Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новокурмашевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
Адрес: | 423736, с. Новое Курмашево, ул. 1 Мая, д. 119 а |
Телефон: | +7(855)-525-28-58 |
E-Mail: | SNkurmash.Akt@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Новокурмашевская ООШ" |
Руководитель: | Хабибуллин Марат Ясавиевич |
Год основания учреждения: | 2010 |
У нас учатся: | 19 учеников |
У нас учат: | 13 учителей |
-
Әниләр көне
30.11.2019
29 нчы ноябрь көнне мәктәбебездә Әниләр көне уңаеннан бәйрәм чарасы үткәрелде. Аны татар теле һәм әдәбияты укытучысы Солтанова Г. Д. оештырды. Бәйрәмдә әниләр ике командага бүленеп ярыштылар, үзләренең көчләрен сынадылар. Уеннар укучылар башкаруында җырлар, биюләр һәм шигырьләр белән үрелеп барды. Соңыннан бәйрәм кичәсе, әниләр алып килгән, тәмле сый-хөрмәтләр белән чәй табыны артында дәвам итте. Бәйрәм бик күңелле үтте!
-
Олимпиадалар
30.11.2019
Бу атнада да район үзәгендә республикакүләм олимпиадаларның муниципаль турлары үткәрелде. 25 нче ноябрь көнне биология фәненнән 9 нчы класс укучысы Хабибуллин Айдар һәм 7 нче класс укучысы Зиязетдинова Адилә, 26-27 нче ноябрь көннәрендә тормыш иминлеге нигезләре фәненнән 5 нче класс укучысы Мифтахов Рәмзил һәм 9 нчы класс укучысы Хабибуллин Айдар, 29-30 нчы ноябрь көннәрендә физкультура фәненнән 7 нче класс укучысы Зиязетдинова Адилә катнаштылар. Җитәкчеләре Гардисламова Ф. М. Һәм Зиязетдинов Х.Х.
-
“Батарейка” акциясе 29.11.2019
Бу атна барышында без мәктәбебез белән кулланылышта булган батарейкаларны җыю буенча акциягә кушылдык. Мәктәптән барысы 3 кг 630 г батарейка җыеп тапшырылды. Иң күп батарейка алып килүчеләр Зарипов Илнар ( 4 класс ) – 636 г., Адиева Фирүзә ( 5 класс ) – 482 г., Мифтахов Рәмзил ( 5 класс ) – 1 кг 138 г., Хабетдинов Нәркиз ( 7 класс ) – 684 г., Рашитов Риназ ( 8 класс ) – 690 г.