Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Старокурмашевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Иске Кормаш төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 423733, РТ, Актанышский район, с. Старое Курмашево, ул. Центральная, д. 49 |
Телефон: | +7(855)-525-04-28 |
E-Mail: | Ssk.Akt@tatar.ru, st.kurmash2018@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ «Старокурмашевская ООШ» |
Руководитель: | Гильфанова Филиза Акрамовна |
Год основания учреждения: | 1985 |
У нас учатся: | 33 учащихся |
У нас учат: | 12 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Старокурмашевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Иске Кормаш төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 41 42 43 44 45 46 47 48 ( 49 ) 50 >>
-
2022 ел - Рәсәй халыкларының мәдәни мирасы елы/2022 год - Год народного искусства и нематериального культурного наследия народов России/
08.02.2022
2022 ел Россия халыкларының мәдәни мирасына багышланачак.
Конституция буенча Россия күпмилләтле ил булып тора. Аның территориясендә 190дан артык төрле халык яши. Аларның һәрберсенең үз мәдәнияте, теле, гореф-гадәтләре бар. Без барлык милләтләрнең мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен хөрмәт итәргә тиеш.
2022 год объявлен в России годом народного искусства и материального культурного наследия.
-
2022 нче ел- Татарстан Республикасында цифрлаштыру елы
07.02.2022
ТР Дәүләт Советына еллык Юлламасында 2022 ел республикада цифрлаштыру елы дип игълан ителә, дип белдерде Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов . Президент билгеләп үткәнчә, дөнья тиз үзгәрә, масштаблы цифрлы трансформация һәр кешегә, һәр һөнәргә, икътисадның һәм социаль өлкәнең барлык тармакларына кагыла. "Цифрлаштыру үзмаксат түгел, - дип ассызыклады ТР Президенты. — Бу, беренче чиратта, гражданнарыбызның тормыш сыйфатын арттыру, аларның тормыш-көнкүрешен тәэмин итү һәм керемнәрне арттыру, шулай ук бизнесның конкуренциягә сәләтен арттыру мөмкинлеге бирә торган корал. Алга таба „Сан“ га күчү өчен безгә принципиаль яңа катлаулылыктагы мәсьәләләргә алынырга кирәк. Бу мәгариф һәм кадрлар әзерләү системасы өчен дә, шулай ук Иске тамашалардан һәм стереотиплардан баш тарту, үзгәрергә, яңага укырга һәм башкаларны үз артыннан алып барырга әзер булу өчен дә җитди чакыру. Тормыш сыйфатын күтәрүдә IT-технологияләрнең роленә зур игътибар биреп, киләсе ел республикада цифрлаштыру елы дип игълан ителә.
-
Сталинград сугышы тәмамлануга 79 ел/ 79 лет победы в Сталинградской битве
01.02.2022
Икенче бөтендөнья һәм Бөек Ватан сугышларында бөек борылыш чоры буларак теркәлгән Сталинград кан коешы 1942 елның 17 июлендә башланып китә. Вермахт гаскәрләре шәһәрнең төньягындарак булган Идел елгасына ук үтеп керә. 125 көн дәвамында канкойгыч бәрелешләр бара. Һәр урам һәм һәр йорт йөзләгән, меңләгән корбаннар белән яулап алына. Вокзал бинасы гына да 13 тапкыр кулдан-кулга күчә. Шәһәр җимерелә һәм кирпеч ватыкларыннан, вак ташлардан, тимер-томыр өемнәреннән торган хәрабәләргә әверелә. Бәрелешләр нәтиҗәсендә дошманның хәлиткеч һөҗүм төркеме дә көчсезләнә. 19 ноябрьдән исә бөек борылыш башлана: совет гаскәрләре һөҗүмгә күчә. Сталинградны саклап калу гына түгел, фашистларның 300мең кешедән торган дивизиясе дә камап алына һәм юк ителә.
1943 елның 2 февралендә Идел буендагы шәһәр өчен сугышлар совет гаскәрләренең җиңүе белән тәмамлана. Фашистлар Сталинград сугышында 1,5 миллион хәрбиен югалтса, Совет Армиясенең бер миллионга якын солдаты һәм гражданы һәлак була.
Бу сугышларда йөз меңнәрчә татарстанлы да катнаша. Шул исәптән өч укчы дивизия безнең республикада тупланып Сталинград бәрелешләренә озатылган була. Татарстаннан 22 мең солдат һәм офицеры Сталинград өчен барган кан коешларда мәңгелеккә күзләрен йома.
Совет гаскәрләренең Сталинград янында фашистлар гаскәрен тар-мар итүнең 79 еллыгы уңаеннан мәктәптә класс сәгатьләре уздырылды.
Сталинградская битва стала одной из самых масштабных военных операций Великой Отечественной войны. Сражения проходили в переломный момент. С 1943 года представления о непобедимости противника пошатнулись, Советская армия одержала крупные победы. Сталинградская битва длилась с 17 июля 1942 года и по 2 февраля 1943 года. Она окончилась разгромом действовавшей на сталинградском направлении группировки фашистских захватчиков.
Бои шли двести дней и ночей, на берегах Дона и Волги не прекращались сражения, после вести их пришлось и на подступах к Сталинграду, и даже в самом городе. Площадь Сталинградской битвы составила около 100 тысяч квадратных километров при протяженности фронта от 400 до 850 километров. С обеих сторон участвовало около 2,1 миллиона человек. Это была самая напряженная схватка во всей мировой истории, как отмечают специалисты.
-
Инглиз телендә театр бәйгесенең муниципаль этабы/Муниципальный этап конкурса театральных постановок на английском языке
31.01.2022
Ел саен үткәрелеп килүче инглиз телендә театр бәйгесенең муниципаль этабына бу уку елында "Винни Пух" әкияте әзерләнеп күрсәтелде. Укучыларга уңышлар телибез!
К муниципальному этапу ежегодного театрального конкурса на английском языке в этом учебном году была подготовлена сказка "Винни Пух". Желаем успехов!
-
Актаныш технология техникумында экскурсиядә/Экскурсия в Актанышском технологическом техникуме
31.01.2022
28 нче гыйнвар көнне 8-9 нчы сыйныф укучылары 8 нче сыйныф җитәкчесе Зарипова Луиза белән Актаныш технология техникумында экскурсиядә булып кайттылар. Техникумнан укучылар үзләренә бик кирәкле мәгълүматлар алып кайттылар.
28 января учащиеся 8-9 классов вместе с классным руководителем 8 класса Зариповой Луизой побывали на экскурсии в Актанышском технологическом техникуме.
-
Башлангыч профсоюз оешмасы җыелышы/Собрание первичной профсоюзной организац
28.01.2022
28 гыйнвар көнне район хакимият бинасының утырышлар залында район мәгариф идәрәсе һәм район оешмалары Советларының берләштерелгән утырышы узды. Әлеге җыелышта мәктәпнең профсоюз җитәкчесе Р.Р.Ибраһимова катнашты.
28 января в зале заседаний администрации района состоялось совместное заседание районного управления образования и советов организаций района. На собрании присутствовала руководитель профсоюза школы Р.Р.Ибрахимова
-
"Ленинград блокадасын өзүгә 78 ел”/“78 лет снятия блокады Ленинграда”
27.01.2022
27 нче гыйнвар көнне, башлангыч сыйныф укучылары белән “Ленинград блокадасын өзүгә 78 ел” дип исемләнгән класс сәгате үткәрелде.Укучылар белән шушы темага багышланган видеоролик каралды, тәрбияви әңгәмә үткәрелде.
27 января с учащимися начальных классов был проведен классный час “78 лет снятия блокады Ленинграда”.С учащимися был рассмотрен видеоролик на данную тему, проведена воспитательная беседа
-
Кыш Бабай призына көрәш ярышы/Национальная борьба на приз Деда Мороза
26.01.2022
Кышкы каникул чорында укучылар арасында Кыш Бабай призына көрәш ярышы узды. Бу ярышта 7 нче сыйныф укучысы Исламов Гадел 2 нче урынны алды. Бу җиңүе белән Гаделне чын күңелдән котлыйбыз. Тренеры Сираев Р.Х.
В период зимних каникул среди школьников прошли соревнования по борьбе на приз Деда Мороза. В этом соревновании ученик 7 класса Исламов Гадель занял 2-е место. От всей души поздравляем Гаделя с этой победой. Тренер Сираев Р. Х.
-
"Ел символы" кул эшләре бәйгесе/Конкурс рукоделия "Символ года"
26.01.2022
"Ел символы" кул эшләре бәйгесендә Кәримовлар гаиләсе 1 нче урынны алды. Аларны чын күңелдән котлыйбыз.
В конкурсе рукоделия "Символ года" семья Каримовых заняла 1 место. От всей души поздравляем!
-
Хәрби патриотик айлык/Военно патриотический месячник
25.01.2022
24 нче гыйнвар көнне Хәрби патриотик айлыкка старт бирелде
24 января стартовал военно-патриотический месячник