Муниципальное бюджетное образовательное учреждение дополнительного образования "Центр детского творчества" Актанышского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, РТ, Актанышский район, с. Актаныш, ул. Юбилейная, д. 111 |
| Телефон: | |
| E-Mail: | Cdt.Aktanysh@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУДО "ЦДТ" Актанышского муниципального района РТ |
| Тип УДО: | Многопрофильные |
| Руководитель: | Файзрахманова Резеда Наиловна |
| Год основания учреждения: | 2001 |
| У нас учатся: | 792 |
| У нас учат: | 22 |
Муниципальное бюджетное образовательное учреждение дополнительного образования "Центр детского творчества" Актанышского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 81 82 83 84 85 86 87 ( 88 ) 89 90 >>
-
Конкурс "Звезда Победы"
27.04.2018
В целях воспитания у детей гражданственности и патриотизма, уважения к бессмертному воинскому подвигу, формирования у детей духовных ценностей и нравственно-эстетических жизненных принципов;выявления талантливых детей Актанышский Центр детского творчества проводит конкурс рисунков "Звезда Победы",посвященный празднованию дня Победы в Великой Отечественной войне в 1941-1945 гг.
/upload/storage/org5202/files/Положение о конкурсе рисунков ВОВ ЦДТ(1).doc
-
Фестивальда катнашучыларга уңышлар телик. 26.04.2018

26-28 апрель көннәрендә Алабуга шәһәрендә техник иҗат Фестивале үтә.Төрле су, һава,җир транспорты, ракета модельләре төзү буенча укучылар республика бәйгесенә җыйналдылар.Актаныш районын укучылар һәм укытучылардан торган команда яклый. Робототехника юнәлеше буенча бәйге 27нче апрель көнне уза. Ф.Ф.Ямалов җитәкчелегендәге команда да сынатмас дигән өметтә калабыз.Күргәзмәгә район укучыларның техник иҗат буенча эшләнмәләре җибәрелде.Күргәзмә буенча презентацияне Н.Ф.Гимазовның укучысы Салахов Данияр тәкъдим итәчәк.Фестивальда катнашучыларга уңышлар телибез!
-
Шигырь сөючеләр Тукай шигырьләрен өйрәнә. 26.04.2018

Балалар иҗат үзәгендә Г.Тукайның туган көненә багышланган шигырь бәйрәме үтте.Бәйрәмне педагог И.М.Муллахметова алып барды. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар, укучылар Г.Тукайның тормыш юлы,иҗаты белән таныштылар.Шагыйрьнең әсәрләрен яттан сөйләделәр.Әкиятләре, шигырьләре буенча белемнәрен ныгыттылар-командаларга бүленеп биремнәр үтәделәр.Халык-авыз иҗаты буенча да балаларның белемнәре игътибарга лаек иде. Иҗади бәйрәмдә актив катнашучылар да, шигырь сөючеләр дә сертификатка ия булдылар.Бәйрәм "Туган тел" җыры белән тәмамланды.
-
Театр коллективлары бәйгесе дәвам итә. 20.04.2018

Туган телебезнең, халкыбызның, мәдәниятебезнең асылын белү һәм саклау - рухи дөньябызны даими үстерү ул. Театр сәнгате - бу эшчәнлектә нигез булып тора. Сәнгать дөньясына тартылган баланың күңеле, омтылышы, кылган гамәлләре беркайчан да зәгыйфь булмаячак.Театр сәнгате баланың аралашу, сөйләм күнекмәләрен,тел байлыгын, хәтерен, кузаллавын үстерә, иҗади активлыгын арттыра.Мәктәпләр арасында барган бәйгедә 15 белем бирү оешмасы катнашты. Нигезләмә буенча 30 минуттан артмаган әсәр яки әсәрдән өзек сәхнәләштерелде. 20 апрель көнне театр сөючеләр Балалар иҗат үзәгенә бәйгегә нәтиҗә ясарга, иң-иңнәр белән танышырга җыйналдылар.
-
"Театр яктылыкка, нурга илтә" 19.04.2018

2 апрельдән 13 апрельгә кадәр вакыт аралыгында "Театр яктылыкка,нурга илтә "дип исемләнгән балалар театр коллективлары бәйгесе узды.Бу бәйгедә 12 балалар бакчасы, 15 гомуми белем бирү оешмаларының балалар театр коллективлары сәхнә тотты.Бәйгегә балалар театр коллективы татар телендә ирекле темада, ирекле жанрда (дәвамлылыгы -балалар бакчалары өчен 15-20 минуттан артмаган;мәктәп укучылары өчен 30 минуттан артмаган) бер әсәр,яки, әсәрдән өзек тәкъдим иттеләр.Бәйгегә нәтиҗәләр өч яшь төркемендә (5-6 яшь; 7-12 яшь; 13-17 яшь) чыгарылды.Шулай ук уңышлы чыгыш ясаучылар да ачыкланды.Биш номинациядә җиңүчеләр билгеләнде.
-
"Татмультфильм"бездә кунакта 17.04.2018

Мультфильмнарның тәрбияви әһәмияте бәхәссез.Шулай ук белем бирү һәм телгә өйрәтү чарасы да булып тора. “Татармультфильм” оешмасы моннан берничә ел элек кенә оешса да, Татарстанда, Россиядә генә түгел,чит илдә дә танылган оешма.Әлеге берләшмә вәкилләре 17 апрель көнне Актанышта укучылар белән очраштылар.Бу эшлекле чарага районыбызның барлык мәктәпләреннән дә укучылар килде. Очрашу Татар Автономияле Совет Социалистик Республикасы (ТАССР) оешканга 100ел тулуга багышланган видеофильм карау белән башланып китте.Укучылар рәсемнәр ясау белән генә чикләнмәделәр, аларга сулыш өрделәр,аралаштылар.Иң куанычлысы- узган ел Актаныш укучылары белән аралашып, аларның рәсемнәре нигезендә эшләнгән мультфильмны үз күзләре белән күрү булды,билгеле. “Татармультфильм” оешмасы вәкилләре сентябрь аенда укучыларыбызның хезмәте көтеп алынган мультфильм рәвешендә тәкъдим ителәчәген әйттеләр.
-
Җиңүләрегез белән котлыйбыз! 15.04.2018
12-14 нче апрель көннәрендә Актанышта Татарстан Республикасының беренче Президенты кубогына татарча көрәш республика ярышы үтте. Актаныш Балалар иҗат үзәге Пучы авылында “Көрәш” түгәрәгенә йөрүче укучылырыбызда зур уңышларга ирештеләр.Рузибоев Дамир (7 сыйныф) – 2 урын;
Хәбетдинов Салават (8 сыйныф) – 2 урын.Педагоглары - Садри Әнис.Сезгә киләчәктә яңа җиңүләр телибез! -
"Куркынычсыз тәгәрмәч"бәйгесе 13.04.2018

"Куркынычсыз тәгәрмәч"республика бәйгесенең муниципаль этабы 26 мәктәптән укучыларны үзенә җыйды.Командалар беренче ярдәм күрсәтү, юл хәрәкәте кагыйдәләрен белү, агитбригада чыгышы, велосипедта фигуралы йөрү буенча көч сынаштылар.Килгән команадалар бик белемле һәм хәзерлекле иде.Җиңүчеләр дә билгеле:
1 урын - Актаныш 2 нче урта мәктәбе;
2 урын - Яңа Әлем гомуми белем бирү мәктәбе;
3 урын - Актаныш 1 нче урта мәктәбе.
Җиңүчеләрне котлыйбыз!Республикада район данын якларга баручы командага уңышлар телибез.
-
Кошлар көне 13.04.2018

Балалар иҗат үзәгендә кошлар көне үтте.Түгәрәкләргә йөрүче балалар кошлар турында белемнәрен арттырдылар. Төрле биремнәр үтәделәр,кошларга багышлап шигырьләр сөйләделәр, табышмакларга җаваплар таптылар.Күмәк уеннар вакытында да кошлар турында белемнәр бик кирәк булып чыкты.Кошлар- безнең дусларыбыз.Аларны сакларга да,якларга да кирәклеген бүгенге тамашада катнашкан балалар кабат искә төшерделәр.
-
12 апрель-космонавтика көне 12.04.2018
12 апрель – Бөтендөнья авиация һәм космонавтика көне билгеләп үтелә. 1961 елның 12 апрелендә Байконур космодромыннан «Восток» кораблендә беренче космонавт космик киңлеккә сәяхәткә чыга. Барлык кешелек гаҗәпкә кала. Гап-гади эш көнендә радиостанцияләр хәбәр итә: «Галәмдә – кеше!» Бу кеше - Юрий Алексеевич Гагарин. Аның очышы бары 108 минут дәвам итә. Ләкин шул кыска гына вакыт эчендә ул кешенең галәмдә эшли алуын исбатлап өлгерә.Балалар иҗат үзәгендә космонавтика көненә багышланган тематик занятиелар үтә. Балаларны эшләреннән күргәзмә оештырылды.









