Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарско-Ямалинская основная общеобразовательная школа» Актанышского района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Татар Ямалы төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 423753 РТ Актанышский район с.Татарские Ямалы ул.Ленина, д.2 |
Телефон: | +7(855)-525-75-57 |
E-Mail: | fayrushina.71@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Татарско-Ямалинская ООШ" |
Руководитель: | Файрушина Гульназ Гилмегаяновна |
Год основания учреждения: | 1986 |
У нас учатся: | 21 ученик |
У нас учат: | 10 педагогов |
Доска объявлений / Белдерүләр тактасы
Страницы: << 11 12 13 14 15 ( 16 ) 17 18 19 20 >>
-
Спартакиада чемпионнары 18.05.2023
18 май көнне Актанышта укучылар арасында узган җәйге спартакиададан укучыларыбыз зур җиңү белән кайттылар. Алар төп мәктәпләр арасында беренче урынны яулап Кубок һәм беренче дәрәҗә дипломга ия булдылар. Команданың уңышында барлык спортчыларыбызның да өлеше зур.
Авзалов Риназ ядрә ыргытуда беренче, биеклеккә сикерүдә икенче, 400 м йөгерүдә өченче,
Гайнетдинова Луиза ядрә ыргытуда беренче, эстафетада икенче, 100м йөгерүдә өченче,
Варина Диләфрүз 800м йөгерүдә, озынлыкка сикерүдә һәм эстафетада икенче,
Мукимов Шамил озынлыкка сикерүдә һәм эстафетада икенче,
Галиуллин Раяз эстафетада икенче, 100м йөгерүдә өченче,
Ахметова Сөмбел 400м йөгерүдә беренче,
Гатин Аяз 1500м йөгерүдә икенче,
Гыйлфанова Азалия биеклеккә сикерүдә өченче урынны яуладылар.
Шаймухаметов Булат 1500 м йөгерүдә 4нче булып килде.
Чемпионнарыбызны чираттагы уңышлары белән котлыйбыз.
-
И.Г.Измайлов призына ярышларда 17.05.2023
17 май көнне Хәсән Заманов исемендәге Кадет интернат-мәктәбендә чик сакчысы офицеры И.Г.Измайлов призына хәрби- спорт ярышлары уздырылды. Кубок өчен 15 команда белән безнең мәктәп укучылары да көч сынашты.
- Авзалов Риназ граната ыргыту һәм ату ярышларында 2нче,
- Шаймухаметов Булат турникта тартылуда 2 нче,
- Гайнетдинова Луиза отжимниеда 3нче,
- Авзалов Риназ, Гатин Аяз, Мукимов Шамил, Гагаркин Рөстәм һәм Гайнетдинова Луизадан торган
команда барлык көндәшләрен дә җиңеп аркан тартуда 1 нче урыннарны яуладылар.
Гомуми нәтиҗәләр буенча Кадет – гран-при алды, 1урында Сәфәр урта мәктәбе, безнең Тат.Ямалы төп мәктәбе 2 нче урында, 3 урында Актанышның 1 нче мәктәбе.
Спортчыларыбызга әфәрин генә диясе кала.
-
Юбилеең белән! 13.05.2023
Хезмэттэшебез Лирина Шамил кызын куркэм юбилее - 55 яшьлек юбилее белэн котлыйбыз! Сэламэтлек, гаилэ бэхете, куанычлы озын гомер телибез.
-
9 май - Җиңү көне белән! / С Днём Победы - 9 мая! 09.05.2023
Хөрмәтле ветераннар һәм тыл хезмәтчәннәре! Бөек Ватан сугышында җиңүнең 78 еллыгы уңаеннан иң ихлас котлауларны кабул итеп алыгыз! Сезгә озак еллар дәвамында җиңүчеләр сафында калуыгызны һәм һәрвакыт рух күтәренкелеген саклап калуыгызны телибез. Сезгә тынычлык һәм иминлек, игътибар һәм мәхәббәт, якыннарыгыз һәм кадерле кешеләр ягыннан сәламәтлек һәм кайгыртучанлык телибез. Бөек Җиңү бәйрәме белән!
Уважаемые ветераны и труженики тыла! Примите самые искренние поздравления с 78-й годовщиной Великой Победы в Великой Отечественной войне!Желаем вам на долгие годы оставаться в строю победителей и всегда сохранять бодрость духа. Мира вам и благополучия, внимания и любви, здоровья и заботы со стороны близких и дорогих вам людей. С праздником Великой Победы!
-
9 май - Җиңү көне белән! / С Днём Победы - 9 мая! 08.05.2023
9 Май - Җиңү көне уңаеннан Татар Ямалы авылы жирлегендә бәйрәм митингы узды. Олысы-кечесе, хезмәт коллективлары, мәктәп, балалар бакчасы нәниләре әлеге чарада актив катнашты. Татар Ямалы авылы урамнары буйлап шарлар, чәчәкләр, плакатлар тоткан халык мәдәният йортында җыелды. Батырлар истәлегенә веноклар салынып, әдәби-музыкаль чара узды. Бәйрәм патриотик рухтагы җырлар һәм биюләр белән үрелеп барды.
9 мая - в День Победы в Татарско-Ямалинском сельском поселении прошел праздничный митинг. Активное участие в мероприятии приняли взрослые, трудовые коллективы, дети школ и детских садов. По улицам люди с шарами, цветами, плакатами собрались в Доме культуры. В память о героях были возложены венки, прошло литературно-музыкальное мероприятие. Праздник сопровождался патриотическими песнями и танцами.
-
"Җиңү тәрәзәләре" акциясе / Акция "Окна Победы" 05.05.2023
Мәктәбебез укучылары "Окна Победы" дип исемләнгән акциядә бик актив катнаштылар!
Учащиеся школы приняли активное участие в акции "Окна Победы"!
-
"Хәтер стенасы" акциясе / Акция «Стена памяти» 04.05.2023
Мәктәптә "Хәтер стенасы" акциясе узды. Укучылар балалар оешмасы исемен йөрткән Бөек Ватан сугышы герое Фатыйх Насыйровның биографиясе белән таныштылар.
В рамках акции "Стена памяти" учащиеся школы ознакомились с биографией героя ВОВ Фатыха Насыйрова, в честь которого названа детская организация.
-
«Хәтерлибез һәм горурланабыз» / «Помним и гордимся» 03.05.2023
«Хәтерлибез һәм горурланабыз» проекты кысаларында безнең укучыларыбыз мәктәптә укучылар белән Бөек Ватан сугышы, геройларыбыз турында чара үткәрделәр.
В рамках проекта «Помним и гордимся» наши ученики в школе провели урок мужества.
-
"Хәзерге дөнья геоэкологиясе" - "Геоэкология современного мира" 02.05.2023
Кичә Сарман муниципаль районы Җәлил посёлогында "Геоэкология современного мира" темасына узган Республика фәнни-гамәли конференциясендә "Начар экологиягә - юк!" темасына уңышлы чыгыш ясап, 2 нче дәрәҗә дипломга лаек булган 3 класс укучысы Харисов Нурислам Назил улын котлыйбыз. Фәнни җитәкчесе Мухтарова Әлфия Әскәр кызы.
Вчера в поселке Джалиль Сармановского муниципального района прошла Республиканская научно-практическая конференция на тему "Геоэкология современного мира". Поздравляем Харисова Нурислама Назиловича, ученика 3 класса, удостоенную диплома 2-й степени. Научный руководитель Мухтарова Альфия Аскаровна
-
Традиционная акция « Обелиск» по уборке территории возле памятника погибшим односельчанам 29.04.2023
29 апрель көнне мәктәбебез укучылары авыл уртасында урнашкан тарихи һәйкәлләрне саклау акциясенә кушылдылар.
29 апреля мы провели традиционную акцию «Обелиск» по уборке территории возле памятника погибшим односельчанам. Территория возле памятника закреплена за нашей школой. Учащиеся школы ежегодно добросовестно ухаживают за ней.