• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Верхнеяхшеевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Югары Яхшый төп белем бирү мәктәбе муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе"

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423765, РТ, Актанышский район, дер. Верхнее Яхшеево, ул. Новая, д. 18
Телефон: +7(855)-525-96-34
E-Mail: V.yahsheevskaya.Shko@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Верхнеяхшеевская ООШ"
Руководитель: Саматов Азат Наизович
Год основания учреждения: 1924
У нас учатся: 17 учащихся
У нас учат: 10 педагогов

Югары Яхшый мәктәбе яңалыклары

Мәктәптә хәтер дәресе

Опубликовано: 14.11.2026

Ноябрь аеның өченче якшәмбесендә билгеләп үтелә торган Юл-транспорт һәлакәтләрендә һәлак булганнарны искә алу көне уңаеннан, мәктәбебездә тәрбия эше кысаларында мөһим чара узды. Әлеге уңайдан педагог- оештыручы Сибатова Р.Р. тарафыннан "Хәтеребездә саклыйк" дип исемләнгән бердәм дәрес-искә алу үткәрелде.

Чараның максаты — юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүнең мөһимлеген аңлату, укучыларда юлда үз-үзеңне тоту культурасы һәм җаваплылык хисе тәрбияләү.

Дәрес барышында укучылар юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның нинди аяныч нәтиҗәләргә китерүе турында сөйләштеләр. Сибатова Р.Р. юл фаҗигаләренә китергән реаль вакыйгалар мисалларын кулланып, игътибарлылык һәм саклыкның һәркем өчен ни дәрәҗәдә зарур булуын аңлатты.

Укучылар аеруча "Яктылык кайтаргыч элементлар — тормышны саклап калу" темасына игътибар иттеләр. Караңгы вакытта киемдә яктылык кайтаргыч элементлар (фликерлар) йөртүнең ни өчен мәҗбүри булуы күрсәтелде. Чара кысында интерактив уен оештырылды, анда балалар юл чатлары, җәяүлеләр кичүләре һәм велосипед йөрү кагыйдәләрен кабатладылар.

Мәктәп администрациясе һәм укытучылар коллективы исә ата-аналарга мөрәҗәгать итә: балаларыгызның юлда йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәүләрен контрольдә тотыгыз, яктылык кайтаргыч элементлар куллану гадәтен булдырыгыз һәм руль артындагы йөртүчеләрдән аеруча сак булуны сорагыз.

Бер гомернең дә юл кагыйдәләрен бозган өчен өзелергә тиеш түгеллеген онытмыйк. Һәркемнең өенә исән-имин әйләнеп кайтуы мөһим.



К списку новостей