Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарско-Ямалинская основная общеобразовательная школа» Актанышского района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Татар Ямалы төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 423753 РТ Актанышский район с.Татарские Ямалы ул.Ленина, д.2 |
Телефон: | +7(855)-525-75-57 |
E-Mail: | fayrushina.71@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Татарско-Ямалинская ООШ" |
Руководитель: | Файрушина Гульназ Гилмегаяновна |
Год основания учреждения: | 1986 |
У нас учатся: | 21 ученик |
У нас учат: | 10 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарско-Ямалинская основная общеобразовательная школа» Актанышского района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Татар Ямалы төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: 1 2 3 4 5 6 7 ( 8 ) 9 10 >>
-
"Туган тел" квесты
21.02.2024
"Туган тел" квесты
21 февраль -Халыкара туган тел көне буларак билгеләп үтелә.Ул Берләшкән Милләтләр оешмасы карары буенча 1999 елның ноябрь аенда игълан ителгән.Беренче мәртәбә ул 2000 елның 21 нче февралендә тантаналы рәвештә билгеләп үтелә.Әлеге Халыкара бәйрәм дөньядагы телләрне саклау,аларны киләчәк буынга түкми-чәчми җиткерү максатыннан оештырыла.
Безнең мәктәбебездә әлеге көн иртәдән бәйрәмчә башланды :ишектән кергәндә үк укучылар инглиз,рус,татар телендә мәкальләр әйтеп керделәр.Төрле телләрдән белем бирүче укытучылар укучыларга 3 төрле телне кертеп,кызыклы,мавыктыргыч квест әзерләделәр. Укучылар ребуслар да чиштеләр,мәкальләр дә әйттеләр,фразеологизмнарны да искә төшерделәр. Бик күңелле,искиткеч уен булды бу. Ахырдан командаларның баллары саналып,җиңүчеләр билгеләнде һәм бүләкләнде.
Квест "Родной язык"
21 февраля отмечается как Международный день родного языка.Он был объявлен по решению Организации Объединенных Наций в ноябре 1999 года.Впервые он был торжественно отмечен 21 февраля 2000 года.Этот международный праздник проводится с целью сохранения языков мира, их передачи будущим поколениям. В нашей школе этот день начался с утра по-праздничному :прямо за дверью ученики произносили пословицы на английском,русском,татарском языках.Преподаватели разных языков подготовили для учащихся увлекательный квест,включающий 3 разных языка. Ученики и ребусы решали,и пословицы произносили, и фразеологизмы запоминали. Это была очень веселая,замечательная игра. В конце подсчитывались баллы команд, определялись и награждались победители.
-
Туган як тарихын барлау
21.02.2024
Туган як тарихын барлау
21 февральдә мәктәбебез укучылары авылыбыз тарихын барлаучы,туган җиренең чын патриоты Әхтәм абый Сатиев белән очрашты.Әлеге очрашуда укучылар Татар Ямалы авылында Сармаш нәселенең ничек барлыкка килүе,авылыбыз тарихында булган фактлар ,Әхтәм абый Сатиевның кызыклы тормыш юлы белән дә таныштылар.Очрашу матур концерт номерлары,балаларны кызыксындырган сораулар белән үрелеп барды.
Изучение истории края
21 февраля учащиеся школы встретились с Ахтямом Сатиевым-истинным патриотом родного села.На этой встрече учащиеся ознакомились с историей возникновения рода Сармаш в Татарских Ямалах,фактами из истории нашего села ,интересным жизненным путем Ахтяма Сатиева.Встреча сопровождалась красивыми концертными номерами,интересующими ребят вопросами.
-
Парламентский урок "Мы выбираем будущее!"
17.02.2024
"Мин киләчәкне сайлыйм!" дип аталган парламент дәресе
17 февраль көнне мәктәбебездә "Мин киләчәкне сайлыйм !" дип аталган парламент дәресе узды.Парламент дәресенең темасы да үзенчәлекле.Ул киләчәкне сайлауга,шулай ук март аенда узачак президент сайлауларына да багышланды.Дәрес барышында укучылар төрле яңа белемнәр өстәделәр,кызыклы сораулар бирделәр,сорауларга җаваплар әзерләделәр.Презентация аша белемнәрен арттырдылар.Парламент дәресендә җирлегебез депутаты Файрушина Г.Г. чыгышы тыңланды.
Парламентский урок "Мы выбираем будущее!"
17 февраля в нашей школе прошёл парламентский урок " Я выбираю будущее ! ". Тема парламентского урока тоже оригинальна.Он был посвящен предстоящему выбору будущего нового поколения ,а также предстоящим в марте президентским выборам.В ходе урока учащиеся добавляли новые знания,задавали интересные вопросы,готовили ответы на них.Через презентацию они расширили свои знания.На парламентском уроке было заслушано выступление депутата поселения Файрушиной Г.Г.
-
Тәрбия эшләре буенча директор урынбасарларының профессиональ конкурсы
17.02.2024
Тәрбия эшләре буенча директор урынбасарларының профессиональ конкурсы
Районыбызның тәрбия эшләре буенча директор урынбасарларының профессиональ конкурсы быел 17 февральдә узды.Безнең мәктәп данын Нургалиева Айсылу Фирдинант кызы яклап катнашты.Һәм лаеклы 3нче урынга ия булды.Чын күңелдән тәбрик итәбез һәм киләчәктә дә уңышлар теләп калабыз!
Профессиональный конкурс заместителей директора по воспитательной работе
Профессиональный конкурс заместителей директора по воспитательной работе состоялся 17 февраля текущего года.Честь нашей школы защищала Нургалиева Айсылу Фирдинантовна.И занял достойное 3-е место.От всей души поздравляем и желаем дальнейших успехов!
-
"Россия чаңгы юллары"
13.02.2024
"Россия чаңгы юллары"
10 февраль көнне мәктәбебез укучылары "Россия чаңгы юллары" акциясенә кушылды.Россия чаңгы юлы Россиядә иң массакүләм спорт чарасы, анда профессиональ спортчылар гына түгел, ә һәвәскәрләр дә катнаша ала. 1982 елдан башлап, инде 42 ел дәвамында, стартка бөтен ил буенча йөзләрчә мең фикердәш чыга, алар чаңгыга, сәламәт һәм актив ял итүгә битараф түгел.
"Лыжня России"
10 февраля ученики нашей школы присоединились к акции "Лыжня России" . «Лыжня России» - самое массовое спортивное мероприятие в России, участниками которого могут стать не только спортсмены-профессионалы, но и любители. С 1982 года, на протяжении вот уже 42 лет, на старт по всей стране выходят сотни тысяч единомышленников, кто неравнодушен к лыжам, здоровому и активному отдыху.
-
Фәттаховлар гаиләсе призына көрәш бәйгесе
09.02.2024
Фәттаховлар гаиләсе призына көрәш бәйгесе
9 февральдә "Батыр" спорт сараенда Фәттаховлар гаиләсе призына көрәш бәйгесе узды.Анда укучыларыбыз Муллагалиев Гадел,Хасаншин Әнвәр,Нургалиев Румил,Нургалиев Руфил,Шаймухаметов Булат,Сайфуллин Ринарлар көч сынашты.Төп гомуми белем бирү мәктәпләре арасында безнең мәктәп командасы 3нче урынны яулады.Шаймухаметов Булат-1 нче,Нургалиев Руфил,Румилләр 3 нче урынга лаек булдылар.Балаларны һәм аларның тренерлары Бикмухаметов Айгиз Фаиз улын чын йөрәктән котлыйбыз,киләчәктә дә зурдан-зур уңышлар теләп калабыз!
Борьба на призы семьи Фаттаховых
9 февраля во Дворце спорта "Батыр" состоялся турнир по борьбе куряш на призы семьи Фаттаховых.В нем соревновались наши ученики Муллагалиев Гадел,Хасаншин Анвар,Нургалиев Румиль,Нургалиев Руфиль, Шаймухаметов Булат, Сайфуллин Ринар.Среди основных общеобразовательных школ команда нашей школы заняла 3 место.Шаймухаметов Булат занял 1-е место, Нургалиев Руфиль и Румиль -3-е место.От всей души поздравляем ребят и их тренера Бикмухаметова Айгиза Фаизовича,желаем дальнейших больших успехов!
-
Казанда Татарстан Беренчелегенә көрәш турниры
25.01.2024
Казанда Татарстан Беренчелегенә көрәш турниры
Казан шәһәрендә 18-20 гыйнвар көннәрендә Татарстан Беренчелегенә зур көрәш турниры узды.6 класс укучысы Нургалиев Руфил Актанышның иң көчле егетләре составында уҗышлы чыгыш ясап кайтты.Молодец! Тренеры-Бикмухаметов Айгиз Фаиз улы.
Турнир по борьбе на первенство Татарстана в Казани
В Казани с 18 по 20 января прошел крупный турнир по борьбе на первенство Татарстана.Ученик 6 класса Нургалиев Руфил успешно выступил в составе сильнейших ребят Актанышского района.Молодец! Тренер-Бикмухаметов Айгиз Фаизович.
-
Волейбол ярышы
19.01.2024
Волейбол ярышы.
19 гыйнвар көнне төп гомуми белем бирү учреждениеләре арасында волейбол ярышы узды.Кызлар да ,егетләр командасы да 3нче урынга лаек булды.Җитәкчеләре- Марат Ясвиевич.
Соревнования по волейболу.
19 января состоялись соревнования по волейболу среди основных общеобразовательных учреждений.И у девушек, и у юношей команда заняла 3-е место.Руководитель-Марат Ясвиевич.
-
"Россия бөркетләре"
15.01.2024
"Россия бөркетләре"
"Россия бөркетләре" хәрәкәте балаларга яңа уеннар җибәрде. Уеннарны тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Айсылу Фирдинант кызы тапшырды.
"Орлята России"
Движение" Орлята России " прислало детям новые игры. Вручила награды заместитель директора по воспитательной работе Айсылу Фирдинантовна.
-
"Кыш Бабай призы"на көрәш турниры
06.01.2024
"Кыш Бабай призы"на көрәш турниры
6 гыйнвар көнне "Батыр"спорт сараенда "Кыш бабай" призына көрәш турниры узды. Турнирда Нургалиев Руфил,Шаймухаметов Булат,Сайфуллин Ринар,Нургалиев Румилләр катнашып,призлы урыннарга лаек булдылар.
Туринир по борьбе на призы Деда Мороза
6 января во Дворце спорта "Батыр"прошел турнир по борьбе на приз "Дед Мороз". В турнире приняли участие Нургалиев руфил,Шаймухаметов Булат,Сайфуллин Ринар,Нургалиев Румиль.