• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

  • Главная
  • Организации по районам
  • Актанышский
  • Школы
  • МБОУ «Уразаевская основная общеобразовательная школа» Актанышского района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Уразай төп гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Уразаевская основная общеобразовательная школа» Актанышского района РТ/ Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Уразай төп гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423750 Республика Татарстан,Актанышский район д.Уразаево,ул. Центральная, д. 4
Телефон: +7(855)-525-37-23
E-Mail: urazai@bk.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Уразаевская ООШ"
Руководитель: Валиева Гульназ Сагитзяновна
Год основания учреждения: 1983
У нас учатся: 20 учащихся
У нас учат: 10 педагогов

Новости Уразаевской ООШ

«Ана назы - җирдә мәңгелек” - Әниләр бәйрәме.

Опубликовано: 28.11.2011

 

Бу дөньяга тормыш һәм ямь бирә

Олы җанлы изге хатыннар:

Сезне зурлап һәйкәл куяр идем

Сыныгызны коеп алтыннан.

Пьедесталын асылташтан ясап,

Бизәр идем шигырь яздырып;      

Бар Җиһанга әй балкысын иде,

Тулган Айдан хәтта уздырып.

    Әни, ана – бары тик өч хәрефтән торган әлеге сүзләр үзләрендә күпме наз, йөрәк җылысы һәм ниндидер самими көч, саф мәхәббәт саклыйлар. Әйе, әлеге сүзне әйткән саен күңел йомшара, ишеткән саен дөнья ямьләнә. Әни бит ул Җир йөзендә һәркемнең дә иң якын, иң кадерле кешесе. Шуңа күрә аңарга карата булган хисләр ташкыны да бик көчле. Җәннәт аналарның аяк астында дигән җөмлә белән килешмәүчеләр юктыр диярлек. Әйе, алар – аналар, һәм безнең изге бурычыбыз – әлеге изге кешеләргә карата рәхмәтебезне, хөрмәт һәм яратуыбызны белдерү.  

    Иң матур һәм якты бәйрәмнәрнең берсе - Әниләр көне уңаеннан 28 ноябрь көнне мәктәбебездә «Ана назы - җирдә мәңгелек” исемле кичә булып үтте. Биредә белем учагыбызның укучылары аналарына булган мәхәббәт хисләрен сәхнә номерлары аша тапшырды. Һәр чыгыш аерым бер сөю ялкыны, аерым бер әйтеп бетерәлмәслек наз белән сугарылган иде. Әйе, әлеге кичә дистәләгән әнине бергә җыеп, бөтен залыбызны ямьләндерде. Аналар йөрәгендәге якты нурлар тирә-якны балкытты. Һәр чыгыш саен әлеге нур тагын да олыланып китте.  Укучылар исә, әлеге хисләр ташкынында аеруча дәртләнеп сәхнәдә үз осталыкларын күрсәттеләр. Әлеге бәйрәм исә гасырлардан-гасырларга күчеп, чын мирасыбызга әйләнер. Аналарга куелган һәйкәлләр ватылмаган кебек ул да ел саен үткәрелеп чын һәм олуг бәйрәмгә әверелер. Уйлап карасаң, башкача булуы да мөмкин түгел!



К списку новостей