Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Уразаевская основная общеобразовательная школа» Актанышского района РТ/ Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Уразай төп гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 423750 Республика Татарстан,Актанышский район д.Уразаево,ул. Центральная, д. 4 |
Телефон: | +7(855)-525-37-23 |
E-Mail: | urazai@bk.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Уразаевская ООШ" |
Руководитель: | Шаймарданова Гузалия Салимяновна |
Год основания учреждения: | 1983 |
У нас учатся: | 34 учеников |
У нас учат: | 10 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Уразаевская основная общеобразовательная школа» Актанышского района РТ/ Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Уразай төп гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 31 32 33 34 35 ( 36 ) 37 38 39 40 >>
-
География атналыгы 04.04.2017
3-8 апрель география атналыгы дип игълан ителде. Атналык "Табигать һәм без" дип исемләнгән мәгълүмати бишминутлык белән башланып китте, тулы эчтәлекле стенгазета чыгарылды. Укучыларны алдагы көннәрдә бик күп конкурслар көтә. Аларга уңышлар телибез!
-
Егетләр, афәрин! 03.04.2017
1 нче апрель көнне районда узган баскетбол ярышында егетләр командасы II урынга лаек булды. Егетләрне җиңүләре белән котлыйбыз, киләчәктә дә уңышлар теләп калабыз!
-
Кошлар-безнең дусларыбыз 01.04.2017
Бүген мәктәптә кошларга багышланган кичә үткәрелде. Укучылар кошлар турында кызыклы мәгълүматлар белән таныштылар,викторина сорауларына җавап бирделәр. Кичәне оештырды: Шәрипова А.Ф.
-
Баскетбол ярышы 01.04.2017
31 нче март көнне Уразай һәм Зөбәер мәктәбе укучыларының егетләр командасы арасында баскетбол ярышы узды. Безнең мәктәп командасы җиңү яулады. Җитәкчеләре: Закирянова Т.Р. Котлыйбыз!
-
"Я - учитель-словесник" 30.03.2017
27 марта прошёл районный конкурс молодых учителей русского языка и литературы "Я - учитель-словесник". Гибадуллина Сюмбель Флусовна заняла II место. Поздравляем!
-
"Старые сказки на новый лад" 18.03.2017
16 нчы мартта инглиз телендә үткәрелгән "Старые сказки на новый лад" театр конкурсында башлангыч класс укучылары "Шалкан" әкиятен сәхнәләштерделәр. "Иң оригиналь бизәлеш" номинациясендә җиңүче исеменә ия булдылар. Җитәкчеләре: Саетова А.Х.
-
"Живая классика" 18.03.2017
17 нче мартта "Живая классика" конкурсының район этабы үтте. Әлеге конкурста 7 класс укучысы Фарисова И. һәм 8 нче класс укучысы Хөснетдинова Э. призер дипломнары белән бүләкләнделәр. Җитәкчеләре: Гибадуллина С.Ф. Уңышлары белән котлыйбыз!
-
"Без бергә" 18.03.2017
"Без бергә" балалар халык иҗаты фестиваль конкурсының район этабында Фарисова Ильвина 1 нче урынга лаек булды. Котлыйбыз!!!
-
"Көнгерә" 17.03.2017
16 нчы март көнне “Көнгерә” халыкара математик уеннары уздырылды. Укучылар логик фикерләүгә карата төрле авырлыктагы мәсьәләләр чиштеләр, үз белемнәрен сынадылар.
-
Чаңгы сезонын ябу 16.03.2017
15 нче март көнне район үзәгендә чаңгы сезонын ябу буенча ярыш үткәрелде. Салахов Д., Шаймарданов Р., Шаяхметова А., Камалова Г. составындагы команда 3 нче урынга, Шаймарданов Р. үзе 2 нче урынга ия булды. Чаңгычыларны котлыйбыз!