• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

  • Главная
  • Организации по районам
  • Актанышский
  • Школы
  • МБОУ «Уразаевская основная общеобразовательная школа» Актанышского района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Уразай төп гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Уразаевская основная общеобразовательная школа» Актанышского района РТ/ Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Уразай төп гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423750 Республика Татарстан,Актанышский район д.Уразаево,ул. Центральная, д. 4
Телефон: +7(855)-525-37-23
E-Mail: urazai@bk.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Уразаевская ООШ"
Руководитель: Валиева Гульназ Сагитзяновна
Год основания учреждения: 1983
У нас учатся: 20 учащихся
У нас учат: 10 педагогов

Новости Уразаевской ООШ

Театр атналыгы узды.

Опубликовано: 17.02.2013

 

Халыкка дәрсе гыйбрәттер театр,

Күңелдә йоклаган дәртне уятыр.

Театр яктылыкка, нурга илтә,

Кире юлга җибәрми, уңга илтә.

Театр көлдерәдер, уйнатадыр,

Тагы үткән гомерне уйлатадыр,

Күрерсең анда үз хәлең, көләрсең,

Көләрлек булса, булмаса - еларсың.

           Бөек  шагыйребез Г.Тукай сүзләреннән күренгәнчә, театр дөньясы -  искиткеч гүзәл, тылсымлы, хикмәтле, гаҗәеп серле бер дөнья.  Әйе, театр — сәнгатьнең иң гүзәл төре. Ул кешеләрне көлдерә дә, елата да, уйландыра да... Мондый көч, шундый могҗиза кайдан килеп чыккан соң? Аның тамырлары тирәндә...

       Ничә яшь соң татар профессиональ театрына? Әйе, 2012 елның декабрь аенда театрның 106 еллыгы билгеләп үтелде. Без бүгенге тормышыбызны театрдан башка күз алдына да китерә алмыйбыз. Чөнки театр — тормышның көзгесе. Ә татар халкының иң зур теартлары булып Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театры һәм К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры торганы инде берәүгә дә сер түгел. Шуларның икенчесенә  Татарстан Министрлар Советы карары белән 1988 елда үзенең рухи остазы К.Тинчурин исеме бирелә. Димәк, быел аңа 25 ел тула.

     Шул уңайдан безнең мәктәптә  дә гыйнвар аенда театр атналыгы игълан ителде. Атналыкның максаты  К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры турында мәгълүмат бирү, театр сәнгатенә мәхәббәт тәрбияләү һәм, әлбәттә инде, мәктәбебезнең рольләрне иң оста башкаручыларын билгеләү булды.

       Сыйныф җитәкчеләре белән берлектә укучылар ай дәвамында сәхнә әсәрләре әзерләделәр. Эш бер дә җиңелләрдән булмады: геройларның сүзләрен ятлау, үзеңне сәхнәдә тотарга өйрәнү, костюм һәм декорацияләр әзерләү. Менә ниһаять, хезмәтебезнең җимешләре дә: Куян балалар бакчасы коллективының “Өч кыз” татар халык әкияте, Уразай балалар бакчасы коллктивының “Әкиятләрдән салат”, 1 һәм 3 сыйныф укучыларының “Акбай нигә күңелсез?”, 2 сыйныф укучыларның “Койрыклар”,  4 сыйныф укучыларның “Патша кызы дуслар сайлый”, 5-6 сыйныф укучыларның “Акбай һәм сарык малае”,  7 сыйныф укучыларның “Кәрлә-  мәктәп баласы” , 8 һәм 9 сыйныф укучыларның “Кайда хаклык, кайда дөреслек?” исемле сәхнә әсәрләре. Һәр сәхнә әсәрен 3 кешедән торган, бик  таләпчән жюри карап барды. Төркемнәрдә урын чыгарганда алар әсәрнең яшь үзенчәлекләренә туры килүе, сәхнә җиһазланышы, башкару осталыгы, сәхнә культурасы, музыкаль бизәлеш, костюмнар һәм артистлык сәләтләренә карап баллар куйдылар. Балалар үзләрен бер дә зур театр артистларыннан ким күрсәтмәделәр.  Нәтиҗәдә 1 урыннарга балалар бакчалары коллективлары арасында Куян балалар бакчасы, башлангыч сыйныфлар арасында 4 сыйныф, ә 5-9 сыйныфлар арасында 7 сыйныф лаек булды. Аларга грамоталар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Чыгыш ясаучы һәр коллективның “Иң оста башкаручысы” номенациясе буенча җиңүчеләр түбәндәгеләр табылды һәм бүләкләнде: тиен ролендә Фиразия (Куян б/б), Кызыл калфак ролендә Маликова Азалия (Уразай б\б), Латыйпова Илүсә (1 сыйныф), саескан  ролендә Шәйдәвләтова Язилә (2 сыйныф), патша кызы ролендә Хөснетдинова Эльвира (4 сыйныф), Тәмле тамак ролендә Хөснетдинова Индира  (5 сыйныф), дию ролендә Гарипов Алгиз (7 сыйныф), Мәсһүт ролендә Шәйдәвләтов Максим (9 сыйныф).

    Берсүзсез, күренекле драматург булу белән бергә, К.Тинчурин сәләтле артист һәм режиссер, реалистик татар театрын тудыру эшенә бөтен гомерен багышлаган шәхес була. Татар дәүләт драма һәм комедия театрының оешу тарихы да нәкъ менә аның исеме белән бәйле. Ә театрларыбызның иҗат юлы бай һәм катлаулы. Моның шулай булуына артистларның, режиссерларның иҗатларын, театр тарихын өйрәнгәч, тагын бер тапкыр ышанасың.  Без дә, үз чиратыбызда, театр атналыгын   И.Юзеевның  К.Тинчурин иҗатына багышлап язган түбәндәге юллары белән йомгакладык:

Син һәрвакыт юлда... халык белән:

Салкын кышны, эссе җәйләрен.

Рәхмәт сиңа, безнең уйны-хисне

Тамашачы белән бәйләдең.

Син һәрвакыт юлда... халык белән,

Тормыш үзәгеннән киләсең,

Син фаҗига булып кайгырасың,

Комедия булып көләсең.

 



К списку новостей