Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Уразаевская основная общеобразовательная школа» Актанышского района РТ/ Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Уразай төп гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 423750 Республика Татарстан,Актанышский район д.Уразаево,ул. Центральная, д. 4 |
Телефон: | +7(855)-525-37-23 |
E-Mail: | urazai@bk.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Уразаевская ООШ" |
Руководитель: | Валиева Гульназ Сагитзяновна |
Год основания учреждения: | 1983 |
У нас учатся: | 18 учащихся |
У нас учат: | 10 педагогов |
Новости Уразаевской ООШ
Язның бер көне ел туйдыра.
Опубликовано: 21.04.2012
“Язның бер көне ел туйдыра” ди халык. Мәктәптә язгы бакча эшләренә әзерлек күптәннән башланган иде инде: кабинетларда помидор, борыч, чәчәк үсентеләре утыртылды. 21 апрель көнне мәктәп күләмендә өмә оештырылды. Кечкенәләребез Бөек Ватан сугышчыларна багышланган һәйкәл буен җыештырсалар, 5-9 сыйныф укучылары һәм укытучылар белән мәктәп яны территориясен чистартылды, агачлар агартылды, бакча казылды, теплицабызның түбәсе яңартылды.
Берәүләр өчен язгы бакча эшләре мавыгу, тормыштагы борчу-проблемалардан читләшеп тору булса, икенчеләр өчен сәламәтлекне торгызу чарасы, кем өчендер яшәү чыганагы, ә күпләргә тегесе дә, монысы да. Җир, бакча шунысы белән яхшы: һәр яз саен ул безнең тормышны яңарта һәм барысын да яңабаштан башларга мөмкинлек бирә. Бакча кешене үзенә тарта, анда эш белән бергә ял итәсең, рәхәтләнеп уйларга, хыялланырга мөмкинлек бар. Безнең өчен дә язгы бакча эшләре күңелле бер мәшәкать кенә!
К списку новостей