Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарско-Ямалинская основная общеобразовательная школа» Актанышского района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Татар Ямалы төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423753 РТ Актанышский район с.Татарские Ямалы ул.Ленина, д.2 |
| Телефон: | +7(855)-525-75-57 |
| E-Mail: | Tatarsko.yamalinskay@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарско-Ямалинская ООШ" |
| Руководитель: | Файрушина Гульназ Гилмегаяновна |
| Год основания учреждения: | 1986 |
| У нас учатся: | 16 учеников |
| У нас учат: | 10 педагогов |
Доска объявлений / Белдерүләр тактасы
Страницы: << 111 112 113 114 115 116 117 ( 118 ) 119 120 >>
-
Сыйныф сәгатьләре. Батырлык дәресләре / Уроки мужества 03.09.2020

3 сентябрь көнне 7-9 сыйныфларда Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгына багышланган сыйныф сәгатьләре үтте.Үткәрелгән чаралар соңгы вакытта хәлсезләнгән патриотизм хисен формалаштыруга юнәлдерелгән иде. Нәкъ менә патриотизм Россиянең чын гражданнарны тәрбияли бит.
3 сентября 7-9 классах прошли классные часы, посвящённые к 75 летию Победы в Великой Отечественной войне.Проведенные мероприятия были направлены на формирование чувства патриотизма, ослабевшего в последнее время. Ведь именно патриотизм воспитает настоящих граждан России.
-
Терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көненә багышланган сыйныф сәгатьләре / Классные часы, посвященные ко Дню солидарности в борьбе с терроризмом 03.09.2020

3 сентябрь көнне мәктәптә Терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көненә һәм Бесландагы фаҗиганең 16 еллыгына багышланган сыйныф сәгатьләре узды. Сыйныф җитәкчеләре 2004 елның 1-3 сентябрендә Бесланда булган фаҗигале вакыйгалар турында сөйләделәр, балалар бу вакыйгаларның кайгысын һәм фаҗигасен тойдылар.
3 сентября в школе прошли классные часы, посвященные ко Дню солидарности в борьбе с терроризмом и 16-й годовщине трагедии в Беслане. Классные руководители рассказали о трагических событиях 1-3 сентября 2004 года в Беслане, дети прочувствовали скорбь и трагедию этих событий.
-
Сәламәт бул! " Бөтенроссия ачык дәресе" / Всероссийский открытый урок "Будь здоров" 02.09.2020

Сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру һәм шәхси гигиена кагыйдәләре турында белемнәрне үстерү максатыннан, 2020 елның 2 сентябрендә 09.30 сәгатьтә безнең мәктәптә «Сәламәт бул!»дигән Бөтенроссия ачык дәрес үткәрелде.
С целью популяризации здорового образа жизни и развития знаний о правилах личной гигиены среди учащихся общеобразовательных учреждений 2 сентября 2020 года в 09.30 в нашей школе состоялся Всероссийский открытый урок «Будь здоров».
-
1 нче сыйныфка 2 укучы укырга керде / В 1 класс поступили 2 ученика 01.09.2020

Яңа 2020-2021 уку елында мәктәбебезгә 2 укучы 1 нче сыйныфка укырга керде. Бүгеннән аларны белем иленә сәяхәткә беренче укытучылары Мохтарова Әлфия Әскәровна алып керә. Беренчеләребезгә ныклы сәламәтлек, иҗади уңышлар, яхшы кәеф телибез!
В новом 2020-2021 учебном году в школу поступили 2 ученика. С сегодняшнего дня их в путешествие по стране знаний принимают первые учителя Мухтарова Альфия Аскаровна. Желаем крепкого здоровья, творческих успехов, хорошего настроения!
-
Белем бәйрәме! / Праздник знаний! 01.09.2020

Укучыларны һәм мөгаллимнәрне дәрескә дәшеп, кабат беренче кыңгырау чыңлады. Бәйрәм тантанасы әзерлекле, эчтәлекле, күңелле узды. Яңа уку елы котлы булсын! Яңадан яңа уңышлар һәм үрләр яуларга язсын!
Вновь прозвенел первый звонок. Праздничная церемония прошла подготовительно, содержательно, весело. С новым учебным годом! Пусть вновь обретут новые успехи и вершины!
-
Чәчәкләр бәйрәме / Праздник цветов 30.08.2020

30 август-Татарстанның 100 еллыгы, Актаныш авылының 310 еллык юбилее һәм Актаныш районының 90 еллыгы уңаеннан безнең халык өчен зур бәйрәм узды. Шул ук көнне Чәчәкләр бәйрәме дә булды. Безнең мәктәп чәчәкләр композициясе белән катнашты.
30 августа - в 100 летие Татарстана, в 310 летний Юбилей села Актаныша и 90 летие создания Актанышского района состоялся большой праздник для нашего народа. В этот же день состоялся Праздник цветов. Наша школа участвовала с композицией цветов.
-
Памятка об оказании содействия гражданам в случае международного похищения детей 06.08.2020

https://edu.tatar.ru/upload/storage/org101/files/Novaia_pamiatka_po_Konvientsii_1980.pdf
-
Ышаныч телефоны турындa / О телефоне доверия 04.08.2020

Единый общероссийский телефон доверия для детей, подростков и их родителей 8-800-2000-122.
Рекламно-информационные материалы Фонда по ДТД по ссылке https://cloud.mail.ru/public/MwuQ/9RA8P6vCs.
-
"Полицейский Степа абый» балалар иҗаты конкурсының региональ этабы нәтиҗәләре. / Итоги регионального этапа конкурса детского творчества «Полицейский Дядя Степа». 02.06.2020

Татарстан Республикасы буенча эчке эшләр министрлыгының мәгълүмат һәм иҗтимагый элемтәләр бүлегендә «Полицейский Степа абый» балалар иҗаты конкурсының региональ этабына йомгак ясалды. Региональ этапның жюри хөкеменә 80 эш сайлап алынды, алар 6 яшьтән алып 14 яшькә кадәрге катнашучылар иде. Актаныш районы Бүләк авылыннан Низамов Булатның «Полицейский Степа абый – балалар дусты» пластилинография ысулы белән эшләнгән эше иң ачык һәм креатив эш булып танылды. Котлыйбыз!
В отделе информации и общественных связей МВД по Республике Татарстан подвели итоги регионального этапа конкурса детского творчества «Полицейский Дядя Степа». На суд жюри регионального этапа было отобрано 80 работ, участниками которых были от 6 до 14 лет. Самой яркой и креативной работой признана работа Низамова Булата из села Буляк Актанышского района. Поздравляем!
-
1 июнь - Балаларны яклау көне / 1 июня - День защиты детей 01.06.2020

Җәйнең беренче көне – балачак иленең иң матур бәйрәме. Шуңа да балалар бу көнне зур түземсезлек белән көтеп ала. Әлеге бәйрәм безгә, өлкәннәргә, һәр баланың яклауга, кайгыртуга мохтаҗ икәнен искәртеп тора. Чөнки үсеп килүче буын – ул безнең киләчәгебез, илебезнең киләчәге. Без алар хакына яшибез. Балаларыбызны мәрхәмәтле һәм кешелекле булырга өйрәтү – изге бурычыбыз!
Первый день лета - самый красивый праздник. Поэтому дети с нетерпением ждут этого дня. Этот праздник напоминает нам, взрослым, что каждый ребенок нуждается в защите, заботе. Ведь подрастающее поколение - это наше будущее, будущее нашей страны. Мы живем ради них. Учить наших детей быть добрыми и человечными – наш долг!













