Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Верхнеяхшеевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Югары Яхшый төп белем бирү мәктәбе муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе"
Визитная карточка
| Адрес: | 423765, РТ, Актанышский район, дер. Верхнее Яхшеево, ул. Новая, д. 18 |
| Телефон: | +7(855)-525-96-34 |
| E-Mail: | V.yahsheevskaya.Shko@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Верхнеяхшеевская ООШ" |
| Руководитель: | Саматов Азат Наизович |
| Год основания учреждения: | 1924 |
| У нас учатся: | 15 учащихся |
| У нас учат: | 10 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Верхнеяхшеевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Югары Яхшый төп белем бирү мәктәбе муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе" - новости
Страницы: << 221 222 223 224 225 226 227 228 229 ( 230 ) >>
-
Татар теле һәм әдәбияты атналыгы 14.04.2014

Мәктәбебездә татар теле һәм әдәбияты атналыгы башланып китте. Зарима Әзһәм кызы чаралар планы белән таныштырды. Бүген стенгазета конкурсы оештырыла.
-
Директор яны киңәшмәсе 12.04.2014

Киңәшмәдә Расих Рафис улы Шайхуллин үткән ата- аналар җыелышына анализ ясады. Кабул ителгән карарларның үтәлешенә басым ясада. Укыту- тәрбия эшләре буенча урынбасар Рәзилә Ринас кызы ОГЭ буенча әзерлекне бик нык көчәйтергә кирәклеге турында искәртте.
-
Профсоюз җыелышы 12.04.2014

Отчёт- сайлау җыелышын профсоюз рәисе Гөлнара Флүн кызы Нәбиева алып барды. Ул башкарылган эшләргә отчёт ясады. Ачык тавыш бирү юлы белән профком членнары сайланды.
-
Космонавтика көне 11.04.2014

12 апрель -Бөтендөнья Космонавтика көне. Шул уңайдан мәктәбебездә космонавтикага багышланган гомуми сыйныф сәгате узды. Укучыларга космос, аны өйрәнү тарихы,бу өлкәдә эшләгән галимнәр, беренче очучы-хайваннар, беренче космонавт Ю.А.Гагарин, беренче хатын-кыз космонавт В.Терешкова, космонавтлар, космик очышлар тарихы турында бик бай мәгълүмат бирелде. Сыйныф сәгатен физика укытучысы Бәхтиева А.Г. уздырды.
-
"Зирәк тиен" 11.04.2014

Бүген укучылар "Зирәк тиен" конкурсы биремнәрен эшләделәр.
-
"Могҗизалы каурый" конкурсы җиңүчеләре ачыкланды 10.04.2014

Биология укытучысы Сибатова Рәзилә Ринас кызы оештырган конкурста укучылар актив катнашты. Картиналар буенча:
1 урын- Мусина Резеда (1 кл.), Мусина Регина(6 кл.)
2 урын-Карамова Эльвира(3 кл.)
3 урын- Мансуров Рамил(5 кл.)
Эшләнмәләр буенча:
1 урын-Хөсәенова Розалия (6 кл.)
2 урын-Рахматуллина Гүзәлия( 9 кл.)
3 урын-Нәбиуллина Фирүзә (8 кл.)
-
Баскетбол ярышы нәтиҗәләре 09.04.2014

Мәктәбебез командалары уңышлы чыгыш ясады.Кызларыбыз да, егетләребез дә 3 урын алдылар.Укытучы Шайхуллин Расих Рафис улы.Котлыйбыз!
-
Туфан Миңнуллин истәлегенә оештырылган конференция җиңүчеләре 08.04.2014

3 класс укучысы Баһаветдинова Камилә бү бәйгедә 1 урын яулады. Мәгариф министрлыгы Дипломына һәм акчалата премиягә лаек булды.Укытучысы Шайхуллина Светлана Риф кызы.Котлыйбыз!
-
Ләйлә 3 урын яулады 08.04.2014

9 класс укучысы Кәримова Ләйлә Туфан Миңнуллин исемендәге конференциядә 3 урын яулады. Дипломга һәм акчалата премиягә лаек булды.Укытучысы Зигангирова Зарима Әзһәм кызы.Котлыйбыз!
-
Күргәзмәдә безнең эшләребез 07.04.2014

7 нче апрель көнне балалар иҗат үзәгендә укучыларның 1 нче Республика техник иҗат фестиваленең муниципаль этабы булды. Анда мәктәпнең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Сибатова Рәзилә Ринас кызы катнашты. Безнең мәктәптән авыл өе макеты һәм “Үзең яса” конкурс-күргәзмәсенә укучыларның эшләре тәкъдим ителде.









