Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарско-Ямалинская основная общеобразовательная школа» Актанышского района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Татар Ямалы төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423753 РТ Актанышский район с.Татарские Ямалы ул.Ленина, д.2 |
| Телефон: | +7(855)-525-75-57 |
| E-Mail: | Tatarsko.yamalinskay@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарско-Ямалинская ООШ" |
| Руководитель: | Файрушина Гульназ Гилмегаяновна |
| Год основания учреждения: | 1986 |
| У нас учатся: | 16 учеников |
| У нас учат: | 10 педагогов |
Доска объявлений / Белдерүләр тактасы
Страницы: << 31 32 33 34 35 36 37 38 ( 39 ) 40 >>
-
"Ел укытучысы-2023" / "Учитель года-2023" 12.01.2023

12 нче гыйнвар көнне "Актаныш беренче санлы урта гомуми белем бирү мәктәбе" базасында "Ел укытучысы-2023" конкурсы бәйгесенең район туры үтте. Анда безнең мәктәптән башлангыч сыйныф укытучысы Нуриева Рәзимә Әбүдәр кызы катнашты. Аңа зур уңышлар теләп калабыз!
12 января на базе МБОУ "Актанышская СОШ № 1" прошел районный тур конкурса "Учитель года-2023". Нашу школу представляла учитель начальных классов Нуриева Разима Абударовна. Желаем ей больших успехов!
-
Уку елының өченче чиреге башланды / Началась третья четверть учебного года 12.01.2023

Бүген уку елының өченче чиреге башланды, ул уку процессында иң озыны санала. Өченче чирек 11 атнага сузылачак: 12 нче гыйнвардан алып 24 нче мартка кадәр дәвам итәчәк. Бу чиректә өстәмә ял көннәре каралган: 23 нче февраль һәм 8 нче март.
Сегодня началась третья четверть учебного года, которая считается самой длинной в учебном процессе. Третья четверть будет длится 11 недель, с 12 января по 24 марта 2023 года. В этой четверти предусмотрены дополнительные выходные дни: 23 февраля и 8 марта.
-
Котлыйбыз! / Поздравляем! 06.01.2023

6 гыйнвар көнне "Батыр" спорт сараенда Кыш Бабай призына көрәш турниры узды. Егетләребез Нургалиев Руфил , Сайфуллин Ринар - 4 нче урынны, Кашапов Камил - 2 нче урынны, Шәймөхәмәтов Булат - 1 урынны яуладылар. Кечкенә көрәшчебез Нургалиев Румил дә бу ярышларда үзенең көчен сынап кайтты. Барлык егетләребез Кыш Бабай кулыннан акчалата бүләк алдылар! Молодцы, егетләр! Тренерлары Айгиз Фаиз улына тырыш хезмәте өчен зур рәхмәт белдерәбез!
6 января во Дворце спорта "Батыр" прошел турнир по борьбе на приз Деда Мороза. Наши ребята Нургалиев Руфил, Сайфуллин Ринар заняли 4 место, Кашапов Камиль - 2 место, Шаймухаметов Булат-1 место. Наш маленький борец Нургалиев Румиль тоже попробовал свои силы в этих соревнованиях. Все наши ребята получили денежный подарок из рук Деда Мороза! Молодцы, ребята! Большое спасибо тренеру Айгизу Фаизовичу за добросовестный труд!
-
Яңа ел котлы булсын! / С Новым годом! 31.12.2022

Хөрмәтле коллегалар! Сезне барыгызны да якынлашып килүче Яңа ел бәйрәмнәре белән котлыйбыз! Сәламәтлек һәм бәхет-шатлык белән тулы көннәр, байлык һәм күңел тынычлыгы сезне читләтеп үтмәсен! Хыялларыгызның һәр барчасы тормышка ашсын, бәхетләрегез ташып торсын!
Уважаемые коллеги! Поздравляем вас с наступающими новогодними праздниками! Здоровье и счастье-пусть дни, полные радости, богатства и душевного спокойствия не обойдут вас стороной! Пусть сбудутся все ваши мечты, пусть будет счастье!
-
Педагогик киңәшмә / Педсовет 29.12.2022

29 нчы декабрь көнне мәктәптә педагогик киңәшмә үткәрелде. Җыелышта беренче яртыеллыкта укыту-тәрбия эшчәнлеге, контроль эш, фән олимпиадалары нәтиҗәләре, туклануның торышы каралды һәм алда торган бурычлар билгеләнде.
29 декабря в школе состоялось педагогическое совещание. На собрании были рассмотрены итоги учебно-воспитательной деятельности, контрольной работы, предметных олимпиад за первое полугодие, состояние питания и определены предстоящие задачи
-
Яңа ел бәйрәме / Новогодний праздник 28.12.2022

28 нче декабрь көнне мәктәбебездә зарыгып көтеп алган Яңа ел бәйрәме узды. Кыш бабай белән Кар кызына укучылар үзләренең сәләтләрен күрсәттеләр, төрледән-төрле кызыклы уеннар уйнадылар. Укучылар бәйрәмнән бик канәгать калдылар.
28 декабря в нашей школе прошел долгожданный новогодний праздник. К Деду Морозу и Снегурочке учащиеся продемонстрировали свои способности, сыграли в различные увлекательные игры. Учащиеся остались очень довольны праздником.
-
Бөтенроссия фән олимпиадасының муниципаль этабы җиңүчесен һәм призерларын бүләкләү / Награждение победителя и призеров муниципального этапа Всероссийской предметной олимпиады школьников
28.12.2022
2022 нче елның 28 нче декабрендә "Яңа ел" бәйрәмендә Бөтенроссия фән олимпиадасының муниципаль этабы призерларын бүләкләү тантанасы узды. Укучыларга бүләкләр бирелде. Котлыйбыз!
28 декабря 2022 г. на празднике школы «Новый год» состоялась церемония награждения призеров муниципального этапа Всероссийской предметной олимпиады школьников. Ученики получили подарочные коробки. Поздравляем!
-
Ура, каникуллар! / Ура, каникулы! 28.12.2022

Бүгеннән барлык мәктәп укучылары өчен кышкы озын каникуллар башлана. 28 декабрьдән 8 гыйнварга кадәр сузылган каникуллар күңелле һәм файдалы узсын. 9 гыйнвардан 3 чирек башлана.
С сегодняшнего дня для школьников начались зимние каникулы. Они продлятся с 28 декабря по 8 января, а 3 четверть начинается с 9 января.
-
Мәдәни көндәлек / Культурный дневник 26.12.2022

Зур сөенечле хәбәр! Мәктәбебезнең 5 укучысы: Муллагалиева Айзилә, Нургалиев Румил, Муллагалиева Гөлия, Фаррахова Лиана, Хурамшин Ирек "Мәдәни көндәлек" проектында җиңеп, Президент чыршысында булып кайттылар. Укытучылары Әлфия Аскаровнага зур рәхмәтебезне белдерәбез!
Очень радостная новость! 5 учеников из нашей школы: Муллагалиева Айзиля, Нургалиев Румиль, Муллагалиева Гулия, Фаррахова Лиана, Хурамшин Ирек стали победителями проекта "Культурный дневник" и побывали на Президентской елке. Большое спасибо учительнице Альфии Аскаровне!
-
Мөһим әйберләр турында сөйләшү / Разговоры о важном 26.12.2022

Бүген чираттагы "Мөһим әйберләр турында сөйләшү" класс сәгатьләре узды. Темасы "Илнең төп Кыш Бабаеның котлавы".
Сегодня состоялся очередной классный час "Разговоры о важном". Тема классного часа "Поздравление главного деда Мороза страны".













