Муниципальная бюджетная дошкольная образовательная организация «Детский сад общеразвивающего вида №1» села Актаныш Актанышского муниципального района РТ
Визитная карточка
Адрес: | 423740, РТ, Актанышский район, с. Актаныш, ул. Х. Такташ, д. 53 |
Телефон: | +7(855)523-07-27 |
E-Mail: | Detsad1.Akt@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОО «Детский сад общеразвивающего вида №1» с.Актаныш |
Руководитель: | Бикмитова Эльвира Хамитовна |
Год основания учреждения: | 2014 |
У нас учатся: | 91 |
У нас учат: | 14 |
Доска объявлений/Белдерүләр тактасы
Хөрмәтле әти-әниләр!
29 нчы октябрь көнне, 16.00 сәгатьтә гомуми ата-аналар җыелышы була. Рәхим итегез!
Уважаемые родители!
Наш детский сад стал участником сетевой инновационной площадки: «Социальное партнёрство детского сада и семьи в вопросах воспитания детей на основе российских ценностей и традиций».
Инновационной задачей в обновлении взаимодействия семьи и образовательной организации должно стать внимание к разным аспектам воспитательного опыта родителей. Прежде всего, это этнопедагогическая составляющая родительской компетентности, понимаемая как умение родителя опираться в семейном воспитании на народную мудрость и опыт, использовать в воспитании народные средства и обычаи. Гендерная компетентность родителей, которая в прежние времена формировалась легче и естественнее, сегодня же, в условиях остроты этой проблемы в мире, требует разумной поддержки. Овладение родителями разными практиками досуговой культуры также нуждается в содержательном обогащении и представляется инновационной задачей.
21 нче октябрь көнне "Кошларга җимлекләр" күргәзмәсе оештырыла.
Игътибар! 16-20 сентябрьдә бакчабызда "Көзге уңыш атналыгы" уза. Әлеге атналык кысаларында көзге уңыш, яфраклардан ясалган кул эшләмәләре бәйгесе узачак.
Игътибар, бәйге!
Бакчабызда "Мин һәм җәй" фотобәйгесе игълан ителде. Барлык төркем балаларыннан да матур, җәйге фотолар көтеп калабыз.
Хөрмәтле әти-әниләр!
Урамда кызу һава торышы саклана. Балаларны балалар бакчасына китергәндә зинһар баш киемнәрен онытмасагыз иде. Киендергән вакытта да җиңелчә киемнәр сайлагыз. Җәйге кояшлы көннәребез күңелле үтсен!
Игътибар!
15 июльдән ясле төркеменә балалар кабул ителә башлый. Район мәгариф бүлеге аша җибәрелгән электрон юлламалар исемлеге эленгән. Үзегезнең статусыгызны "Услуги татар.ру" порталы аша карарга мөмкин, яисэ килеп белешеп китәргә була. Белешмәләр өчен телефон: 3-07-27.
Хөрмәтле әти-әниләр!
13 нче апрель көнне 19.00 сәгатьтә район мәдәният йортында район оешмалары һәм предприятиеләре арасында үткәрелүче үзешчән драма коллективлары конкурсы кысаларында безнең бакчабыз хезмәткәрләре Рәмзия Хөсәенованың "Табылдык" моңсу комедиясен сәхнәләштереп күрсәтә. Рәхим итегез!
Игътибар!
Бакча күләмендә 3 нче Халыкара "Җәлил укулары" узачак. Балалар "Җәлил татар телендә", "Җәлил рус телендә", "Фронтовикалар татар телендә", "Фронтовиклар рус телендә" номинцияләрендә катнаша ала.
Хөрмәтле әти-әниләр! 4,6 ноябрь көннәрендә ял итәбез. Шимбә-7 ноябрь эш көне.
Күңелле яллар!
Сентябрь
Хөрмәтле әти-әниләр! Бакчабызда "Белем көне" уза. Балаларны бәйрәмчә киендерүегезне сорыйбыз.
8 август
Бүген бакчабызда "Велоярыш" узды. Барлык катнашучы балалар да молодцы!
Хөрмәтле әти-әниләр!
30 июль "Дуслык көне" уңаеннан балалар өчен бакчабызда "Минем якын дустым" рәсем яки фотолар бәйгесен игълан итәбез. Нәтиҗәләр 5 август көнне бакчабызның Инстаграмм челтәрендә куелачак.
Уңышлар!
Дополнительная компенсация части родительской платы
Ата-аналар игътибарына!
15 июльдән ясле төркеменә балалар кабул ителә башлый. Район мәгариф бүлеге аша җибәрелгән электрон юлламалар исемлеге эленгән. Үзегезнең статусыгызны "Услуги татар.ру" порталы аша карарга мөмкин, яисэ килеп белешеп китәргә була. Белешмәләр өчен телефон: 3-07-27
Хөрмәтле әти-әниләр!
Урамда кызу һава торышы саклана. Балаларны балалар бакчасына китергәндә зинһар баш киемнәрен онытмасагыз иде. Киендергән вакытта да җиңелчә киемнәр сайлагыз. Җәйге кояшлы көннәребез күңелле үтсен!
Коронавирус чорында саклану чаралары
Хөрмәтле әти-әниләр!
Табигатьтә яз җитте. Түбәләрдән тамчылар тама, боз сөңгеләре шуып төшү куркынычы зурая. Шуңа күрә балаларга игътибарлырак булсагыз иде. Зданиеләр яныннан узганда якын җибәрмәвегезне сорыбыз.
Исән-сау булыйк!
Кадерле әниләребез, дәү әниләребез! Сезне якынлашып килүче 8 март- Халыкара хатын-кызлар көне белән котлыйбыз. Ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете телибез. Һәрвакыт шундый мөлаем, балаларыгыз өчен кадерле кешеләр булып калыгыз!
Хөрмәтле әти-әниләр!
28 нче февраль көнне район мәдәният йортында "Йолдызлык-2020" бәйгесенең гала-концерты узачак. Барыгызны да әлеге кичәдә көтеп калабыз. Рәхим итегез!
31.01.2020
Хөрмәтле әти-әниләр! 3 февральдән 21 февральгә кадәр "Сәламәт туклану" акциясе кысаларында "Минем яраткан ризыгым" фотолар конкурсы игълан ителә. Сездән кызыклы, матур фотолар көтеп калабыз!
20.12.2020
Хөрмәтле әти-әниләр! 27-30 декабрь көннәрендә сезне мавыктыргыч "Хуш киләсең Яңа ел!" бәйрәм иртәләренә көтеп калабыз! Тулырак мәгьлүмат бакчабызның белдерүләр тактасына куелды. Бәйрәмнәр белән сезне!
В МКУ "Управление образования" появился "телефон доверия" по вопросам питания, для детей и родителей.
Whatsapp +7-908-334-2378.
10.04.2019
Хөрмәтле әти-әниләр!
Сезне 18 нче апрель көнне бакчабызның музыка залында узачак гомуми ата-аналар җыелышында көтеп калабыз! Сезне күңелле мастер-класслар, эшлекле уеннар, кызыклы чыгышлар көтә. Үзегезне кызыксындырган сорауларга да җавап таба алачаксыз. Башлана: 16.00 сәгатьтә. Рәхим итегез!
16.04.2019
Хөрмәтле әти-әниләр!
Безнең бакчабызда 23 нче апрельдән 30 нчы апрельгә кадәр "Ачык ишекләр көне". Рәхим итегез!
Хөрмәтле Әти-Әниләр!
Сезне 24 нче октябрь көнне " Яңа уку елына бурычлар" темасына үтәчәк гомуми ата-аналар җыелышына чакырабыз. Башлана 17.00 сәгатьтә.