• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

  • Главная
  • Организации по районам
  • Актанышский
  • Школы
  • МБОУ «Уразаевская основная общеобразовательная школа» Актанышского района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Уразай төп гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Уразаевская основная общеобразовательная школа» Актанышского района РТ/ Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Уразай төп гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423750 Республика Татарстан,Актанышский район д.Уразаево,ул. Центральная, д. 4
Телефон: +7(855)-525-37-23
E-Mail: urazai@bk.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Уразаевская ООШ"
Руководитель: Валиева Гульназ Сагитзяновна
Год основания учреждения: 1983
У нас учатся: 20 учащихся
У нас учат: 10 педагогов

Новости Уразаевской ООШ

Атказанган колхозчы белән очрашу

Опубликовано: 27.12.2011

 

  27 декабрь көнне мәктәптә Татарстанның атказанган колхозчысы, гомер буе колхозда хезмәт юлын куйган, бик күп еллар бригадир булып эшләгән Ишморатов Дуглас абый белән очрашу булып узды, аның тормыш һәм хезмәт юлына багышланган кечкенә күргәзмә оештырылды.  Очрашуда Дуглас абыйның кызы Рәвилә апа, туганы  Нурания апа, хәзерге көндә авылның бригадиры булып торган Миннис абый һәм Уразай җирлеге башлыгы Рузил Мөхәммәтнур улы катнашты.

  Дуглас абыйның хезмәт еллары-  колхозларның сугыштан соңгы торгынлык, бөлгенлек хәленнән чыгып, интенсив үсеш юлына баса башлаган, дәүләт күләмендә авыл хуҗалыгын торгызу юнәлешендә беренче реаль адымнар ясала башлаган чор. Ул чор һәркемгә  дә таләпне зурдан һәм катгый куйган. Авыл хуҗалыгы зур үзгәреш-яңарыш кичергән бу гаять җаваплы чорда ул бөтен энергиясен, бөтен көчен, оештыру сәләтен авыл хуҗалыгын чор таләпләре югарылыгына күтәрүгә багышлый. Үзенә һәм башкаларга карата үтә таләпчән, кырыс, әмма гадел, киң    эрудицияле, максатка омтылучан шәхес буларак шушы юнәлештә зур уңышларга ирешә, халыкның тирән ихтирамын яулый. Олы тормыш тәҗрибәсе туплаган, кешеләрне аңлый белүче, үзенә һәм кешеләргә карата таләпчән, гадел булган Дуглас абый хезмәттәге фидакарьлекләре өчен “Татарстанның атказанган колхозчысы” дигән мактаулы исеме һәм бик күп орден-медальләр белән бүләкләнгзн.

Мактаулы хезмәт юлы үткән Дуглас абый хәзер лаеклы ялда, үзенең 80 яшьлек юбилеен каршылап, әле дә тормыш рухын киметмичә,  барлык гомерен, хезмәтен багышлаган Уразай авылында балалары, оныклары белән гомер кичерә.



К списку новостей