Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Уразаевская основная общеобразовательная школа» Актанышского района РТ/ Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Уразай төп гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 423750 Республика Татарстан,Актанышский район д.Уразаево,ул. Центральная, д. 4 |
Телефон: | +7(855)-525-37-23 |
E-Mail: | urazai@bk.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Уразаевская ООШ" |
Руководитель: | Валиева Гульназ Сагитзяновна |
Год основания учреждения: | 1983 |
У нас учатся: | 18 учащихся |
У нас учат: | 10 педагогов |
Новости Уразаевской ООШ
Риза Ишморатның 110 еллыгы
Опубликовано: 06.11.2013
Риза Ишморат – җитмеш елга якын иҗат гомерен халкына багышлаган фидакарь әдипләребезнең берсе. Әдәбият-сәнгатьнең ул төрле өлкәләрендә үзен талантлы оештыручы, җитәкче һәм үзенчәлекле каләм иясе – драматург, прозаик һәм публицист итеп таныта.
3 ноябрь көнне мәктәптә Р.Ишморатның тууына 110 ел тулу уңаеннан зур бәйрәм-кичә уздырдык. Әзерлек, әлбәттә, күпкә алданрак башланган иде: кабаттан җентекләп әдипнең тормыш юлы, иҗаты өйрәнелде; мәгълүматлар тупланды; мәктәптә әдипкә багышланган музей яңартылды, материаллар белән тулыландырылды; бик бай эчтәлекле стена газетасы булдырылды, кичәгә чакырыласы кунаклар барланды. Бәйрәмдә Риза Ишморатның улы- Ишморатов Рафаэл, “Мәдәни җомга” атналык газетасының баш мөхәррир урынбасары, шагыйрь һәм публицист - Моратов Газинур Васикъ улы, Р.Ишморатның оныгы Марат, бертуганының улы- Якупов Ренат Индус улы, район башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары- Шамсунова Ландыш Җәүдәт кызы, Риза Ишморатның туганнары һәм якыннары катнашты.
Кичә барча катнашучының да күңелендә уелып калырлык матур, эчтәлекле, истәлекләргә бай, матур һәм күңелле узды.
К списку новостей