Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Поисевский детский сад" Актанышского муниципального района/Актаныш муниципаль районы "Пучы балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423730, Республика Татарстан, Актанышский район, село Поисево, ул. Красноармейская, д. 14а |
| Телефон: | +7(855)-523-41-80 |
| E-Mail: | Poisevskiy.Detsad@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Поисевский детский сад» |
| Руководитель: | Амирова Альбина Ильгизовна |
| Год основания учреждения: | 2018 |
| У нас учатся: | 68 воспитанников (из них воспитанники инвалиды - 2 ребенка. Воспитанники, являющиеся иностранными гражданами - 0 детей). |
| У нас учат: | 13 педагогов |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Поисевский детский сад" Актанышского муниципального района/Актаныш муниципаль районы "Пучы балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 101 102 103 104 ( 105 ) 106 107 108 109 110 >>
-
"Гаиләм-җылы учагым" 06.03.2019 Уртанчылар төркемендә бәйрәм гаиләләр үзләре белән таныштырудан башланып китте. Балалар әти, әниләргә үзләренең матур җырларын, биюләрен тәкъдим иттеләр. Бәйрәм күңелле ярышлар белән үрелеп барды.

-
"Аулак өй" 06.03.2019 Балаларны татар халкының милли гореф-гадәтләре белән таныштыруны дәвам итү; балаларда бу гореф -гадәтләргә,йолаларга хөрмәт,ихтирам тәрбияләү,милли җырлы- биюле уеннар аша балаларда туган телгә карата хөрмәт тәрбияләү, балаларның сүз байлыкларын арттыру максатыннан зурлар төркемендә әти-әниләргә "Аулак өй" күренеше күрсәтелде.

-
"Гаиләм-җылы учагым" 06.03.2019

Мәктәпкә әзерлек төркемендә гаилә бәйрәме узды.
-
"Әниләргә бүләк" 05.03.2019 Сигезенче март җитә. Бездә тиздән зур бәйрәм. Миндә чәчәк бүләк итәм Әниемә бер бәйләм. Бәйрэмгә балалар үз куллары белән әниләренә бүләкләр ясадылар.

-
"Йолдызлык-2019" 05.03.2019 Язның беренче көне-1 нче март көнне район мәдәният йортында балалар бакчаларында тәрбияләнүче балаларның "Йолдызлык-2019" бәйгесе булып узды. Безнең бакча нәниләре үзләрен сәхнәдә кечкенә артистлар кебек тоттылар. Тырышлыкның нәтиҗәсе барыбызны да сөендерде-безнең бакчабыз 1 урынга лаек булды. Кубокның өченче ел рәттән безнең бакчага бирелеү юкка түгелдер, чөнки әти-әниләр белән кулга-кул тотынышып эшләгәндә генә модный уңышка ирешеп була.

-
Семинар 04.03.2019

2 март ккөнне Актаныш техникумы базасында район балалар бакчалары тәрбиячеләре өчен "Позитивное сотрудничество педагога с родителями" дигән темага семинар уздырылды. Лектор- Мәскәү шәһәре социаль педагогы, "Международный центр гуманной педагогики" иҗтимагый берләшмәсе халыкара ассоцияциясе галиме Абрамова Марина Николаевна. Әлеге семинарда безнең балалар бакчасыннан тәрбияче Л.К.Галина катнашты.
-
"Танцевальная карусель" 02.03.2019 Бүген Яр Чаллы шәһәрендә уздырылган "Танцевальная карусель" республика хореография конкурсында "Мари биюе"(Алмаз Тухбатуллин, Динә Салихова), "Шаян кызчык" (Нәзилә Фатхетдинова), "Парлы татар биюе" (Сәет, Раяна Шайхетдиновлар) катнашып уңышлы чыгыш ясадылар. Әлеге конкурска әзерләгән педагогларга, катнашырга ярдәм иткән ата-аналарга рәхмәтебезне җиткерәбез.

-
Международный форум "Образование России" (EDU Russia) 01.03.2019

28 февраля 2019 года на базе МВЦ "Казань Экспо" прошел Международный форум "Образование России". На котором принимали участие все руководители образовательных учреждении нашего района. в том числе и заведующие МБДОУ. На площадке по дошкольному образованию выступало множество скиперов города Казани, Москвы. особенно запомнился опыт работы руководителя полилингвальных детских садов г. Казани "Бала-Сити". Несомненно, полученная информация на Форуме будет взята нами для дальнейшей работы в направлении изучения языков, обучения детей языкам.Хотелось бы выразить благодарность за предоставление возможности участия на форуме руководству района, непосредственно Э.Н.Фаттахову.
-
Гала концерт. 01.03.2019 Район мәдәният йортында "Йолдызлык-2019" бәйгесенең гала концерты булды. Безнең балалар бакчасыннан мари (Динә Салихова, Алмаз Тухбатуллин), күмәк татар бию, "Шаян кызчык" (Фатхетдинова Нәзилә), "Парлы татар " биюе(Сәет, Раяна Шайхетдиновлар), "Апельсин" биюе, конферанслар (Раяз, Нәзилә) катнашып уңышлы чыгыш ясап, 1, 2, 3 урыннарга , "Пучы балалар бакчасы" авыл балалар бакчалары арасында 1 урынга лаек булды. Әфәрин, балалар.

-
"Сак бул-грипп!" 28.02.2019 Грипп – вируслы тын юлы инфекциясе (ОРВИ) төркеменә керә. Ул эпидемиягә әверелүчән. Моннан тыш, ул организмга өзлегү дә китерергә мөмкин булган кискен авыру. Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары өлкән шәфкать туташы янында булып, грипп авыруы турында әңгәмә кордылар, саклану чаралары турында сәйләштеләр.














