Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарско-Ямалинская основная общеобразовательная школа» Актанышского района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Татар Ямалы төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423753 РТ Актанышский район с.Татарские Ямалы ул.Ленина, д.2 |
| Телефон: | +7(855)-525-75-57 |
| E-Mail: | Tatarsko.yamalinskay@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарско-Ямалинская ООШ" |
| Руководитель: | Файрушина Гульназ Гилмегаяновна |
| Год основания учреждения: | 1986 |
| У нас учатся: | 16 учеников |
| У нас учат: | 10 педагогов |
Доска объявлений / Белдерүләр тактасы
Страницы: << 71 72 73 74 75 76 77 78 ( 79 ) 80 >>
-
1 нче сыйныфка 2 укучы укырга керде / В 1 класс поступили 2 ученика 01.09.2021

Яңа 2021-2022 уку елында мәктәбебезгә 2 укучы 1 нче сыйныфка укырга керде. Бүгеннән аларны белем иленә сәяхәткә беренче укытучылары Варина Тәзкирә Рифкать кызы алып керә. Беренчеләребезгә ныклы сәламәтлек, иҗади уңышлар, яхшы кәеф телибез!
В новом 2021-2022 учебном году в школу поступили 2 ученика. С сегодняшнего дня их в путешествие по стране знаний принимают первые учителя Варина Тазкира Рифкатовна. Желаем крепкого здоровья, творческих успехов, хорошего настроения!
-
1 июнь- Балаларны яклау көне / 1 июня - День Защиты Детей 01.06.2021

Җәйнең беренче көне – балачак иленең иң матур бәйрәме. Шуңа да балалар бу көнне зур түземсезлек белән көтеп ала. Әлеге бәйрәм безгә, өлкәннәргә, һәр баланың яклауга, кайгыртуга мохтаҗ икәнен искәртеп тора. Чөнки үсеп килүче буын – ул безнең киләчәгебез, илебезнең киләчәге. Без алар хакына яшибез. Балаларыбызны мәрхәмәтле һәм кешелекле булырга өйрәтү – изге бурычыбыз!
Первый день лета – самый красивый праздник страны детства. Поэтому дети с нетерпением ждут этого дня. Этот праздник напоминает нам, взрослым, о том, что каждый ребенок нуждается в защите и заботе. Ведь подрастающее поколение-это наше будущее, будущее нашей страны. Мы живем ради них. Наш священный долг – научить наших детей быть добрыми и человечными!
-
Пионер Сабантуе / Пионерский Сабантуй 31.05.2021

Татар Ямалы мәктәбе бу көнне игътибарсыз калдырмады. Биредә укучылар өчен Пионер Сабантуе узды. Укучылар төрле хәрәкәтле уеннар уйнады, рәхәтләнеп күңел ачты, ял итте. Халык уеннарына зур игътибар бирелде.
Наша школа не оставила этот день без внимания. Здесь прошел Пионерский Сабантуй для школьников. Учащиеся играли в подвижные игры, веселились, отдыхали. Большое внимание уделялось народным играм.
-
Гамил Афзал исемендәге иҗат фестивале / Фестиваль творчества имени Гамиля Афзала
31.05.2021
Укучыларның һәм яшүсмерләрнең Гамил Афзал исемендәге иҗат фестивалендә мәктәбебезнең 3 нче сыйныф укучысы Нургалиев Руфил рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Җитәкчесе - башлангыч сыйныфлар укытучысы Мухтарова А.А. Аларны котлыйбыз, киләчәктә дә уңышлар теләп калабыз!
На фестивале творчества школьников и подростков имени Гамиля Афзала ученик 3 класса нашей школы Нургалиев Руфил награжден благодарственным письмом. Руководитель-учитель начальных классов Мухтарова А. А. поздравляем их и желаем дальнейших успехов!
-
Уку елын йомгаклау / Итоги учебного года
31.05.2021
31 нче май көнне 2020 - 2021 уку елына йомгак ясалды, билгеләр аңлатылды. Балалар җәйге каникул айларында үтәлергә тиешле куркынычсызлык кагыйдәләре белән танышып, дару үләннәрен җыю турында мәгълүмат алып, өч айга каникулга таралыштылар. Күңелле, файдалы, имин яллар сезгә, укучылар!
31 мая были подведены итоги 2020-2021 учебного года, разъяснены оценки. Дети ознакомились с правилами безопасности, которые необходимо соблюдать в период летних каникул, получили информацию о сборе лекарственных трав и разъехались на каникулы на три месяца. Приятного, полезного, безопасного отдыха вам, читатели!
-
Педагогик киңәшмә / Педсовет
31.05.2021
Бүген педагогик киңәшмә уздырылды. Укучыларны алдагы класска күчерү турында класс җитәкчеләренең һәм фән ияләренең чыгышлары тыңланды. Җәйгә бурычлар билгеләнде.
Сегодня состоялось педагогическое совещание. Были заслушаны выступления классных руководителей и предметников о переводе учащихся в следующий класс. Определены задачи на лето.
-
"Соңгы кыңгырау" бәйрәме / Праздник "Последний звонок"
22.05.2021
Бүген чыгарылыш класс укучылары өчен соңгы кыңгырау чыңлады. Шатлыклы да, сагышлы да бу бәйрәмдә 9 нчы класс укучылары белем алган мәктәпләренә рәхмәт хисләрен җиткерделәр. Алда аларны дәүләт имтиханнары көтә. Уңышлар юлдаш булсын!
Сегодня для выпускников прозвучал последний звонок. И радостно, и грустно на этом празднике ученики 9-х классов выразили свою благодарность школе, в которой они учились. Впереди их ждут государственные экзамены. Пусть сопутствует удача!
-
Европа иммунизация атналыгы / Европейская неделя - иммунизации
12.05.2021
12 нче майдан 31 нче майга кадәр " Европа иммунизация атнасы" кысаларында эш алып барыла.
С 12 мая по 31 мая проводится работа в рамках "Европейской недели иммунизации"
-
9 май - Җиңү көне белән! / С Днём Победы - 9 мая! 09.05.2021

Хөрмәтле ветераннар һәм тыл хезмәтчәннәре! Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан иң ихлас котлауларны кабул итеп алыгыз! Сезгә озак еллар дәвамында җиңүчеләр сафында калуыгызны һәм һәрвакыт рух күтәренкелеген саклап калуыгызны телибез. Сезгә тынычлык һәм иминлек, игътибар һәм мәхәббәт, якыннарыгыз һәм кадерле кешеләр ягыннан сәламәтлек һәм кайгыртучанлык телибез. Бөек Җиңү бәйрәме белән!
Уважаемые ветераны и труженики тыла! Примите самые искренние поздравления с 75-й годовщиной Великой Победы в Великой Отечественной войне!Желаем вам на долгие годы оставаться в строю победителей и всегда сохранять бодрость духа. Мира вам и благополучия, внимания и любви, здоровья и заботы со стороны близких и дорогих вам людей. С праздником Великой Победы!
-
9 май - Җиңү көне белән! / С Днём Победы - 9 мая!
08.05.2021
9 Май - Җиңү көне уңаеннан Татар Ямалы авылы жирлегендә бәйрәм митингы узды. Олысы-кечесе, хезмәт коллективлары, мәктәп, балалар бакчасы нәниләре әлеге чарада актив катнашты. Татар Ямалы авылы урамнары буйлап шарлар, чәчәкләр, плакатлар тоткан халык мәдәният йортында җыелды. Батырлар истәлегенә веноклар салынып, әдәби-музыкаль чара узды. Бәйрәм патриотик рухтагы җырлар һәм биюләр белән үрелеп барды.
9 мая - в День Победы в Татарско-Ямалинском сельском поселении прошел праздничный митинг. Активное участие в мероприятии приняли взрослые, трудовые коллективы, дети школ и детских садов. По улицам люди с шарами, цветами, плакатами собрались в Доме культуры. В память о героях были возложены венки, прошло литературно-музыкальное мероприятие. Праздник сопровождался патриотическими песнями и танцами.













