Муниципальное бюджетное образовательное учреждение дополнительного образования "Центр детского творчества" Актанышского муниципального района РТ
Визитная карточка
Адрес: | 423740, РТ, Актанышский район, с. Актаныш, ул. Юбилейная, д. 111 |
Телефон: | 8(85552)3-19-67 |
E-Mail: | iuzage@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУДО "ЦДТ" Актанышского муниципального района РТ |
Тип УДО: | Многопрофильные |
Руководитель: | Файзрахманова Резеда Наиловна |
Год основания учреждения: | 2001 |
У нас учатся: | 792 |
У нас учат: | 22 |
Муниципальное бюджетное образовательное учреждение дополнительного образования "Центр детского творчества" Актанышского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 11 12 13 14 15 16 17 18 ( 19 ) 20 >>
-
День Победы/ Җиңү көне белән! 09.05.2023
Актаныш районы халкы 78- нче Бөек Җиңү бәйрәмен каршылады.Йөрәкләргә аеруча нык тәэсир итә,күңелнең иң нечкә кылларына кагыла торган бәйрәм бу! Бөек Җиңү көнен якынайтып, яу кырларында һаләк булганнарны да, тылда көнне төнгә ялгап,хезмәт куйганнарны да онытырга беребезнең дә хакы юк.Алар безнең бүгенге буынның тыныч тормышы,киләчәге өчен көрәшкәннәр,хезмәт куйганнар.батырлар даны мәңгелек!
Актаныш встретил 78-й День Победы.
Это была особая, по сравнению с другими годами, праздничная церемония.
Несмотря на то, что годы кровопролитной, страшной войны уходят далеко, подвиг наших предков, боровшихся против нацизма, за мир будущих поколений, наших бабушек и сестер, самоотверженно трудившихся в тылу, вечен. -
"Безопасное колесо"/ "Куркынычсыз көпчәк" 03.05.2023
Балалар иҗат үзәгендә "Куркынычсыз көпчәк" "Безопасное колесо" бәйгесенең муниципаль туры 3 нче май көнне үтте. Тантаналы ачу өлеше "Яшьлек" янындагы мәйданда оештырылды. Юл йөрү кагыйдәләрен белүне һәм тикшерүне күздә тоткан әлеге бәйгене район Юл хәрәкәте инспекциясе башлыгы Ренат Шәмсиев, ЮХИДИның пропаганда бүлеге җитәкчесе Ләйсән Мөхәммәтова, район мәгариф идарәсе җитәкчеләре ачып җибәрде. Белем бирү оешмаларыннан 20 команда катнаша. Бәйгенең медицина юнәлеше,юл хәрәкәте кагыйдәләрен белү, велосипед төзелеше буенча теоретик эшчәнлек, музыкаль - иҗади чыгышлар Балалар иҗат үзәгендә бара. Укучылар берничә этапта катнашып, хәзреге вакытта биремнәрне үти. Уңышлар сезгә!
-
Карга боткасы гөрләп узды. 02.05.2023
Бүген Бүләк урманы аланында Карга боткасы гөрләп узды. Балалар гына түгел, алар белән халкыбызның милли гореф-гадәтләрендә тәрбияләнгән әти-әниләре дә бәйрәмне көтеп алган. Балалар иҗат үзәге педагоглары балалар өчен күңелле уен-тамаша әзерләделәр. Әлегә тамашада балалар үзләре дә актив катнашучылар булдылар.Тәмле ботка белән сыйлану бәйрәмгә тагын да ямь өстәде.
-
1Май бәйрәме белән!/С праздником весны! 01.05.2023
Хөрмәтле хезмәттәшләр!1 Май яз һәм хезмәт бәйрәме белән ихластан тәбрик итәбез!Барыгызгатда аяз күк йөзе, тыныч тормыш,гаилә иминлеге,уңышлар телибез!
С праздником весны и труда!
-
Укытучылар һәм остазлар очрашты 27.04.2023
Технология фәненең район методик берләшмәсе Балалар иҗат үзәге белән берлектә “Укытучы һәм остазлар елы” уңаеннан очрашу оештырды.
Эшлекле дә, гамәли дә киңәшмәдә районыбыз мәктәпләрендә белем бирүче технология укытучылары остазлары- үзләренә кадәр мәктәп укучыларын тегәргә, чигәргә, пешерергә өйрәткән педагоглар белән түгәрәк табын янында очрашты. Остазлар һәм педагоглар хәзерге уку- укыту эшчәнлегендәге яңа технологияләр, элеккеге укыту методикасы турында сөйләштеләр.Укытучыларыбыз технология, элеккеге хезмәт дәресләренең кеше тормышында мөһим урын алып торуы турындагы фикерләрен тормыш тәҗрибәсе белән дәлилләп сөйләде.Район мәгариф идарәсе җитәкчесе Раниза Шакирова район мәгарифендә тирән эз калдырган лаеклы ялдагы остазларга- Розалия Мансуровага, Рәмилә Газизовага, Зәкия Вәлиәхмәтовага, Хөршидә Зәйнуллинага, Гөлүсә Фазуллинага, Саҗидә Шәймөхәммәтовага Рәхмәт хатларын тапшырды, сау-сәламәт булып киләчәктә матур яшәүләрен теләде.
Түгәрәк өстәл янында узган киңәшмә эчтәлекле, кызыклы һәм бик файдалы булды.
-
Көрәшчеләрне котлыйбыз! 18.04.2023
14 апрель көнне Минзәлә районы Калтак урта мәктәбендә районара татар көрәш буенча ачык турнир уздырылды. Пучы Балалар иҗат үзәге көрәшчеләре әлеге ярышта уңышлы чыгыш ясап кайттылар.
1 урын - Хөснетдинов Рөстәм, Салихов Фаяз,Кашапов Айрат
2 урын - Шәйхетдинов Сәид, Вахитов Ислам
3 урын - Шәмсиев Ильяс
Әмиров Самат - "Махсус бүләк"кә лаек булды! Тренер - Садри Әнис Мөхәммәтнур улы. Көрәшчеләребезне чын күңелдән котлыйбыз, киләчәктә дә зур җиңүләр теләп калабыз!
-
Поздравляем/Котлыйбыз 14.04.2023
Республиканский фестиваль-конкурс, посвященный Году педагогов и наставников, «Браво - 2023» прошел с октября 2022 года по март 2023 года. Конкурс организован ГАОУ «Республиканский олимпиадный центр» МО и Н РТ, МБУДО «Центр детского творчества» Вахитовского района г. Казани. Цель фестиваля-конкурса - содействие развитию творческих способностей детей и подростков; формирование гражданских и нравственных ориентиров, уважительного отношения к профессии - Учитель.
Педагоги дополнительного образования Мухамадиев Д.С., Хасанова Н.Н. стали победителями фестиваля-конкурса в номинации “Методическая копилка”. Работа воспитанника кружка «Оригами» в номинации «Для Вас, учителя!» оценена Дипломом победителя. Руководитель кружка – Султанова Ф.М. Поздравляем!
“Браво -2023” фестиваль-бәйгесе “Укытучылар һәм остазлар елы”на багышланып,2022 нче елның октябрь аеннан,2023 нче елның март ае аралыгында оештырылды.Балалар иҗат үзәгенең өстәмә белем бирү педагоглары “Методик җыентыклар” номинациясендә җиңү яулап, Дипломнарга ия булдылар. “Оригами” түгәрәгендә шөгыльләнүче укучының эше “Сезнең өчен,укытучылар!” номинациясендә җиңеп,Дипломга ия булды.Түгәрәк җитәкчесе – Солтанова Ф.М. Котлыйбыз!
-
Җиңү белән котлыйбыз! 14.04.2023
Мәктәптән тыш эшләр Республика үзәге, Яр Чаллы шәһәренең ”1 нче шәһәр балалар һәм яшүсмерләр сарае” өстәмә белем муниципаль автономияле учреждениесе, “Профит Консалт” җәмгыятенең “Profitschool” укыту үзәге белән берлектә уздырылган “Рациональ кулланучы” финанс грамоталылыгы республика бәйгесендә Балалар иҗат үзәге “Эшмәкәрлек әлифбасы” түгәрәге укучысы Мирзаянова Дарина I урынга лаек булды (җитәкчесе Латыпова Д.М.)
-
Халыкара бәйгедә II урын/Победители международного конкурса 10.04.2023
Балалар иҗат үзәгенең «Дилә» студиясендә шөгыльләнүче балалар Уфа шәһәрендә узган халыкара бәйгедә II урын алдылар. Алар "Җәйге кичләр" дип исемләнгән стильләштерелгән халык биюен тәкъдим иттеләр.
Җитәкчеләре Диләрә һәм Булат Госмановлар
Воспитанники танцевальной студии «Дилә» участвовали на международном фестиваль-конкурсе «Страна талантов» «ГРИМЕРКА», который прошел в г. Уфа. Представили стилизованный народный танец "Җәйге кичләр" и достойно заняли второе место. Группа награждены кубком и Дипломом победителя. Руководители студии-Булат и Диляра Гусмановы. Поздравляем!
-
Шахматчылар ярышы/Большой турнир 08.04.2023
Сегодня в Центре детского творчества проходит турнир, посвященный памяти одного из основателей Татарстанской шахматной школы Наиля Мухаметзянова.
В соревнованиях, которые будут проходить в течение двух дней, примут участие более 160 шахматистов из 11 районов Татарстана и соседней Республики Башкортостан.
В церемонии открытия турнира приняли участие глава района Ленар Зарипов, председатель районной шахматной федерации, президент благотворительного фонда "БлагоДарение" Фарит Салихов. Приветствуя шахматистов на Актанышской земле, они искренне пожелали им успехов.Бүген Балалар иҗат үзәгендә Татарстанда шахмат мәктәбенә нигез салучыларның берсе булган Наил Мөхәмәтҗанов истәлегенә ярышлар үтә. Күрше Башкортстаннан, Татарстаннан – барлыгы 160 шахматчы ике көн дәвамында көч сынашачак.Ярышны ачу тантанасында район Башлыгы Ленар Зарипов, "БлагоДарение" хәрия фонды президенты,район шахмат федерациясе председателе Фәрит Салихов катнаштылар,уңышлар теләделәр.