Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Уразаевская основная общеобразовательная школа» Актанышского района РТ/ Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Уразай төп гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 423750 Республика Татарстан,Актанышский район д.Уразаево,ул. Центральная, д. 4 |
Телефон: | +7(855)-525-37-23 |
E-Mail: | urazai@bk.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Уразаевская ООШ" |
Руководитель: | Валиева Гульназ Сагитзяновна |
Год основания учреждения: | 1983 |
У нас учатся: | 18 учащихся |
У нас учат: | 10 педагогов |
Новости Уразаевской ООШ
Рәхмәт хаты тапшырылды
Опубликовано: 24.02.2012
21 февраль көнне Уразай мәдәният йортында уздырылган җирлек башлыгының хисап җыелышында бөтен хезмәт юлын балаларга белем бирүгә багышлаган, шушы көннәрдә 55 яшьлек юбилеен билгеләп узучы башлангыч сыйныф укытучысы Басырова Тәнзилә Зәхраф кызы Актаныш муниципаль районы башлыгы Э.Н.Фаттаховның рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Без дә, үз чиратыбызда, аны зур юбилее белән тәбрик итәбез.
Хөрмәтле хезмәттәшебез
Тәнзилә Зәгъраф кызы!
Кеше гомеренең язын, җәен яки көзен билгеләү, мөгаен, мөмкин түгелдер. Һәр чорның үз матурлыгы, үз яме бар. Хатын-кыз ул табигатьнең иң гүзәл баласы, ир-атның һавасы, кояшы, челтерәп аккан чишмәсе. Шуңа өстәп Сез – мөгаллимнең дә үрнәк өлгесе. Эшегездә тырыш, таләпчән булуыгыз белән аерылып торасыз, ә гаиләдә уңган хуҗабикә һәм сөекле, кадерле әни.
Сез бүген үзегезнең олы юбилеегызны — 55 яшегезне билгелисез. Сезне юбилеегыз белән ихлас күңелдән кайнар котлыйбыз. Сезгә нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә шатлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, ак бәхетләр, балаларыгызның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, бәхетле озын гомер кичерүегезне телибез. Рәхмәтләргә һәм рәхәтләргә төренеп яшәгез.
Киләчәк җыр кебек матур, кояш кебек якты булсын, туачак таңнарыгыз һәрвакыт нурлы, күк йөзегез һәрвакыт аяз булсын!
К списку новостей