Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Верхнеяхшеевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Югары Яхшый төп белем бирү мәктәбе муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе"
Визитная карточка
| Адрес: | 423765, РТ, Актанышский район, дер. Верхнее Яхшеево, ул. Новая, д. 18 |
| Телефон: | +7(855)-525-96-34 |
| E-Mail: | V.yahsheevskaya.Shko@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Верхнеяхшеевская ООШ" |
| Руководитель: | Саматов Азат Наизович |
| Год основания учреждения: | 1924 |
| У нас учатся: | 15 учащихся |
| У нас учат: | 10 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Верхнеяхшеевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Югары Яхшый төп белем бирү мәктәбе муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе" - новости
Страницы: << 11 12 13 14 15 16 17 18 19 ( 20 ) >>
-
Район семинары/ Районный семинар 28.02.2024

Бүген мәктәптә музыка һәм рәсем укытучыларының район семинары узды.Рәзилә Ринас кызы Сибатова мастер-класс күрсәтте. Семинар балалар чыгышы белән дәвам итте. Концерт һәм “Ләйсән” балалар бакчасы белән берлектә “Куркуын җиңгән куян” исемле театр күрсәтелде.
Сегодня в школе прошел районный семинар учителей музыки и рисования. Сибатова Разиля Ринасовна показала мастер-класс.
-
Бәйрәм белән!/ С праздником!/ 22.02.2024

Ватанны саклаучылар көне-безнең әтиләр, бабайлар һәм малайлар бәйрәме. Бу көнне барлык ир-атларны, эшчәнлек төренә яки яшенә карамастан, котлау традициясе барлыкка килде, чөнки һәр ир-ат Ватанны саклаучы булып тора. 23 февральгә балалар туганнарын сөендерер өчен иң кыйммәтле бүләкләр нинди? Әлбәттә, открыткалар. Балалар фантазияләрен һәм иҗатларын тырышып күрсәтеп, туганнарына һәм яраткан әтиләренә, бабайларына, абыйларына бүләк ителәчәк матур открыткалар ясадылар.Бүген укытучы абыйларыбызны, класстагы егетләребезне Ватанны свклаучылар көне белән котладык.
День защитника Отечества-праздник наших отцов, дедов и сыновей. В этот день появилась традиция поздравлять всех мужчин, независимо от вида деятельности или возраста, поскольку каждый мужчина является защитником отечества. Какие подарки детям на 23 февраля самые ценные, чтобы порадовать родных? Открытки, конечно. Ребята проявили фантазию и творческие способности, изготовили красивые открытки, которые будут подарены родным и любимым отцам, дедушкам, братьям и сестрам .Сегодня мы поздравили наших учителей, одноклассников с Днем защитника Отечества.
-
«Аҗаган»/«Зарница». 22.02.2024

Аҗаган» хәрби-патриотик уенын үткәрәбез.Быел да Байсар мәктәбе укучылары катнашында узды. Бәйрәмдә шулай җирлек депутаты Галимуллин Рәшит Вәлиулла улы һәм “Эконом хужалыгы директоры Кәримов Алмаз Зәкиян улы да катнашты. Мөхтәрәм кунаклар бәйрәм белән котладылар һәм үзләренең Армия сафларында хезмәт иткәндәге истәлекләре белән уртаклаштылар. Уен башланыр алдыннан һәр команданың командирлары, хәрбиләр кебек төз адымнар белән өлкән командир янына килеп, рапорт тапшырдылар. Балалар бик теләп катнаштылар. Җитезлек, осталык, кыюлык балаларга барлык станцияләрне уңышлы үтәргә ярдәм итте. «Аҗаган» уены кебек хәрби-патриотик чаралар балалар коллективын берләштерүгә, физик сыйфатларны үстерүгә, балаларны сәламәт яшәү рәвешенә җәлеп итүгә ярдәм итә һәм, әлбәттә, патриотик тәрбия бирүнең бер ысулы булып тора.
Каждый год в преддверии Дня Защитника Отечества мы с детьми проводим военно-патриотическую игру «Зарница».И в этом году с участием учащихся Байсаровской школы. Перед началом игры командиры каждой из команд, подобно военным, подходили к старшему командиру и передавали рапорт. Дети охотно участвуют. Ловкость, мастерство, скорость, смелость помогли ребятам успешно пройти все этапы. Военно-патриотические мероприятия, такие как игра» Зарница", способствуют сплочению детского коллектива, развитию физических качеств, приобщению детей к здоровому образу жизни и, конечно же, являются одним из способов патриотического воспитания.
-
Халыкара туган тел көнен билгеләп үттек./ Отмечали Международный день родного языка 21.02.2024

Халыкара туган тел көненә багышлап узган "Дөньяда иң матур тел ", дип аталган әдәби-музыкаль кичә укучыларның күңеленә хуш килде. Сәхнәдән төрле авторларыбызның шигырьләре яңгырады, моң агылды. Ахырдан бергәләп “ Туган тел” җырын башкардык.Туган телебезне саклау һәм үстерү безнең изге бурычыбыз. Телебезне ямьсез сүзләр белән чуарламыйча, аны чүпләмичә киләчәк буыннарга тапшыру безгә буыннан-буынга калган мирас. Бу мирасыбызны саклыйк һәм мәңгелек итик.
Литературно-музыкальный вечер "Самый красивый язык в мире", приуроченный к Международному дню родного языка, всем понравился.Со сцены звучали стихи разных авторов, звучала музыка. Мы исполнили песню "Туган тел". Сохранение и развитие родного языка-наш священный долг. Давайте сохраним и увековечим это наследие.
-
Гаилә елы уңаеннан/ В честь Года семьи 20.02.2024

Гаилә елы уңаеннан мәктәптә “Әти дә солдат булган” дип исемләнгән кичә узды. Әтиләр һәм егетләр командасы төрле бәйгеләрдә көч сынаштылар. Кичә концерт номерлары белән үрелеп берды. Кызларыбыз һәм әниләр көч биреп тордылар. Әлфир Фанзур улы Флунов әзерләгән ярышлар бик кызыклы һәм эчтәлекле булды. Кичәдә депутат Галимуллин Рәшит Вәлиулла улы катнашты, коллективка рәхмәтләрен җиткерде.
В честь Года семьи в школе прошел вечер “Папа тоже был солдатом”. Команды отцов и юношей соревновались в различных соревнованиях. Вечер сопровождался концертными номерами. Наши дочери и мамы поддерживали нас. Соревнования, подготовленные Альфиром Фанзуровичем Флуновым, были очень интересными и содержательными. На вечере присутствовал депутат Галимуллин Рашит Валиуллович, который поблагодарил коллектив.
-
Дәвамчанлык/ Преемственность 20.02.2024

Мәктәп белән “Ләйсән балалар бакчасы арасындагы дәвамчанлык төрле чаралар аша башкарыла. Бүгенге көндә алар бергәләп театр куярга әзерләнәләр.Балалар бик теләп шөгыльләнә.
Преемственность между школой и детским садом "Лейсан" осуществляется посредством различных мероприятий. Сегодня они вместе готовятся к постановке театра. Дети охотно занимаются.
-
Ленар Шәех көне 20.02.2024

Туган телләр айлыгы планы буенча бүген, татар шагыйре, язучы, журналист, галим- Ленар Шәех көне. Шул уңайдан китапханәче Сәйфуллина Люция Тимерхан кызы китап укучылар конференциясе үткәрде. Балалар шагыйрьнең шигырьләрен сөйләделәр, хикәяләрен укыдылар. Автор турында видеоязмалар карадылар.
По плану месячника родного языка, сегодня день татарского поэта, писателя, журналиста, ученого - Ленара Шаеха. В связи с этим библиотекарь Сайфуллина Люция Тимерхановна провела читательскую конференцию. Дети рассказывали стихи, читали рассказы. Об авторе смотрели видеозаписи.
-
Ата-аналар контроле/ Родительский контроль 19.02.2024

19 февральдә мәктәптә туклану сыйфаты буенча ата-аналар контроле узды.Л.Мансурова проба алды, продукция күләмен үлчәде, укучылар белән әңгәмә корды. Тикшерү барышында хокук бозулар булмады.
19 февраля в школе прошел родительский контроль качества питания. Л.Мансурова взяла пробы, измерила объем продукции, провела беседы с учащимися. Нарушений в ходе проверки не выявлено.
-
Патриотик тәрбия айлыгы / Месячник патриотического воспитания. 17.02.2024

Мәктәптә спорт һәм патриотик тәрбия айлыгы бара. Айлык кысаларында төрле чаралар уза. 17 нче февраль көнне “Безнең Армия – иң көчлесе” дигән китап күргәзмәсе эшләнде. Китапханәче Сәйфуллина Люция Тимерхан кызы хәрби хезмәт төрләре турында сөйләде.Тарих укытучысы Ә.Ф.Флунов үзенең хәрби хезмәттә булган вакытларын искә төшерде, чыгышында укучыларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде.
В школе проходит месячник спортивного и патриотического воспитания. В рамках месячника проходят различные мероприятия. 17 февраля состоялась книжная выставка "Наша армия самая сильная... ". Библиотекарь Сайфуллина Люция Тимерхановна рассказала о видах военной службы.Учитель истории А. Ф. Флунов вспомнил свое время на военной службе, в своем выступлении ответил на интересующие школьников вопросы.
-
Герой-шагыйрь Муса Җәлил 15.02.2024

Бүген, татар теле һәм әдәбияты укытучысы З.Ә.Зигангирова, герой-шагыйрь Муса Җәлилнең туган көненә багышланган викторина уздырды. Укучылар геройның тормыш юлын искә төшерделәр, шигырьләрен укыдылар, аның иҗатына багышланган күргәзмә белән таныштылар.
Сегодня учитель татарского языка и литературы З. А. Зигангирова провела викторину, посвященную дню рождения героя-поэта Мусы Джалиля. Учащиеся вспомнили жизненный путь героя, прочитали его стихи, ознакомились с выставкой, посвященной его творчеству.









