Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Поисевская средняя общеобразовательная школа» Актанышского района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениясе
Визитная карточка
| Адрес: | 423730, РФ, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Поисево, ул. Красноармейская, д. 12 |
| Телефон: | +7(855)-525-12-32/ 5-12-34 |
| E-Mail: | Poisevskaya.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Поисевская СОШ" |
| Руководитель: | Нургалиева Ландыш Саяповна |
| Год основания учреждения: | 1937 |
| У нас учатся: | 224 учащихся |
| У нас учат: | 20 педагогов Язык обучения: татарский |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Поисевская средняя общеобразовательная школа» Актанышского района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениясе - новости
Страницы: << 171 172 173 174 175 ( 176 ) 177 178 179 180 >>
-
Татарча көрәш 08.01.2019

Котлыйбыз!!! Татарча көрәш буенча 6 нчы гыйнвар көнне Актанышта Кыш бабай бүләгенә үткәрелгән ярышта уңышлы чыгыш ясаган укучылар:
Марданов Ришат – 1 урын
Шәмсиев Илназ – 1 урын
Нургалиев Айзат - 1 урын
Загиров Булат - 1 урын
Хабетдинов Салават - 1 урын
Гилемов Салават - 2 урын
Хафизов Ильяс - 2 урын
Имамов Айвар - 3 урын
Рузибоев Дамир - 3 урын!!!
Афәрин егетләр!!!
Тренер - Садри Әнис Мөхәммәтнур улы. -
Имтиханнарга әзерлек 05.01.2019

Укучылар өчен математика һәм рус теле фәннәреннән консультацияләр оештырылган.
-
Кыш бабай призына ярыш 05.01.2019

Бүген Кыш бабай призына мәгариф хезмәткәрләренең ярышлары уза. Катнашучыларга уңышлар телибез!!!
-
КФУ 04.01.2019

Афәрин! 6 нчы класс укучысы Вахитова Әдилә, 8 нче А классы укучысы Газетдинова Алинә, 8 нче Б классы укучысы Басырова Язгөлләр татар теле фәне буенча КФУ оештырган республикакүләм олимпиадада катнашып җиңү яуладылар, Диплом һәм бүләкләргә лаек булдылар. Әлеге укучыларны уңышлары белән котлыйбыз һәм алда да уңышлар телибез. Укытучылары: Муллагалиева Гөлназ Кашаф кызы
-
Татарча диктант - 2018 04.01.2019

“Бөтен дөнья татарча яза!” проекты кысаларында "Татарча диктант – 2018” чарасында Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбеннән 11 нче класс укучылары Заманова Руфинә, Нургалиева Люзияләр катнашып сертификатка, 8 нче Б классы укучысы Басырова Язгөл “5” ле билгесенә һәм сертификатка, 11 нче класс укучысы Хәбетдинова Язилә һәм укытучылары Муллагалиева Гөлназ Кашаф кызы алтын сертификатка һәм “Иң грамоталы катнашучы” титулына ия булдылар. Укытучылары: Муллагалиева Гөлназ Кашаф кызы. Котлыйбыз!
-
"Ел укытучысы 2019" 31.12.2018

"Ел укытучысы 2019" бәйгесендә катнашып диплом белән бүләкләнүче укытучыларыбыз: башлангыч класс укытучысы Әлфирә Рифкат кызы Хабетдинова һәм тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Зәлинә Назыйф кызы Вахитова. Котлыйбыз!!!
-
Турнир 31.12.2018
26 декабрь көнне "Актаныш" спорт сараенда кече яшьтәге укучылар арасында көрәш турниры булып узды. Әлеге бәйгедә безнең егетләребез дә уңышлы чыгыш ясадылар:
Шәмсиев Ильяс - 3 урын;
Нургалиев Айзат - 3 урын;
Газизов Инсаф белэн Сабитов Зиннур махсус буләкләргә ия булдылар. -
Ярминкә 31.12.2018

30 декабрь көнне район үзәгендә ярминкә гөрләде.
-
Яңа ел белән! 31.12.2018

Җир йөзенә Яңа еллар килә
Акка төреп сихри дөньяны.
Үткәннәре калсын үткәннәрдә,
Өмет белән каршылыйк яңаны.Яңа елга зур өметләр баглыйк,
Барыбер аны безгә үтәсе.
Шатланышыйк, уйныйк, бәхет юрыйк
Сикереп үтик язмыш киртәсен. -
Язилә, Афәрин!!! 28.12.2018

11 класс укучысы Хабетдинова Язилә "Иң яхшы шигырь" бәйгесендә 2 урын яулаган. Котлыйбыз!!!







