Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Поисевский детский сад" Актанышского муниципального района/Актаныш муниципаль районы "Пучы балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423730, Республика Татарстан, Актанышский район, село Поисево, ул. Красноармейская, д. 14а |
| Телефон: | +7(855)-523-41-80 |
| E-Mail: | Poisevskiy.Detsad@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Поисевский детский сад» |
| Руководитель: | Амирова Альбина Ильгизовна |
| Год основания учреждения: | 2018 |
| У нас учатся: | 68 воспитанников (из них воспитанники инвалиды - 2 ребенка. Воспитанники, являющиеся иностранными гражданами - 0 детей). |
| У нас учат: | 13 педагогов |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Поисевский детский сад" Актанышского муниципального района/Актаныш муниципаль районы "Пучы балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 91 92 93 94 95 96 97 ( 98 ) 99 100 >>
-
Сау бул, бакча/До свиданья детский сад 28.05.2019

Хуш, сөекле бакчабыз, Сау булыгыз, апалар. Кала курчакларыбыз, Безне көтә парталар. Бүген бакчабызда тәрбияләнгән 19 баланы мәктәпкә озату кичәсе узды.
-
Кечкенә артистлар/Молодые артисты 27.05.2019 Актаныш районы Пучы иҗат үзәгенә йөрүче балалар, бакчабызга килеп үзләренең матур-матур чыгышларын нәниләребезгә бүләк иттеләр.

-
Котлыйбыз/Поздравляем 24.05.2019

А.С.Пушкинның тууына 220 ел уңаеннан "В мире литературных наследий" республика конкурсында зурлар төркеменнән Фатхетдинова Нәзилә (тәрбиячеләре Р.Р.Латипова, Р.Ф.Камалова) -2 дәрәҗә лауреат, уртанчылар төркеменнән Нургалиева Ясминә (тәрбиячеләре Г.Н.Амирова, Р.Н.Гиздуллина) сертификат белән бүләкләнделәр. Әфәрин, балалар!
-
Без булачак укучылар/Мы будущие первоклассники. 21.05.2019 Бүген мәктәпкә әзерлек төркемендә ата-аналар һәм беренче сыйныфка алучы укытучы Хабетдинова А.Р. өчен ачык эшчәнлекләр күрсәтелде, ата-аналар укытучы белән якыннан аралашып, борчыган сорауларын бирделәр.

-
Гомуми ата-аналар җыелышы./Общее родительское собрание 20.05.2019 Бүген бакчабызда чираттагы гомуми ата-аналар җыелышы узды.

-
Тунан көнең белән/С днем рождения 19.05.2019 Хезмәттәшебез Загертдинова Җүәйрә Сәләх кызының 55 яшьлек юбилее. Кадерле Җүәйрә Сәләх кызы! Сезне олы бәйрәмегез — 55 яшьлек юбилеең белән чын күңелдән котлыйбыз. Сиңа нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә шатлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, ак бәхетләр, балаларыңның һәм оныкларыңның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, бәхетле озын гомер кичерүеңне телибез. Киләчәгең җыр кебек матур, кояш кебек якты булсын. Туачак таңнарың һәрвакыт нурлы, күк йөзең һәрвакыт аяз булсын. Гел шулай елмаеп, кешеләрне сөендереп яшә! Һәр яңа көн бәхет алып килсен, Алсу таңнар күмсен шатлыкка. Яшәү дәрте янсын йөрәгеңдә, Картаерга һич тә ашыкма

-
Картлар йортында кунакта/В гостях в доме пристарелых. 18.05.2019

Зурлар төркеме балалары (тәрбияче Р.Р.Латипова) Пучы картлар һәм инвалидлар йортына барып өлкәннәргә үзләренең матур җырларын, дәртле биюләрен тәкъдим иттеләр.
-
Кечкенәләр төркемендә ата-аналар җыелышы/Родительское собрание во 2ой младшей группе. 16.05.2019

Бүген икенче кечкенәләр төркемендә ата-аналар җыелышы үтте. Тәрбиячеләр ата-аналарның игътибарын кече яшьтән балаларның сөйләм телләрен үстерүгә юнәлтеп, кирәкле моментларына тукталып уздылар. Соңыннан ата-аналар командаларга бүленеп сингапур методикасы буенча сөйләм телен үстерү буенча биремнәр эшләделәр.
-
"Ачык ишекләр көне"/"День открытых дверей" 15.05.2019

Бүген бакчабызда "Ачык ишекләр" көне үтте.
-
Җыелыш/Собрание. 14.05.2019

Бүген "Бүләк" белем бирү үзәгендә ата-аналар, балалар бакчалары тәрбиячеләре, башлангыч сыйныф укытучылары катнашында "Башлангыч мәктәп һәм балалар бакчасы арасында элемтә" дигән темага җыелыш үтте. Әлеге җыелышта безнең балалар бакчасыннан мәктәпкә әзерлек төркеменнән ата-аналар һәм группа тәрбиячеләре катнашты.













