Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Верхнеяхшеевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Югары Яхшый төп белем бирү мәктәбе муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе"
Визитная карточка
| Адрес: | 423765, РТ, Актанышский район, дер. Верхнее Яхшеево, ул. Новая, д. 18 |
| Телефон: | +7(855)-525-96-34 |
| E-Mail: | V.yahsheevskaya.Shko@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Верхнеяхшеевская ООШ" |
| Руководитель: | Саматов Азат Наизович |
| Год основания учреждения: | 1924 |
| У нас учатся: | 15 учащихся |
| У нас учат: | 10 педагогов |
Югары Яхшый мәктәбе яңалыклары
Башкалабыз Казанда кунакта!
Опубликовано: 17.12.2013Әлеге конкурсның максаты республика туризмын күтәрү, Рәсәй һәм чит ил туристларын Республикага тарту юнәлешендәге иң яхшы проект эшләрен билгеләү иде. География укытучысы Сибатова Рәзилә Ринас кызы белән 9 нчы сыйныф укучысы Мирзиева Миләүшә конкурска үз проектларын эшләп тәкъдим иттеләр. Министерстводан бүләкләү тантанасына чакыру алдылар. IV Республика конкурсын йомгаклау тантанасы 13 нче декабрь көнне “Grand Hotel Kazan”да Тукай залында узды. Әлеге конкурска урта, югары уку йортлары студентлары, мәктәп укучылары катнашкан иде. Конкурска җибәрелгән эшләр беренче этапта Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре,спорт һәм туризм министерлыгында, аннары Казан шәһәренең иң яхшы экскурсоводлары , соңгы этапта туристлык агентстволары директорлары тарафыннан тикшерелгән.
Тантанада катнашучыларны Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре,спорт һәм туризм министеры урынбасары Сергей Иванов котлады.Миләүшә дә министрның дипломы һәм бүләкләренә ия булды.
К списку новостей









