• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

МБДОУ детский сад «Чулпан» села Нижнее Алькеево Алькеевского муниципального района Республики Татарстан»

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422881, Республика Татарстан, Алькеевский район, с. Нижнее Алькеево, ул. Хуснутдинова, дом 19
Телефон: 89272477987
E-Mail: ds.chulpan@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: ДОУ детский сад "Чулпан" село Нижнее Алькеево
Руководитель: Губайдуллина Халида Хафизовна
Год основания учреждения: 1973
У нас учатся: 16 воспитанников (Иностранные граждане отсутствуют)
У нас учат: 1 педагог

Фотогалерея

Авыл урамында транспорт төрләре

Опубликовано: 21.11.2013

Бүген кечкенәләр төркемендә юл йөрү кагыйдәләрен ныгыту буенча "Авыл урамында транспорт төрләре" темасына шөгыль үткәрелде.

 

Авыл урамында транспорт төрләре

 

Максат: Балаларны юл йөрү  кагыйдәләре белән таныштыруны дәвам иттерү, урамда дөрес йөрергә өйрәтү, җәяүлеләр өчен булган кагыйдәләрне – хәрәкәт итүче транспортка юл читеннән каршы бару, юлны аркылы чыгу тәртибен аңлату, юл билгеләре турында белемнәрен ныгыту: кибет, мәктәп, ясле-бакча клуб, медпункт, һ.б. урнашкан урыннарны белергә, аларга бару юлын өйрәтү, балаларның бер-берсенә игътибарлы, ярдәмчел булуына ирешү.

 

 Дәрескә кадәр эшләнәсе эшләр: рәсемнәр карау, юл билгеләре белән танышу.

 

Кулланма материал: Юл билгеләренең рәсемнәре (һәр бала өчен аерым конвертка салынган).

 

                                  Шөгыль барышы.

 

Тәрбияче: Исәнмесез,  кадерле кунаклар, балалар!Сезне   балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар сәламли.

 

Балалар: Исәнмесез!

 

( Җыр.”Светофор”).

 

Тәрбияче: Балалар, бүген без сезнең белән авылыбызның иң җанлы урынын күзәтәбез.Бу урын ясле бакчага бик якын.Без үзебезне шул тукталышта дип хис итәрбез.(Белмәмеш керә).

 

Белмәмеш: Сәлам дусларга.

 

Балалар: Хәерле көн , Белмәмеш.

 

Белмәмеш: Сезнең бакча яныннан узып бара идем, шат авазларны ишеттем дә, сезнең янга кереп чыгарга булдым, сезнең ни эшләгәнегезне карыйсым килде.

 

Тәрбияче: Без бүген юл йөрү кагыйдәләрен искә төшерәбез.Теләсәң, сиңа да өйрәтербез.

 

Белмәмеш: Юк, мин беләм инде юл кагыйдәләрен

 

Тәрбияче:Әйдә, алайса белемеңне тикшереп карыйбыз (Бер бала күрсәтә).

 

Белмәмеш: Бер кеше җир казый,

 

 Берәрегез беләме?

 

 Әллә монда байлыклар –

 

Акчалар күмелгәнме?

 

Илсаф: Юк шул, юк шул, белмәдең,

 

              Юл эшләрен күрмәдең.

 

Белмәмеш: Карале, син, карале 

 

 Бу батарея ник монда

 

 Рәсемдә эленеп тора?

 

 Әллә юлчылар буранда

 

 Гел шушында җылына?

 

Булат: Бу билге шофёрларга

 

Болай дип әйтә бит ул:

 

                    “Тукта!Әнә ерактан

 

              Бер поезд килә тизләп,

 

              Шлагбаумнан чыкканда

 

Бик зур түземлек кирәк.

 

Белмәмеш: Балалар, карагыз әле, бу аклы-каралы сызыктан мин дөрес чыгаммы?

 

Рәзил: Юк, дөрес түгел.Башта сулга, аннары уңга карап куркыныч булмавына ышангач кына юлны аркылы чыгарга кирәк.

 

Белмәмеш: Ярар, балалар, монысын да белдем.Ә бу нәрсә? (светофорга күрсәтә).

 

Балалар: Светофор.

 

Белмәмеш: Ә нәрсә соң ул светофор?Ул нәрсәгә кирәк?

 

Илфир:Алмаш-тилмәш өч күз яна,

 

Яшел, сары һәм кызыл.

 

Безгә дөрес юл сайларга

 

Булыша ул көнозын.

 

  Бу билгене күрсәләр,

 

                  Шофёрлар уйланалар.

 

                  Димәк, тиздән бакча бар,

 

                Игътибарга алалар.

 

Әйе, бу билге мәктәп, балалар бакчасы янына куела.Ул кисәтүче:”Юлда балалар!” – дигәнне аңлатучы билге.

 

Рәзил: Тукта, дип әйтә билге,

 

Хәвеф-хәтәрләр юкмы?

 

Әгәр инде булмаса,

 

Газга бас та бар алга!

 

Булат: Яратсам да чабарга велосипедта,

 

Туктата бу билге, әлбәттә.

 

Ярамый, ди ул миңа,

 

Биредә велосипедта йөрергә.

 

Илсаф: Бу билге – шундый билге:

 

 Сине саклый, җәяүле!

 

 Чыгабыз бергә-бергә

 

 Бу юлны шушы җирдә.

 

Тәрбияче: Ә хәзер без бер уен уйнап алабыз.Берничә бала машина итеп билгеләнә.Калган балалар җәяүлеләр була.Машиналар руль тота.Резеда кулында кызыл, сары, яшел түгәрәкләр.

 

Җәяүлеләр туктап тора.Җәяүлеләр юл аша чыкканда машиналар туктый. Машиналар чыкканда җәяүлеләр туктый.Җәяүлеләр өчен яшел түгәрәк күтәргәндә, машиналар өчен кызыл түгәрәк күтәрә.Уен барышында балалар бик игътибарлы булырга, тәрбияченең сигналлары буенча дөрес эш итәргә тиешләр.

 

Җыр: “Шофёр” (Л.Батыркаева көе, Ә.Шәрифуллина сүзләре).

 

1.Үскәч, кем буласың, диеп,

 

   Сорыйлар да сорыйлар.

 

   Әллә нинди һөнәрләр

 

   Саныйлар да юрыйлар. 

 

            Минем менә белсәгез,

 

            Шофёр буласым килә.

 

            Капка төбенә кайтып,

 

            Җырлыйсым килә.

 

Кушымта:Пип, пип, пип,

 

                   Мин бу мин.

 

                   Кем бар анда, кайсыгыз

 

                   Чыгып капка ачыгыз,

 

                   Юл өстендә тормагыз.

 

2. Озын юллар үтте,

 

    Ерак китәсе килә.

 

  Сөт, суганны калага

 

    Төяп китәсем килә.

 

   Авыл күчтәнәче бу,

 

   Әби-бабай, малайга.

 

   Юлда тыз-быз йөрсәләр,

 

   Кычкыртам җайга.

 

Куш. шул ук.

 

Шигырь. Ришат: ”Шофёр буласым килә”.

 

Тәрбияче: А.Седугинның “Машиналар бәхәсе” дигән әкият буенча өстәл театры күрсәтә.Юл чатында дүрт машина килеп туктаган да бәхәсләшә башлаганнар: кем беренче булып узып китәргә тиеш?

 

Рәзил (йөк машинасы): Мин – иң кирәкле машина, төзелешкә кирпечләр илтәм.Мине төзүчеләр көтә.

 

Илсаф (автобус): Юк, иң кирәклесе мин.Пассажирларны ял итәргә алып барам.

 

Илфир (юл чистартучы машина): Сез нәрсә бәхәсләшәсез?Беренче булып мин узарга тиеш.Чөнки мин урам себерәм, тузан булмасын дип юлга су сибәм.

 

Булат (иң кечкенә машина): Алга мине үткәрегез!Мин туңдырма алып барам.Туңдырмаларым эри.

 

Машиналар тавышланганнар, гүелдәгәннәр.Бәхәс кызган.Әгәр милиционер килеп чыкмаса, бу бәхәс нәрсә белән бетәр иде, билгесез.Ул үзенең тагын күтәргән: “Игътибар!” Шофёрлар китәргә әзерләнгәннәр, ләкин берсе дә урыныннан кузгалмаган.Ә аннары милиционер таягы белән беренче булып китәргә тиешле машинага күрсәткән.Билгеле инде, бер машина да милиционер белән бәхәсләшеп тормаган.Һәр машина чираты җиткәч, үз эше белән китеп барган.

 

Тәрбияче: Балалар, әкияттә нинди машиналар турында сөйләнелә?

 

Балалар: Махсус хезмәт күрсәтүче машиналар турында.

 

Тәрбияче: Сез тагын нинди машиналар турында беләсез?

 

Балалар: Янгын сүндерүче, икмәк, сөт ташучы.

 

Тәрбияче:Юлда машинага юнәлешне кем күрсәтә?

 

Балалар: Милиционер.

 

Тәрбияче: Әйе, милиционерлар – юл инспекторлары.Алар юлда иң кирәкле кешеләр.Аларга шофёрлар да, мотоцикл йөртүчеләр дә буйсына.Инспектор җәяүлеләрнең юл аша чыгуларын күзәтә.

 

Инспекторлар – кыю һәм батыр кшеләр.Алар эссе җәйдә дә, яңгырлы көздә дә, төнлә дә, көндез дә постта торалар.Юл һәлакәте вакытында да иң беренче булып юл инспекторлары ярдәмгә килә.Юлда йөрүче машиналарның да төзеклеген дә алар тикшерә.

 

Шулай итеп, юл инспекторлары, фаҗига булмасын өчен, барлык көчләрен куялар.

 

Инспектор: (Киңәшләр).

 

1.Юлда йөрсәң, бул өлгер,

 

   Юл кагыйдәсен нык бел!

 

2.Юлның уң ягыннан гына өр

 

3.Бары тик тротуардан гына йөр!

 

4.Велосипедта йөргәндә, юл кырыеннан гына бар!

 

5.Урам аркылы тиешле урыннан гына чык!

 

6.Машина юлыннан йөрү, транспорт юлында уеннар оештыру закон нигезендә тыела.



К списку новостей