Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Поисевская средняя общеобразовательная школа» Актанышского района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениясе
Визитная карточка
| Адрес: | 423730, РФ, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Поисево, ул. Красноармейская, д. 12 |
| Телефон: | +7(855)-525-12-32/ 5-12-34 |
| E-Mail: | Poisevskaya.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Поисевская СОШ" |
| Руководитель: | Нургалиева Ландыш Саяповна |
| Год основания учреждения: | 1937 |
| У нас учатся: | 224 учащихся |
| У нас учат: | 20 педагогов Язык обучения: татарский |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Поисевская средняя общеобразовательная школа» Актанышского района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениясе - новости
Страницы: << 281 282 283 284 ( 285 ) 286 287 288 289 290 >>
-
Нур Баян исемендәге иҗат фестивале 11.05.2015

-
Всероссийский конкурс детских творческих работ "Дети рисуют Победу" 11.05.2015

-
Һәйкәл ачу тантанасы 08.05.2015

Авылыбызда ял итәрлек, килгән кунакларга горурлык белән күрсәтерлек матур урыннар арта. Алар янына тагын бер һәйкәл өстәлде. Яңа һәйкәл Беренче Бөтендөнья сугышында катнашучыларга багышлана һәм Балалар иҗат үзәге территориясендә урнаштырылган.
-
Митинг 08.05.2015

Пучы авылы үзәгендә Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган митинг үтте. Һәйкәл янына барлык авыл халкы җыелды. Стройга тезелеп мәктәп укучылары,балалар бакчасының чыгарылыш төркем балалары килде . Сугыш ветераны һәм тыл ветераннарына урын түрдән бирелде . Митингта Пучы авыл җирлеге башлыгы Нуртдинов Н.З., Актаныштан килгән вәкил Фәттәхов И.Э. , җирлекнең Ветераннар советы исеменнән Басыров Ф.М. чыгыш ясадылар, чыгышлар мәктәп укучылары, авыл яшьләре катнашындагы концерт номерлары белән үрелеп барды.
-
"Алиш эзләреннән" исемендәге конференция 07.05.2015

4 класс укучысы Муллагалиев Айназ, 11 класс укучысы Хөҗәтова Рәзилә, җитәкчесе- Г.К. Муллагалиева, 1 нче төбәкара фәнни-гамәли конференциясенең "Шигърият бакчасында" секциясендә катнашып, сертификатка ия булдылар. Аларнын шигырьләре "Алиш эзләреннән" дигән җыентыкка кертелде. Котлыйбыз!
-
Международная дистанционная олимпиада 07.05.2015

Ученики 1 класса приняли участие в I Международной дистанционной межпредмедной олимпиаде "Юный эрудит" среди 1-4 классов. Муллагалиев Азат и Погосян Эдита заняли 1 место, а Ханипова Алина, Закирова Эльза, Сафиуллин Самат, Гибадуллин Йосыф, Нургалиева Лениза заняли 3 место, учитель Акмалова А.Х.. Олимпиада проводилась на Всероссийском Образовательном Портале "Продлёнка" с 02.02.2015 по 31.03.2015г.
-
Ветераннар белән очрашу 06.05.2015

6 май көнне башлангыч класс укытучылары һәм укучылары катнашында Бөек Ватан сугышының 70 еллыгына багышланган "Ил- көн даны тере хәтер булып, яңа буыннарда яшәсен! " исеме астында тыл ветераннары белән очрашу үткәрелде.
-
Нур Баян исемендәге иҗат фестивале 05.05.2015

Мәктәп укучылары "Шәрип Шәймиев музей-йорты" "Җиңү килде җиргә яз булып" дип аталган Бөек Җиңүнең 70 еллыгы, Әдәбият елы һәм патриот-шагыйрь Нур Баянның тууына 110 ел тулуга багышланган иҗат фестивалендә катнаштылар. 7 кл.- Дәүләтова Айсылу, Ибрагимов Эдуард, Латипова София, Нургалиева Люзия, 6 кл.- Нурлыгаянова Юлия, Гапсәләмов Ришат, Әгъләмова Ландыш, җитәкчесе- татар теле һәм әдәбияты укытучысы Г.К. Муллагалиева, 5 кл. - Артамошкина Адэлина, Галиева Диана, җитәкчесе- татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ф.Х. Галимуллина, катнашып дипломга лаек булдылар. Афәрин!
-
Нур Баян исемендәге иҗат фестивале 05.05.2015

7 класс укучысы Сәләхова Гүзәл "Шәрип Шәймиев музей- йорты" "Җиңү килде җиргә яз булып" дип аталган Бөек Җиңүнең 70 еллыгы, Әдәбият елы, патриот-шагыйрь Нур Баянның тууына 110 ел тулуга багышланган иҗат фестивалендә катнашып, поэзия буенча 2 дәрәҗә Диплом һәм кыйммәтле бүләккә лаек булды, ә шул ук класстан Фәтхуллин Ильяс кызыксындыру бүләгенә ия булды, җитәкчесе - Г.К. Муллагалиева. Котлыйбыз !
-
Республикакүләм "Туган ягым яшел бишек" бәйгесе 05.05.2015

4 класс укучысы Исхаков Сәйләш Республикакүләм “Туган ягым- яшел бишек” бәйгесенең читтән торып үткәрелгән беренче этабы “Туган ягым тамгалары”, икенче этап “Минем тамга”ларны уңышлы үтеп, өченче этабында рәсем ясау буенча мастер-класста катнашып II дәрәҗә Дипломга, җитәкчесе технология, рәсем укытучысы З.Ф.Кашапова Таныклыкка лаек булдылар. Афәрин! Котлыйбыз!







