• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

  • Главная
  • Организации по районам
  • Актанышский
  • Школы
  • МБОУ «Байсаровская основная общеобразовательная школа» Актанышского района РТ/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Байсар төп гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе»

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Байсаровская основная общеобразовательная школа имени Миргалима Гилемовича Басырова» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Басыров Миргалим Гыйлем улы исемендәге Байсар төп гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе»

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423745, РТ, Актанышский район, с. Старое Байсарово, ул. Школьная, д. 54
Телефон: +7(855)-525-53-21
E-Mail: sba.akt@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Байсаровская ООШ"
Руководитель: Салахов Рамиль Замигнурович
Год основания учреждения: 1979
У нас учатся: 52 учащихся
У нас учат: 12 педагогов

Новости Байсаровской школы

“Белем җәүһәрләре-2017” бәйгесенең җиңүчеләре билгеле

Опубликовано: 24.10.2017

  20 октябрь көнне Казанның Г.Камал театры бинасында сигезенче тапкыр үткәрелгән “Белем җәүһәрләре” бәйгесе җиңүчеләрен тәбрикләү тантанасы узды. Башка еллардан аермалы буларак, быел җиңүчеләр төрле номинацияләрдә 1нче, 2нче, 3нче урын алды, иң уңышлы проектларга Гран-при тапшырылды. “Рәхмәт хаты”на ия булучыларны да бүләкләделәр.

“Белем җәүһәрләре” бәйгесенең максаты – татар телле сайтларны барлау, аларның уңышларын билгеләү һәм таныту. “Безнең, беренче чиратта, татар сайтларының, татар теленең, милләтебезнең озын гомерле булын күрәсебез килә. Сайтны бәйге өчен генә ясау дөрес эш түгел, сайт озын гомерле булырга тиеш. Һәм андый сайтлар бар! “Белем җәүһәрләре” бәйгесендә 1 урын алып, “Белем җәүһәре” исемен яулап, әлеге данын 3 ел дәвамында саклап тоткан һәм сайтын камилләштергән сайт авторларына ел саен Гран-при – “Җәүһәрләрнең җәүһәре” исемен һәм аеруча кыйммәтле бүләкләр тапшырабыз”, - диде Татнетны үстерү фонды җитәкчесе, Белем.ру порталы башлыгы, Казахстан һәм Рунет премияләренең жюри әгъзасы, Татарстан Мәгариф министрлыгы үткәрә торган “Юный программист” бәйгесенең даими жюри әгъзасы, информатика дәреслекләре авторы һәм әлеге бәйгенең оештыру комитеты рәисе Раил Гатауллин. Бәйге Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Мәдәният министрлыгы белән берлектә үткәрелә.

Раил Гатауллин “Белем җәүһәрләре” бәйгесендә нигездә мәктәп укытучылары һәм укучылар катнашуын билгеләп үтте. “Тантанада быел беренче тапкыр үз көчен сынап караган сайт авторлары да, берничә ел катнашып, әлегә “Белем җәүһәрләре” исеменә лаек булмаган кешеләр дә бар. Аларда зур потенциал барлыгын искәртеп үтәсем килә”, - дип белдерде ул.

“Белем җәүһәрләре – 2017” бәйгесенең Гран-при ияләре, “Җәүһәрләрнең җәүһәре” исеменә лаек булучылар:
-“Язмышмы, ялгышмы?” интернет-проекты (yazmysh.ru) авторы, Актаныш районы Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбенең математика һәм информатика укытучысы, “Яшь информатик” түгәрәге җитәкчесе Шәвәлиев Дилүс Мирзасалих улы;
-“Түбән көек урта мәктәбе сайты” интернет-проекты (tkoek.ucoz.ru) авторы, Әтнә районы Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбенең математика һәм информатика укытучысы Хисмәтуллин Илнур Рәхимҗан улы;
-“Тәнәфес” газетасы” интернет-проекты (tenefec.jimdo.com) авторлары, Әлмәт районы Түбән Мактама 1нче урта гомуми белем мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Хәбибуллина Айгөл Фәнзәт кызы җитәкчелегендәге укучылар коллективы.

Бәйгедә Актаныш районыннан 12 интернет-проект катнашты. Алар белән сез тулырак таныша аласыз.

Сайт авторларының барсынада Татнетны үстерү фондының рәхмәт хатлары тапшырылды.


Источник: https://edu.tatar.ru/aktanysh/roo/read-news/1562722

К списку новостей