Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Верхнеяхшеевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Югары Яхшый төп белем бирү мәктәбе муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе"
Визитная карточка
| Адрес: | 423765, РТ, Актанышский район, дер. Верхнее Яхшеево, ул. Новая, д. 18 |
| Телефон: | +7(855)-525-96-34 |
| E-Mail: | V.yahsheevskaya.Shko@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Верхнеяхшеевская ООШ" |
| Руководитель: | Саматов Азат Наизович |
| Год основания учреждения: | 1924 |
| У нас учатся: | 15 учащихся |
| У нас учат: | 10 педагогов |
Югары Яхшый мәктәбе яңалыклары
"Аҗаган" хәрби- спорт уены
Опубликовано: 22.02.2018«Зарница Поволжья» хәрби- спорт уены кысаларында
Югары Яхшый төп гомуми белем бирү мәктәбендә узган
“Аҗаган” уены планы
22 февраль
«Аҗаган» уены.
Максат: укучыларның физик күнекмәләрен үстерү;
патриотик тәрбия бирү.
Инвентарь. Флаглар, турник, туп, план-карта, агач гранаталар
Катнашучылар: укучылар ,
“Аҗаган” уенына хәзерлек алдан башлана. Командалар яшел һәм кызыл төстәге галстуклар белән аерыла. Һәр команда командир билгели, җыр ,марш атларга өйрәнә. Укытучы мәктәп-бакча территориясе һәм аның янындагы объектларның план-картасын төзи, алдан кырга миналар яшерә.
Уен барышы.
Уен ачык һавада үткәрелә.
Уен командирларның рапорты белән башлана . Һәр команда җырлап мәйданчыкта марш атлыйлар. Командаларның ярышка әзерлеге тикшерелә. Уенның кагыйдәсе һәм тәртибе аңлатыла.
1нче бәйге. Маршрут буйлап эстафета
Укучылар мәктәп-бакча һәм аннан ерак булмаган территориядә эстафета.Маршрутны дөрес һәм тизрәк үткән команда җиңүче була.
2нче бәйге. мина эзләү.
Маршрутны үткән команда картада күрсәтелгән тамга буенча яшерелгән миналарны эзли.Күп тапкан команда җиңүче була.
(Мина спорт мәйданчыгына яшерелгән.)
3нче бәйге. Снайпер.
10м ераклыкта кыршау куелган. Уенчылар һәрберсе 1әр граната ыргыта. Күбрәк тидергән команда җиңүче була.
4нче бәйге. Футбол.
Зур булмаган мәйданчыкта футбол уены оештырыла.1 голны беренчерәк керткән команда җиңүче була.
5 нчы бәйге. Флагны кайсы команда беренче ала.
Уен спортзалда дәвам итә.
6 нчы бәйге. Турникта тартылу.(Малайлар)
7 нчы бәйге.Волейбол ярышы
Һәр команданың гомуми нәтиҗәсе кушып исәпләнә.
К списку новостей









