкинлекләрен санап чыкты.

Ә спорт мәйданчыгында футбол буенча чемпионат оештырылды.



К списку новостей