• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

  • Главная
  • Организации по районам
  • Актанышский
  • Школы
  • МБОУ «Байсаровская основная общеобразовательная школа» Актанышского района РТ/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Байсар төп гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе»

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Байсаровская основная общеобразовательная школа имени Миргалима Гилемовича Басырова» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Басыров Миргалим Гыйлем улы исемендәге Байсар төп гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе»

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423745, РТ, Актанышский район, с. Старое Байсарово, ул. Школьная, д. 54
Телефон: +7(855)-525-53-21
E-Mail: sba.akt@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Байсаровская ООШ"
Руководитель: Салахов Рамиль Замигнурович
Год основания учреждения: 1979
У нас учатся: 52 учащихся
У нас учат: 12 педагогов

Новости Байсаровской школы

"Россиянең ел укытучысы" белән очрашу.

Опубликовано: 06.04.2018

Мәктәп укучыларның язгы каникуллары да быел шактый үзгә үтте. Ел дәвамында “энә белән кое казып”, алдынгылар сафына күтәрелгән укучылар, аларның мөгаллимнәре үз хезмәтләренә лаеклы бәя алды. Халыкара, Рәсәйкүләм, Республика фән олимпиадаларында җиңү яулаган укучылар, аларны әзерләгән укытучылар район сәхнәсенә күтәрелеп хөрмәтләнде, аларга акчалата бүләкләр тапшырылды.
 
Энгель Фәттахов үзе билгеләп үткәнчә, укучыларны муниципаль дәрәҗәдә шулай хөрмәтләү – киләсе елларга лаеклы алмаш әзерләүгә дә зур стимул булып тора. Педагоглар да укучының сәләтен күреп, аның ирешкән уңышларын барлап, вакытында күтәреп ала белергә бурычлы.
 
“Ныклы система булдырганда гына, зур уңышларга ирешеп була!” – мәгариф өлкәсендә шигарь итеп алырлык бу сүзләрне районның Башкарма комитет җитәкчесе бүген технология техникумында оештырылган тантанада да кабатлады. Һәм бу системаны булдырып, аның нәтиҗәләрен якын киләчәктә күрүне максат та итеп куйды.

Энгель Фәттахов залда утыручыларга бик үзенчәлекле сюрприз да әзерләгән булып чыкты: тантанада 2014 елда “Ел укытучысы” бәйгесе тарихында беренче тапкыр "Россиянең ел укытучысы" исеменә лаек булган Татарстан кызы - Алла Головенькина катнашты. Район күләмендә “Педагогик дебют” номинациясендә җиңү яулаган укытучыларыбызга Россия дәрәҗәсендә хөрмәтләнгән педагог кулыннан рәхмәт хатлары алу бәхете елмайды.

“Ел укытучысы” титулына ия булган чорда Норлат районында балаларга белем биргән Алла Николаевна хәзер Иннополис шәһәрендә “Лицей Иннополис” автоном укыту учреждениесе директоры урынбасары булып хезмәт куя. Актанышта исә ул бүген үз белемнәре белән уртаклашты, мөгаллимнәргә мастер-класс күрсәтте. Шунысы игътибарга лаек, Алла Головенькина районыбыз педагогларының һөнәри үсешен камилләштерү юнәлешендә Актанышның кураторы да булачак. “Алла Николаевна белән турыдан-туры бәйләнеш урнаштырачакбыз,” – дип ышандырды Энгель Нәвап улы.


Источник: http://aktanysh-rt.ru/tt/the-news-tat/item/9276-aktanyishnyiң-mәgarif-sistemasyi-yugaryi-nәtiҗә-birergә-tiesh-%20fotolar.html

К списку новостей