Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Верхнеяхшеевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Югары Яхшый төп белем бирү мәктәбе муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе"
Визитная карточка
| Адрес: | 423765, РТ, Актанышский район, дер. Верхнее Яхшеево, ул. Новая, д. 18 |
| Телефон: | +7(855)-525-96-34 |
| E-Mail: | V.yahsheevskaya.Shko@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Верхнеяхшеевская ООШ" |
| Руководитель: | Саматов Азат Наизович |
| Год основания учреждения: | 1924 |
| У нас учатся: | 15 учащихся |
| У нас учат: | 10 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Верхнеяхшеевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Югары Яхшый төп белем бирү мәктәбе муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе" - новости
Страницы: << 201 202 203 204 ( 205 ) 206 207 208 209 210 >>
-
Көйне таны! 17.04.2015

Бүген "Көйне таны" конкурсы уздырылды. Анда очраклы рәвештә сайланып алынган укучылар татар җырларын һәм җырчыларын таныдылар. 8 класс укучысы Рахматуллина Әлфия иң күп балл җыючы булды.
-
Шаян шоу 16.04.2015

Бүген мәктәп укучылары үзләрен театр сәнгатендә сынап карадылар. Татар теле һәм әдәбияты атналыгы кысаларында оештырылган "Шаян шоу" конкурсында һәр класс кызыклы хәлләрне сәхнәләштерде.
-
Мониторинг 4 классов 16.04.2015

В рамках реализации мероприятий Стратегии развития образования в Республике Татарстан на 2010-2015 годы, с целью осуществления комплексной оценки достижений планируемых предметных, метапредметных и личностных результатов обучающихся начальной школы в соответствии с требованиями ФГОС 15 апреля в школе прошел мониторинг оценки качества образования. В мониторинге принимали участие учащиеся 4-х классов.
-
"Илһам" конкурсы 16.04.2015

Укучыларыбыз "Илһам" бөтенроссия яшь язучылар бәйгесендә уңышлы чыгыш ясадылар һәм Казан шәһәрендә уздырылган бүләкләү тантанасында катнашып кайттылар. 4 сыйныф укучысы - Баһаветдинова Камилә (җит. Шәйхуллина С.Р) Лауреат Дипломы, 6 сыйныф укучысы - Хөрмәтуллина Айзилә (җит. Зиһангирова З.Ә.) - катнашу турындагы Диплом, 9 сыйныф укучысы - Нәбиуллина Фирүзә (җит. Зиһангирова З.Ә.) - 1 дәрәҗә Диплом һәм кызыксындыру бүләкләре белән бүләкләнделәр.
-
Мин татарча сөйләшәм 15.04.2015

Мәктәптә “Мин татарча сөйләшәм” акциясе кысаларында чаралар уза. Укучылар “Эконом” хуҗалыгындагы, кибетләрдәге, медицина пунктларындагы эленмә такталарның нинди телдә язылганын һәм халыкның татар теленә карата фикерен ачыклау максатыннан авылдашларыбыздан интервью алдылар. Шул язмалар буенча “Дуслык” студиясе тапшыру күрсәтте.
-
Космоска сәяхәт 14.04.2015

Татар теле атналыгы кысаларында бүген мәктәп күләмендә "Космоска сәяхәт" конкурсы уздырылды. Укучылар татар әдәбиятына кагылышлы сорауларга җавап бирделәр.
-
Республиканский фестиваль сценического мастерства "Если бы" 14.04.2015

Ученица 6 класса Зиннатуллина Назлыгуль участвовала в Республиканском фестивал-конкурсе сценического мастерства "Если бы" с работой "Сез иң гүзәл кеше икәнсез" и стала лауреатом 1 степени, была награждена дипломом. (рук. Набиева Г.Ф.) Поздравляем!
-
Татар теле атналыгы 13.04.2015

Бүген мәктәп күләмендә татар теле атналыгы игълан ителде. Татар теле укытучысы Зиһангирова Зарима Әзһәм кызы укучыларны атналык планы белән таныштырды. Атналыкның беренче көнендә укучылар кроссвордлар ясадылар.
-
Баскетбол 11.04.2015

10 апрель көнне Актаныш "Иман" спорт сараенда баскетбол уенының финал ярышлары булды. Безнең мәктәпнең егетләр командасы III урынны алдылар. (Тренерлары - Шайхуллин Р.Р.). Молодцы, егетләр!
-
"Пи" көне 11.04.2015

Бүген математика атналыгының соңгы көне булды. Шул уңайдан мәктәп күләмендә "Пи" көне уздырылды. Анда укучылар үзләренең "пи" санына багышланган эшләрен якладылар. Җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр таратылды.









