Cтруктурное подразделение МБОУ «Сафаровская СОШ» ДОУ «Сафаровский детский сад» Актанышского муниципального района РТ (скрыто 06.02.2023, не юр.лицо)
Визитная карточка
| Адрес: | 423748, Республика Татарстан, Актанышский район, с. Старое Сафарово, ул. М.Вахитова, д.17 |
| Телефон: | +7(855)-525-60-52 |
| E-Mail: | 0362000013@edu.tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | Сафаровский детский сад |
| У нас учатся: | 12 воспитанников/ 12 бала |
| У нас учат: | 1 воспитатель/ 1 тәрбияче |
УМК буенча ата-аналар белән эш планы
УМК буенча
әти-әниләр белән эшләү планы
2017-2018 уку елы
Сентябрь
Группаларда балаларны ике телдә тәрбияләү эшләре буенча әңгәмә уздырырга.
УМК буенча ата- аналар каршында чыгыш ясау.
Ата-аналар өчен ачык дәрес үткәрергә. Тема: “Әйдәгез танышыйк”
Октябрь
“Сөмбелә”, “Көз” бәйрәмендә әти-әниләр булышлыгы белән җырлар шигырьләр өйрәнергә.
Балаларга группаларда әти-әниләре белән рәсемнәр ясарга.
Эш дәфтәрләре белән өй эшләре оештыру
“Рус теленә беренче адымнар” исемле фотокүргәзмә эшләргә
Ноябрь
Әхлак тәрбиясе бирү:
-халык авыз иҗаты әсәрләре;
-бишек җырлары;
-рус, татар халкының көнкүреше;
-халык уеннары өйрәтү буенча консультацияләр үткәрергә.
Декабрь
Күчмә папкалар ясарга.
Темалар: “Ата-аналарга ун киңәш”.
“Уйный,уйный өйрәнәбез”.
Әти-әниләр ярдәме белән Яңа ел иртәсенә җырлар шигырьләр өйрәнергә, әти-әниләрне бәйрәмгә чакырырга.
Январь
“Балаларның уенын оештыру”- группаларда әңәмәләр уздырырга.
“Минем яраткан мультфильмым” темасына ата –аналар белән әңгәмәләр үткәргәннән соң,бергә рәсемнәр ясарга.
Февраль
Ватанны саклаучылар көненә әти-әниләр ярдәмендә җырлар, шигырьләр өйрәнергә.
Ата-аналар һәм балалар арасында “Кем русча яхшы белә”конкурсы үткәрү
Март
Ата-аналар фикерен белү өчен анкеталар файдаланырга.
8 Март, Нәүрүз бәйрәменә әти-әниләр ярдәме белән җырлар шигырьләр өйрәнергә.
“Мин русчага өйрәнәм” конкурсына ата-аналар ярдәме белән папка ясарга.
Апрель
Группаларда : “Баланы ничек кызыксынучан итәргә?” темасына әңгәмәләр уздырырга.
Г.Тукай иҗатына багышлап гаиләдә рәсемнәр ясарга.
Май
Балаларның рус телен үзләштерү буенча, ата- аналар каршында чыгыш ясау .
Ата-аналар ярдәме белән “Сабантуй” бәйрәмен үткәрү.











