Муниципальное бюджетное образовательное учреждение дополнительного образования "Детская школа искусств Актанышского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
Адрес: | 423740,РТ,р-н Актанышский,с.Актаныш,пр.Мира,д.62 |
Телефон: | +7(855)-523-12-93 |
E-Mail: | dshi2009@yandex.ru |
Министерство: | Министерство культуры Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ ДО "ДШИ Актанышского муниципального района РТ" |
Тип УДО: | ХЭН |
Руководитель: | Амиров Айзат Салихзянович |
Год основания учреждения: | 1971 |
У нас учатся: | 536 |
У нас учат: | 41 |
Муниципальное бюджетное образовательное учреждение дополнительного образования "Детская школа искусств Актанышского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 31 32 33 34 35 36 37 ( 38 ) 39 40 >>
-
Укытучылар көнендә 06.10.2022
5 октябрь көнне Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният йортында укытучылар бәйрәме уңаеннан бик матур чара үткәрелде. "Ак инеш" бию ансамбле, "Тамчы", "Умырзая" үрнәк вокал ансамбльләре бәйрәмне тагын да ямьләделәр.
-
Кунакта 09.09.2022
Мөслим сәнгать мәктәбеннән хезмәттәшләребез бездә кунакта.
-
Чарада катнашу 26.08.2022
26 август көнне "Тамчы" үрнәк вокал ансамбле "Мәктәпкә әзерләнергә булыш" акциясе кысаларында үткәрелгән чарада чыгыш ясады.
-
Конкурслар... 05.07.2022
29 июньнән 4 июльгә кадәр Сочи шәһәрендә "Бархатное лето" IV Бөтенрәсәй бию конкурсы узды. "Ак инеш" бию төркеме 2 номинациядә катнашып, I нче дәрәҗә лауреат һәм Гран-Прига ия булдылар! Укытучылары Лилия Фәтхуллина. КОТЛЫЙБЫЗ!
-
Мәдәни десант 17.06.2022
16 июнь көнне Мөслим мәдәният йортында "Мәдәни десант" дип исемләнгән эшлекле киңәшмә узды. Аны "Таткультресурсцентр" дәүләт бюдңет учреждениесы Мөслим һәм Актаныш районы мәдәният бүлегенә караган оешма хезмәткәрләре өчен оештырды.
Мөслим сәнгать мәктәбендә дә кунакта булдык. "Тургай" курайчылар ансамбле каршы алды. Сәнгать мәктәбе белән таныштык, кечкенә матур концерт карадык. Соңыннан ГБУ "Таткультресурсцентр"ның үсеш һәм икътисад буенча директор урынбасары Закирова Әнзия һәм белем бирү программалары һәм кадрлар компетенцияләре секторы мөдире Наталья Авдонина белән түгәрәк өстәл артында сөйләшү үткәрелде.
-
Сөн буе сабантуенда 14.06.2022
10 июнь көнне Сөн буе сабантуенда укытучыларыбыз Резеда Шәйдуллина, Сирина Исламова, Альбина Хөсәенова "Сөн буе Гүзәле" конкурсы үткәрделәр.
-
Сабантуйда 14.06.2022
12 июнь көнне милли бәйрәмебез - Сабантуй үткәрүдә Актаныш сәнгать мәктәбе коллективы - укытучылар, укучыларыбыз үзләренең бик зур өлешләрен керттеләр.
-
Конкурслар... 10.06.2022
"KAZAN STARS" II Халыкара конкурста "Концертмейстер осталыгы" номинациясендә фортепиано бүлеге укучысы Масалимова Алия III нче дәрәҗә лауреат булуга иреште. Укытучысы Резеда Шәйдуллина Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. КОТЛЫЙБЫЗ!
-
Конкурслар... 07.06.2022
"Творческая вселенная" балалар һәм зурлар өчен XV Халыкара күпжанрлы талантлар конкурсында фортепиано бүлеге укучыларыбыз Гиләҗева Айзәдә - Самерханова Инеля - I нче дәрәҗә лауреат, Кирика Екатерина - Аслямова Сөмбел, Шарифуллина Аделя - Закирова Алмазия - II нче дәрәҗә лауреат дипломнары белән бүләкләнделәр. Укытучылары Резеда Шәйдуллина. КОТЛЫЙБЫЗ!
-
Конкурслар... 02.06.2022
"Tatarstars" Халыкара башкару, вокал, театр һәм бию сәнгате конкурс-фестивалендә фортепиано бүлеге укучыларыбыз Солтанова Эльвина - Ахметова Альбина - II нче дәрәҗә лауреат, Микаелян Мелсида - Габдрахманова Ләйсән - III дәрәҗә лауреат булдылар. Укытучылары Резеда Шәйдуллина. КОТЛЫЙБЫЗ!