Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Байсаровская основная общеобразовательная школа имени Миргалима Гилемовича Басырова» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Басыров Миргалим Гыйлем улы исемендәге Байсар төп гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе»
Визитная карточка
Адрес: | 423745, РТ, Актанышский район, с. Старое Байсарово, ул. Школьная, д. 54 |
Телефон: | +7(855)-525-53-21 |
E-Mail: | sba.akt@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Байсаровская ООШ" |
Руководитель: | Салахов Рамиль Замигнурович |
Год основания учреждения: | 1979 |
У нас учатся: | 52 учащихся |
У нас учат: | 12 педагогов |
Новости Байсаровской школы
Кадрия Сөнгатовна- педагог-остаз
Опубликовано: 25.08.2023Педагогия фәннәре кандидаты, Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институтының гомуми тел белеме һәм төрки гыйлем кафедрасы доценты Фәтхуллова Кадрия Сөнгат кызы 1959 елның 18 октябрендә Актаныш районы Актаныш авылында туган. 1977 елда Актаныш урта мәктәбен тәмамлагач, Казан дәүләт педагогия институтының чит телләр факультетына укырга керә. 1982 елда институтны кызыл диплом белән тәмамлый һәм Казан шәһәренең 78 нче мәктәбенә француз теле укытучысы итеп җибәрелә. 1992-1994 елларда КДПИның татар тел белеме кафедрасы каршындагы аспирантурада укый. 1996 елдан Казан университетында эшли. 2002 елда татар телендщ аралашырга өйрәтү проблемасы буенча кандидатлык диссертациясе яклый. Хәзерге вакытта ул КФУның Габдулла Тукай исемендәге Югары Милли мәдәният һәм мәгариф мәктәбенең әйдәп баручы укытучысы булып тора. Ул лекцияләр укый һәм практик дәресләр алып бара.
Кадрия Фәтхуллова 200 дән артык фәнни — методик хезмәтләр авторы. "АНА ТЕЛЕ" онлайн-укыту мәктәбе үзәген җитәкләде.
Тынгысыз якташыбыз КАДРИЯ СӨНГАТЬ КЫЗЫ ФӘТХУЛЛОВА Россия Федерациясе югары белем бирү системасының мактаулы хезмәткәре, Татарстанның атказанган укытучысы, Каюм Насыйри исемендәге Республика премиясе лауреаты исеменә лаек булды; “Мәгариф өлкәсендәге казанышлары өчен” күкрәк билгесе, “Татар милләтенә күрсәткән хезмәтләр өчен” “Бөтендөнья татар конгрессы” халыкара Берлеге медале белән бүләкләнде.
Источник: МБОУ "Байсаровская ООШ"
К списку новостей