Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Байсаровская основная общеобразовательная школа имени Миргалима Гилемовича Басырова» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Басыров Миргалим Гыйлем улы исемендәге Байсар төп гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе»
Визитная карточка
Адрес: | 423745, РТ, Актанышский район, с. Старое Байсарово, ул. Школьная, д. 54 |
Телефон: | +7(855)-525-53-21 |
E-Mail: | sba.akt@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Байсаровская ООШ" |
Руководитель: | Салахов Рамиль Замигнурович |
Год основания учреждения: | 1979 |
У нас учатся: | 52 учащихся |
У нас учат: | 12 педагогов |
Новости Байсаровской школы
Мультфильм ясаучылар белән очрашу
Опубликовано: 20.04.2018
Мультфильм ул тәрбия, белем бирү һәм телгә өйрәтү чарасы. Аны камилләштерү, заман белән бер адымда алып бару - бүгенге көн таләбе.
Моннан берничә ел элек кенә оешып, хәзер инде Россиядә генә түгел, чит илдә дә танылган "Татармультфильм" оешмасы үз алдына нәкъ шушы максатны куйган. "Татармультфильм" студиясе бүген Республика районнарына чыгып, әлеге юнәшлештә саллы, нәтиҗәле хезмәт башкара.
Берләшмә бүген Актаныш укучылары өчен мультфильм дигән серле дөньяның "пәрдә артын" күрсәтте. Районның һәр мәктәбеннән килгән укучылар масстер-класс дәвамында мультфильм карап хозурланган дип ялгыша күрмәгез, алар бүген үзләре аны ясау серләренә төшенде.
Мультфильм ясаучылар белән оештырылган очрашу 3 сәгатькә якын дәвам итте. Хәер, шушы вакыт эчендә сәгатькә күз салучылар булдымы икән залда? Мөгаен, юктыр! Татар Автономияле Совет Социалистик Республикасы (ТАССР) оешканга 100ел тулуга багышланган видеофильм, онытылып аралашу, рәсемнәр ясап, аларга сулыш өрү – мизгелгә тиң сихери әверелеш булды, ахры.
Әлеге чарада безнен мәктәптән 7 сыйныф укучысы Гәлләмова Ләйсән катнашты. Ул Актанышның үзенчәлекле истәлекле урыны итеп паром проектын тәкъдим итте.
К списку новостей