Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Уразаевская основная общеобразовательная школа» Актанышского района РТ/ Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Уразай төп гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 423750 Республика Татарстан,Актанышский район д.Уразаево,ул. Центральная, д. 4 |
Телефон: | +7(855)-525-37-23 |
E-Mail: | urazai@bk.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Уразаевская ООШ" |
Руководитель: | Валиева Гульназ Сагитзяновна |
Год основания учреждения: | 1983 |
У нас учатся: | 18 учащихся |
У нас учат: | 10 педагогов |
Новости Уразаевской ООШ
Карга боткасы!
Опубликовано: 30.04.2012
Татар халкының иң күңелле язгы бәйрәмнәренең берсе - Карга боткасы. Электән-элек кешеләр җирдә язның нилектән булганын белмәгәннәр, аны җылы яктан каргалар алып килә дип уйлап, гөрләвекләр ага башлагач, каргалар килгәч, алар хөрмәтенә “Карга боткасы” дигән бәйрәм ясаганнар. Әби-бабаларыбыз бала вакытта матур итеп киенеп, өйдән-өйгә кереп, ярмалар, йомыркалар җыеп, изге теләкләр теләп, авыл халкын бәйрәмгә чакырганнар. Су буйларында, аланнарда казан асып, ботка пешкәнче уйнап-җырлап, такмак әйтешкәннән соң, бергәләп ботка ашаганнар, калганын каргаларга дип җир өстенә сипкәннәр.
Ә әти-әниләребез, тау битләре кардан ачылгач, төркем-төркем булып, малайлар, кызлар аерым-аерым ботка пешереп ашауларын, бер-берсе белән кемузардан йөгерешеп ярышуларын бүген дә бик сагынып сөйлиләр
Без дә мәктәптәптә әлеге бәйрәмне елдагыча уен-көлке, кызыклы уеннар, төрле спорт ярышлары белән бик күңелле итеп билгеләп уздык.
К списку новостей