• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Cтруктурное подразделение МБОУ «Сафаровская СОШ» ДОУ «Сафаровский детский сад» Актанышского муниципального района РТ (скрыто 06.02.2023, не юр.лицо)

Визитная карточка

Адрес: 423748, Республика Татарстан, Актанышский район, с. Старое Сафарово, ул. М.Вахитова, д.17
Телефон: +7(855)-525-60-52
E-Mail: 0362000013@edu.tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: Сафаровский детский сад
У нас учатся: 12 воспитанников/ 12 бала
У нас учат: 1 воспитатель/ 1 тәрбияче

"Туган телдә сөйләшәбез" 4-7 яшьләр

Аңлатма язуы

 

«Туган телдә сөйләшәбез» укыту-методик комплек­ты Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгының «Мәктәпкәчә мәгарифнең төп гомуми белем бирү программасы структурасына карата федераль дәуләт таләпләрен раслау һәм аларны гамәлгә кертү турында» 2009 ел, 23 ноябрь, 655 нче боерыгы белән расланган Мәктәпкәчә мәгарифнең төп гомуми белем бирү программасы структурасына карата федераль дәуләт таләпләре нигезендә балалар бакчаларында балаларга туган телне өйрәтү, сөйләм үстерү, әдәби телдә сөйләшү күнекмәләре булдыру юнәлешен тормышка ашыру максатын күздә тотып төзелде. Ул түбәндәге бурычларны билгели:

- балаларны ана телендә дөрес һәм яхшы итеп сөйләшергә өйрәтү;

- тел системасының фонетик, лексик, грамматик төзелеше дәрәҗәләрен формалаштыру;

-  бәйләнешле сөйләм үстерү;

-  тел һәм сөйләм күренешләрен аңлау (тоемлау) сәләте булдыру. Федераль дәүләт таләпләрендә билгеләнгән 4 төп тәрбия юнәлеше үсешенә («Физик үсеш», «Социаль-шәхси үсеш», «Танып белү – сөйләм үсеше», «Нәфис-нәфасәти үсеш») нигезләнеп, комплекслы-тематик план төзелде. Ул зурлар төркемендә 36 проектны, мәктәпкә әзерлек төркемендә 31 проектны һәм шул проектлар буенча төзелгән зурлар төркемендә 98, мәктәпкә әзерлек төркемендә 100 эшчәнлек конспектларын үз эченә ала.

«Минем бакчам», «Мин яратам сине, Татарстан», «Саулык -зур байлык», «Исеменә күрә - җисеме», «Кунак булсаң - тыйнак бул», «Исәнме, мәктәп», «Кояш системасы», «Дуслык белән көчле без», «Китап кайдан килә» һ.б. күп проектлар балалар һәм өлкәннәр тормышын чагылдыра, ана телен камил белергә, аның нечкәлекләренә төшенергә ярдәм итә, башка милләт халыклары белән дустанә мөнәсәбәттә яшәргә өйрәтә, балаларда әхлакый сыйфатлар формалаштыра.

Бу укыту-методик комплектында федераль дәүләт таләпләрендә күрсәтелгән өч белем бирү өлкәсе карала:

-      «Танып белу» белем бирү өлкәсе табигать, аның үзенчәлекләре, экологик бәйләнешләр белән таныштыру; балаларныө ел фасыллары турындагы белемнәрен тирәнәйтү, системалаштыру; нәниләр белән экология бурычларын гамәлгэ ашыруны, туган як, өлкәннәр хезмәте турында белемнәрен тирәнәйтүне максат итеп куя. Шушы максатларны тормышка ашыруга ярдәм итә торган зурлар төркемендә 31 эшчәнлек, мәктәпкә әзерлек төркемендә 33 эшчәнлек каралган. Балалар белән эшчәнлек сәяхәт, күзәтү, тәҗрибәләр уздыру, төрле уеннар формасында уздырыла;

-  «Аралашу» белем биру өлкәсе нәниләрдә туган телгә мәхәббәт тәрбияләү, матур әдәбият әсәрләре белән кызыксыну, авазларны дөрес әйтү, бәйләнешле сөйләм культурасы булдыруга, сабыйларга кара-каршы сөйләшә белү (диалогик сөйләм) күнекмәләрен камилләштерү, сәнгатьле сөйләм чараларын үзләштерүгә булышлык итү бурычларын гамәлгә ашыра. Бу белем бирү өлкәсенә туры килгән зурлар төркемендэ 35 эшчәнлек, мәктәпкә әзерлек төркемендә 36 эшчәнлек тәкъдим ителә. Авазларны кабатлау, калын һәм нечкә авазларның дифференциациясе һәр эшчәнлеккә өлеш итеп кертелде. Бу өлкәдәге эшчәнлек әңгәмә, үстерелешле диалог (балалар сорау бирә, сорауларга җавап кайтара), сәхнәләштерү, өстәл театры карау, рәсемнәр карау, алар буенча хикәя төзү, уен-викториналар үткәрү, тасвирлау, үз тәҗрибәсеннән чыгып хикәя төзү, хикәяне дәвам итеп сөйләү кебек эш формаларын күздә тота;

-  «Матур әдәбият» белем бирү өлкәсе кешеләрне һәрчак яхшыга гына өнди, акыллы, тапкыр булырга киңәш бирә, авыр вакытта югалып калмаска, нык ихтыярлы, батыр йөрәкле булырга өйрәтә торган, балаларның яшь үзенчәлекләрен искә алып сайланган шигырьлэр, хикәяләр, әкиятләр белән таныштыруны, балаларны әдәби телдә сөйләшергә өйрәтүне максат итеп куя. Бу белем бирү өлкәсе зурлар төркемендә 32 эшчәнлекне, мәктәпкә әзерлек төркемендә 31 эшчәнлекне үз эченә ала. Эшчәнлек матур әдәбият әсәрләрен уку, эчтәлеген сөйләу, ятлау кебек эш формалары кулланып оештырыла.

Укыту-методик комплекты федераль дәуләт таләпләрендә күрсәтелгән 10 белем бирү өлкәсе («Сәламәтлек», «Физик культура», «Социальләштерү», «Хезмәт», «Куркынычсызлык», «Танып-белү», «Аралашу», «Матур әдәбият уку», «Иҗат», «Музыка») буенча куелган бурычларны да күздә тотып эшләнде һәм алар турыдан-туры бердәм белем бирү эшчәнлеге структурасында интегральләштереп бирелде.

Укыту-методик комплектында тупланган материаллар балалар бакчасы педагогларына балаларнын сөйләмен үстерү, тирә-юнь, матур әдәбият әсәрлэре белән таныштыру максатында гына түгел, ә рәсем ясау, әвәләү, кул хезмәте, конструкцияләү, эксперимент эшләре, кисеп ябыштыру, музыка, физкульту­ра эшчәнлекләрендә, иртән балаларны кабул итү, саф һавада булу, табигатьне күзәтү вакытында, әти-әниләр белән бердәм эшчәнлектә иҗади якын килеп кулланылыр һәм ныгытылыр дип өметләнәбез.

«Туган телдә сөйләшәбез» методик кулланмасы балаларга телебезнең матурлыгын, байлыгын аңларга, аны сиземләргә, үзләрендә күркәм сыйфатлар булдырырга, тел хәзинәсен тирәнтен аңларга, кеше өчен газиз булган туган җиргә, туган телебезгә мәхәббәт, әти-әниләргә, өлкәннәргә карата хөрмәт-итәгать тәрбияләргә, үзләрендә хезмәт сөю, тыйнаклык, шәфкатьлелек кебек күркәм сыйфатлар булдырырга ярдәм итәр дип ышанасы килә.

Шушы җирдән, шушы туфрактан без.

Китә калсак үзгә бер якка,

өянкеләр җырлап, таллар елап,

Сандугачлар моңы озата. - дип, шагыйрә К.Булатованың шигырен укыганда, балаларга туган җир, туган туфрак, туган телнең изгелеген, өянкеләрнең кайчан җырлаганын, талларның ничек итеп елаганын, сандугачларның моңы ничек итеп күңелне кузгатканын аңлата алсак, без үз максатыбызга ирешкән булырбыз.

Тәрбиячегә ярдәмлек йөзеннән сөйләм үстерү методикасы

 

Матур әдәбият әсәрләрен уку методикасы:

1.  Әдәби әсәрне сәнгатьле итеп уку.

2.  Әдәби әсәрне максат куеп уку.

3.  Әдәби әсәр эчтәлеге буенча эңгәмә уздыру.

4.  Әдәби әсәрне кабатлап уку.

 

Матур әдәбият әсәрләренең эчтәлеген сөйләү методикасы:

1.  Әдәби әсәрне сәнгатьле итеп уку.

2.  Аңлашылмаган сүзләрне аңлату.

3.  Әдәби әсәрне максат куеп уку.

4.  Эчтәлеге буенча әңгәмә уздыру.

5.  Әдәби әсәрне кабатлап уку.

6.  Балалар тарафыннан әсәрнең эчтәлеген сөйләү (5 - 6 бала).

 

Шигырь ятлау методикасы:

1.  Шигырьне сәнгатьле итеп уку.

2.  Шигырьне максат куеп уку.

3.  Шигырь эчтәлеге буенча әңгәмә уздыру.

4.  Шигырьне кабатлап уку.

5.  Балалар тарафыннан шигырьне яттан сөйләү (5 - 6 бала).

 

Тасвирлау хикәяләре төзү планы:

1.  Бу нәрсә (кем)?

2.  Нинди өлешләрдән тора?

3.  Нәрсәдән ясалган? (нинди материал)

4.  Ни өчен кирәк?

 

Рәсем буенча хикәя төзеп сөйләү

(И.Н.Мурашковска методикасы):

1  адым - «бүл» (рәсемдә кем нәрсә күрә, һәрбер бала аерым-аерым әйтә; тәрбияче схематик рәвештә, балалар күргән һәм атаган рәсемнәрне түгәрәккә алып, тактага ясый);

2  адым - «әйдә» (балаларга эчтәлеге белән туры килгән ике рәсемне кушарга тәкъдим ителә һәм ни өчен? дигән сорауга тулы җөмлә белән җавап бирүләре сорала);

3  адым - «нинди тавышлар ишетәсең?» (уй белән рәсем эченә керү, сорауга җавап бирү);

4  адым - «нинди исләр тоясың?» (уй белән рәсем эченә керү, сорауга җавап бирү);

5  адым - «рәсемдәге әйберләрнең сыйфатларын әйтү» (уй белән рәсем эченә керү, сорауга җавап бирү);

6  адым – хикәя төзү (биш адымны берләштерү).