• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

  • Главная
  • Организации по районам
  • Актанышский
  • Школы
  • МБОУ «Уразаевская основная общеобразовательная школа» Актанышского района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Уразай төп гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Уразаевская основная общеобразовательная школа» Актанышского района РТ/ Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Уразай төп гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423750 Республика Татарстан,Актанышский район д.Уразаево,ул. Центральная, д. 4
Телефон: +7(855)-525-37-23
E-Mail: urazai@bk.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Уразаевская ООШ"
Руководитель: Валиева Гульназ Сагитзяновна
Год основания учреждения: 1983
У нас учатся: 20 учащихся
У нас учат: 10 педагогов

Новости Уразаевской ООШ

Сдудентлар белән очрашу

Опубликовано: 07.02.2013

 

Бер күрешү-үзе бер гомер бит,
Очрашуга с
әбәп табылсын.
Бер-берл
әрен сагынышкан дуслар
К
үрешергә монда агылсын!

 

      Нәкъ шундый максат белән  5 нче февраль көнне мәктәбебездә  “Акыл- тезген, белем-ат, тезгенеңне белеп тарт” исеме астында студентлар белән очрашу кичәсе уздырылды. Кичәдә үзебезнең мәктәпне тәмамлап, хәзерге  көндә югары уку йортларында укыган студентлар һәм 7-9 сыйныф укучылары катнашты. Студентлар безгә, укучыларга, үзләренең уку йортлары , студент тормышы, әлбәттә, үзләренең булачак һөнәрләре турында да тәфсилләп сөйләделәр. Аларның сүзләреннән күренгәнчә, студент кеше уку йортына керү имтиханнарыннан, зур көч куеп укудан тыш башка бик күп төрле кыенлыклар аша да уза икән. Беренчеләрдән булып әти-әнидән  аерылып, туган йортыннан чыгып китү тора. Аннан уку йортына кергәч, торак мәсьәләсен чишәсе дә була икән.  Кунакка килгән студентларыбыз мәктәпне тәмамлаганнан соң тапшырыла торган бердәм дәүләт имтиханнары балларының абитуриент өчен зур һәм мөһим икәнлеген кисәттеләр.

   Эйе, озак та узмас, безнең каршыда да “Кем булырга” дигән сорау басыр һәм безгә һөнәр  сайларга туры килер. Кичә барышында мин булачак һөнәреңне сайлау бик тә җаваплы һәм җитди эш икәнен аңладым.  Кичә төрле уеннар, җырларга үрелеп барды.  Үз уен” исемле интеллектуаль уен барышында укучылар һәм студентларның төрле фән өлкәсендәге белемнәре тикшерелде. Әлбәттә, ике  төркем дә сынатмады.

     Бәйрәмебез ничек кенә күңелле булмасын, ул ахырына да якынлашты. Аның ахырында мәктәп укучылары төрле уку йортларына керү тәртибе, имтихан төрләре турында мәгълүматлар тупланган күргәзмә белән таныштылар. Мәктәп исеменнән тапшырылган истәлек бүләкләре дә кунакларыбыз күңеленә бик хуш килде. Кичәбезнең икенче өлеше чәй табыны артында, кызыклы әңгәмәләргә үрелеп дәвам итте.

    Барлык студентларыбызга укуларында уңышлар, тел ачкычы, сайлаган һөнәрләре буенча яхшы гына укуларын тәмамлап, туган якларыбызга эшкә кайтуларын теләп калабыз.

 

Кайтыйк әле, онытмыйк без, дуслар
Канат ярган туган ояны.
Кы
ңгыраулар чыңы дәшсен кабат,
М
әктәпкә дип килдек без тагын.

 



К списку новостей