• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

  • Главная
  • Организации по районам
  • Алькеевский
  • Детские сады
  • МБДОУ «Детский сад «Ромашка» с. Новые Салманы Алькеевского муниципального района РТ»/Татарстан Республикасы Әлки муниципаль районы Яңа Салман авылының "Ромашка" балалар бакчасы мәктәпкәчә белем муниципаль бюджет учреждениесе

Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение детский сад «Ромашка» с. Новые Салманы Алькеевского муниципального района Республики Татарстан» / Татарстан Республикасы Әлки муниципаль районы Яңа Салман авылының "Ромашка" балалар бакчасы мәктәпкәчә белем муниципаль бюджет учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422874, Республика Татарстан, Алькеевский район, с. Салманы, ул. Школьная, д. 16
Телефон: +79393900351
E-Mail: Salmany.Novye@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБДОУ д/с "Ромашка" с.Новые Салманы Алькеевского МР РТ
Руководитель: Фатхуллина Миляуша Фаизовна
Год основания учреждения: 1967
У нас учатся: 7 воспитанников (иностранные граждане -1)
У нас учат: 1 педагог

Новости

Быел Габдулла Тукайның тууына 130 ел.

Опубликовано: 26.04.2016

Халык мәхәббәте - синең исемең,

Халык гомере - синең гомерең!

Быел 26 апрельдә   бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның (1886-1913) тууына130 ел тулу билгеләп үтеләчәк.

Бу барлык татар халкы өчен зур бәйрәм! Шуңа күрә бу зур  бәйрәмгә инде алдан ук зур әзерлек бара.

      Әгәр дә дөньяда бик аз яшәп тә, күп эшләр эшләп киткән язучылар турында сүз бара икән, аның берсе,  һичшиксез,

 Габдулла Тукай булыр. Уйлап карасаң, кызганыч тормыш, ятимлек михнәтләрен татыган, яшьли үлеп киткән шагыйрь язмышы бигрәк аяныч.

   Габдулла Тукай.... Бармы икән безнең арада бу олы шагыйрь турында ишетмәгән, белмәгән кеше? Тукайның моңлы җырларын җырламаган, тылсымлы әкиятләрен тыңламаган,  шигырьләрен яттан белмәгән бала...? Юктыр.

  Тукай... Әлеге исемне ишеткәч, күңелдә төрле хисләр туа.  Кечкенә класста укыганда "Су анасы"н өйрәнеп, "Туган тел" шигырен ятлап,аның тормышы белән  танышкан идек. Аның "Исемдә калганннар" әсәрен, " Шүрәле" поэмасын укыгач бездә Тукай иҗатына соклану тагын да артты. Тукайның ачы язмышы белән  таныш булмаган, аның иҗатына, тормышына сокланмаган  бала юктыр, безнеңчә. Язмышның рәхимсез җилләре аны бик еш сагалап йөри. Өйдән - өйгә, кулдан - кулга күчә Тукай. Ата - анасын  яшьли югалта, ятим кала. "Артык кашык" булып йөрергә кала аңа. Ләкин Тукай бернинди  дә сынауларга бирешми, үз юлыннан кире чигенми. Ул үз тормышыннан бервакытта да зарланмый.

   Дөньядан китеп барганда Тукайга нибары егерме җиде яшь кенә булган. Шулай яшь булуына карамастан, шагыйрь безнең йөрәккә мәңгегә кереп калган. Бөек Тукай безгә үлмәс әсәрләр калдырган. Ул безне акыллы, тыйнак, гадел булырга өйрәтә, табигатьне, анда булган бар тереклекне яратырга өнди. Аның әдәплелеккә, бөеклеккә, тәүфыйклыкка өндәгән шигырьләрен һич онытырга ярамый. Нинди генә шигырьләрен укыма, гади, аңлаешлы, хәтердә кала.

   Әйе, Габдулла  Тукай иҗаты - серле бакча кебек, могҗизалы ил. Ул үзенә чакырып тора. Аның әсәрләре шулкадәр кызыклы,  мавыктыргыч, хәтта аерылып булмый,укыган саен укыйсы килеп тора. Аның иҗаты чынлап та - мәңгелек. Тукай татар милләте, татар халкы күңелендә  бүген  дә яши һәм яшәячәк!  Аның иҗаты беркайчан да онытылмас, чөнки ул - бөек шагыйрь!

   Һәр татарның йөрәгендә үз Тукае. Кемнәрдер аңа карап  гыйбрәт ала, кемнәрдер соклана, кемнәрдер үрнәк итеп, аны бүгенге көннәрдә дә үз йөрәгендә йөртә. 

Без дә татар булуыбыз  белән, Тукай кебек бөек шагыйрь иҗатын белүебез  белән горурланабыз.

   Һәр апрель аен - Тукай аен олы хөрмәт белән көтеп алабыз. Синең гомерең нәкъ умырзая чәчәге кебек кыска булды. Әмма иҗат иткән әсәрләрең  - мәңгелек!

    Синең алдыңда баш иябез, бөек Тукай!



К списку новостей